Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Айга кырын карама

Айга кырын карама (25-31 гыйнвар)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

25 гыйнвар (шимбә). Рәҗәб аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 10.53 сәгатьтә калка, 5.16 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  8.11 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя.  Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Канны чистарту

Күп кенә яшелчә, җиләк-җимеш, тәмләткечләр канны чистарту үзлегенә ия, шуңа аларны ешрак куллану яхшы. Яшелчәләр: кишер, чөгендер, кабак, томат, керән, сарымсак, суган,  кызыл татлы борыч, авокадо. Үләннәр: көтүче сумкасы, кыяр үләне, күкебаш, тукранбаш. Тәмләткечләр: дарчин, кызыл борыч, куркум, зәгъфран, канәфер. Җиләк-җимешләр: мүк җиләге, кара җиләк, алма, лимон, слива, груша, анар. Анар һәм грейпфрут сокларын иртәнге аштан соң 100-150 шәр грамм эчү файдалы.

26 гыйнвар (якшәмбе). Рәҗәб аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 6.26 сәгатьтә калка, 11.43 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  8.15 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Помидор сихәте

Помидорда С витамины әфлисун һәм лимондагыдан күбрәк, анда тимер тозлары тавык итендәгедән 2 тапкырга, балыктагыдан 3 тапкырга артыграк. Томат аппетитны ача, кандагы холестеринны киметә. Согы матдәләр алмашы бозылганда, шикәр авыруы булганда файдалы, үткудыргыч үзлеккә ия. Үт куыгындагы ташларны чыгару өчен, ярты стакан томат согына шулкадәр үк микъдарда тозлы кәбестә суы кушалар һәм көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, яртышар стакан эчәләр. 

27 гыйнвар (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 7.21 сәгатьтә калка, 12.37 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  8.18 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

28 гыйнвар (сишәмбе). Рәҗәб аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 7.54 сәгатьтә калка, 14.01 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  8.22 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

 Күз күремен яхшырту

1 чәй кашыгы төелгән укроп орлыгын 1 стакан кайнар суда җылы урында 15 минут төнәтәләр дә, көн дәвамында, ашарга 15 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр.

29 гыйнвар (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Сукояр  йолдызлыгында, 8.16 сәгатьтә калка, 15.34 сәгатьтә бата. 15 сәгать 36 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы  8.26 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

Баллы суган

Атеросклероз (бигрәк тә баш мие склерозы) вакытында болай дәвалану файдалы. 1 стакан суган согына 1 стакан бал кушып, пыяла савытта суыткычта саклыйлар. 2 ай буе, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала яки ашаганнан соң 2-3 сәгать үткәч, 1 әр аш кашыгы кабалар.

30 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 8.28 сәгатьтә калка, 17.09 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы  8.31 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур. 

Лаванда мае

Ми тартмасындагы кан басымын төшерү өчен, чигәгә көненә 3 тапкыр 5-6 тамчы лаванда  мае сөртәләр. Яисә 20 грамм лаванда яфрагы һәм чәчәген 1 стакан суда 7 минут кайнаталар, суытып сөзәләр дә, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр. Нерв системасы тынычлана, баш әйләнү бетә. 

31 гыйнвар (җомга). Шәгъбән аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.39 сәгатьтә калка, 18.44 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы  8.34 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Сыр

1 литр сөт, 1 аш кашыгы тоз, 3 йомырка, 200 грамм кибет каймагы кирәк. Тоз салып, сөтне кайнарга куялар. Йомырка һәм каймакны миксер белән күпертәләр дә, кайнап чыккан сөткә салалар. Гел болгатып торып, 5 минут кайнаталар, аннары утны киметәләр. Эремчекләнгәч, уттан алып, марля җәелгән дуршлагка бушаталар да, суын саркыталар, аннары шул марлясына төреп, авыр әйбер бастырып, суыткычка куялар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев