Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (24-30 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

24 август (шимбә). Сәфәр аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай   Кучкар йолдызлыгында, 20.09 сәгатьтә калка, 10.58 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.26  сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Уяу булу зарур

Кардиологлар фикеренчә, 35 яшьтән соң һәр кеше артериаль кан басымын контрольдә тотарга тиеш – нәкъ шул яшьтә гипертония башлану ихтималы зур. Шунлыктан әледән-әле тикшеренергә: көндәлек табыннан майлы һәм холестеринлы ризыклар санын киметергә; тәмәкене ташларга; ябыгырга; физик активлыкны арттырырга кирәк. Кан тамырларын чистарту өчен, 5әр аш кашыгы нарат ылысы һәм суган кабыгын, 3 аш кашыгы гөлҗимешне 4 стакан суда кайнатып, җылы урында төн буе төнәтәләр, иртән сөзеп, көненә 3-5 тапкыр эчәләр, һәр порциягә 1 чәй кашыгы яңа сыгылган лимон согы кушалар. 

25 август (якшәмбе). Сәфәр аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай   Үгезбозау йолдызлыгында, 20.21 сәгатьтә калка, 12.37 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  14.21 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара.  Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Чия сихәте (1)

Салкын тигәндә, температура күтәрелгәндә, 500 г чияне 500 мл кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, җиләкләрен сытып, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр 0,5-1әр стакан эчәләр. Борыннан кан киткәндә, тире җәрәхәтләнгәндә, ваклап изелгән чия яфракларын ярага ябалар яки тампон кебек төреп борынга тыгалар. Уртлар  ялкынсынганда, ангина вакытында 1 аш кашыгы вакланган чия ботагы һәм яфрагын 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 10-15 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәтеп, сөзәләр. Шушы төнәтмә белән көненә 3-4 тапкыр авызны һәм тамакны чайкыйлар. Җенси көчсезлектән интеккән ир-атка көненә 1 стакан чия ашарга кирәк. Гемоглобины түбән булганнарга да чия - бик шәп дәва.

26 август (дүшәмбе). Сәфәр аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай   Үгезбозау йолдызлыгында, 21.09 сәгатьтә калка, 14.15 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.17 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Чия сихәте (2)

Иң тәмле даруларның берсе - яңа сыгылган чия согы. Аны шикәр авыруыннан интегүчеләр сезон буена көненә 1әр стакан; атеросклероз, артрит, подагра булганда, матдәләр алмашы бозылганда, сезон буена 1-2шәр стакан; трахеит, бронхит вакытында какырык чыгу тукталганчы көненә 1-1,5әр стакан эчәләр; витилигоны (ала тире) дәвалау өчен  чия согы сөртәләр. Ашказаны җәрәхәте, гастрит кебек чирләрдән интегүчеләргә исә чияне күп ашарга ярамый. Гепатит белән чирләгәндә, 1 аш кашыгы чия яфрагын 1 стакан сөттә сүрән утта 5-7 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. 

27 август (сишәмбе). Сәфәр аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай   Игезәкләр йолдызлыгында, 21.15 сәгатьтә калка, 15.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.12 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

28 август (чәршәмбе). Сәфәр аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай   Игезәкләр йолдызлыгында, 22.07 сәгатьтә калка, 16.57 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.08 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

29 август (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай  Кысла йолдызлыгында, 17.44 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  14.03 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Балан дәвалый

Көзен хроник чирләр кискенләшә - кан басымы еш күтәрелә, йөрәк авырта, сулыш кыса. Балан җиләген кайнар суда парлап, дуршлаг аша  сытып чыгаралар, барлыкка килгән боламыкка шулкадәр үк бал кушып, салкынча урында 1 атна тоталар, аннан соң һәр иртә ач карынга 1әр аш кашыгы кабалар. Игътибар: кан басымы түбән булганнарга баланны көненә 1 чәй кашыгыннан артык кулланырга ярамый.

30 август (җомга). Сәфәр аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай   Кысла йолдызлыгында, 23.41 сәгатьтә калка, 18.12 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.59  сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя.  Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Бәрәңге пиццасы

Бәрәңгене кыралар, борыч, тоз, әз генә он, йомырка кушып, коймак камыры куелыгында туглыйлар, кызган майлы табага зур коймак итеп салып, бер ягын кыздыралар да, әйләндереп, майонез сылыйлар, юка помидор телемнәре тезәләр, аннары йә казылык, йә гөмбә - нәрсә бар, шуны салалар, өстенә уылган сыр сибәләр, утын әкренәйтәләр, капкач ябалар һәм пешерәләр. Аннары яшел укроп белән петрушка сибәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев