Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (24 февраль – 1 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

24 февраль (шимбә). Шәгъбән аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 16.51 сәгатьтә калка, 7.20 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.15 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Баш авыртканда (1)

Кинәт баш авырта башласа, 1 стакан җылы су эчү файдалы, ул кан тамырларын киңәйтәчәк, канны сыекландырачак. Авыр­ту һаман кимемәсә, күзне йомып, тыныч кына ятып торырга кирәк. Аннары бармакларга, чигә һәм колакка массаж ясарга була. Болай да авырту басылмаса, түбәндәге киңәшләрнең берсен кулланып карарга туры киләчәк. Лимон йомшагын 2-3 минутка чигәләргә куеп тору, яки 1 стакан җылы суга 1 лимон согын сыгып эчү булышырга мөмкин. Атнасына 1 тапкыр булса да кәбестә согы эчү баш авыртуыннан саклый. Чигәгә 5-10 минутка кәбестә яфрагы куеп торырга да була.

25 февраль (якшәмбе). Шәгъбән аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 18.07 сәгатьтә калка, 7.26 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.20 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Баш авыртканда (2)

Чирек стакан суга шулкадәр үк алма серкәсен кушып, шуны 1 минут суларга кирәк. Лимон яки бөтнек маен иснәргә дә була. Баш бик каты авыртканда, мәтрүшкә, бөтнек һәм кырлыган үләннәрен тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын термостагы ярты литр кайнар суда 30 минут төнәтәләр, 1 әр стакан эчәләр. Мелисса төнәтмәсе исә баш авыртканда гына түгел, артык ярсыганда, арыганда, йөрәк тибеше ешайганда да булыша. 15 грамм вакланган үләнне 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, көненә 6 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Яисә 1 аш кашыгы вакланган чабыр үләнен 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы эчәләр.

26 февраль (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 19.23 сәгатьтә калка, 7.30 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.25 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Баш авыртканда (3)

Баш даими авыртып интектерсә, андыз булыша. 1 аш кашыгы вакланган андыз үләнен 1 стакан кайнар суга салып, җылы урында 10 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Тигез микъдарда кушылган мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, бөтнек үләннәренең 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда төнәтеп, сөзәләр, 3 атна дәвамында көненә 1 тапкыр эчәләр. Балан яки кара карлыган согы эчү бик файдалы. Тигез микъдарда кушылган бал белән балан да баш авыртуны баса, 3 атна дәвамында көненә 4 тапкыр 1 әр аш кашыгы ашарга кирәк. Чигәгә чи бәрәңге телеме яки кабыгы белән пешерелгән бәрәңге куеп тору, сарымсак согы сөртү дә баш авыртуны баса ала.

27 февраль (сишәмбе). Шәгъбән аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 20.38 сәгатьтә калка, 7.34 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.29 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

28 февраль (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 21.56 сәгатьтә калка, 7.38 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.34 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь.

Туберкулездан – сарымсак

Сарымсак кыякларын җыеп, җиләс урында яхшылап киптерәләр, төяләр, шул порошокны, пычак очына элеп, көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, кабалар. Дәва курсы 1 ай. 2 атнадан соң дәваны кабатларга була.

29 февраль (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 23.18 сәгатьтә калка, 7.43 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.38 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

1 март (җомга). Шәгъбән аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Чаян йолдызлыгында, 7.51 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.43 сәгать.


Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Кабаклы күптермә

350-400 г кабакны шакмаклап турап, табага җәяләр, өстенә 2 аш кашыгы бал сибәләр дә, 30 минутка 150 градуслы газ миченә куялар. Шул арада 400 г майсыз эремчеккә 2 йомырка, 100-200 г каймак кушып, яхшылап болгаталар, мичтәге кабак өстенә җәяләр, температураны 180 градуска җиткереп, 30-40 минут тоталар. Бик тәмле күптермә килеп чыга: кабак мармеладсыманга әйләнә, ә эремчеккә корт тәме керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев