Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (23-29 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

23 март (шимбә). Рамазан аеның 13нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 15.52 сәгатьтә калка, 5.36 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.25 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Эчәклек һәм тирене чистарту нәтиҗәле. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Җир җиләге

Җир җиләге С, Е, В витаминнарына, марганец, калий, бакыр, кальций, кобальт, молибден, йодка бай. Җиләктәге углеводлар матдәләр алмашын активлаштыра һәм организмны үз күзәнәкләрен тизрәк яңартырга мәҗбүр итә. Җир җиләге аппетитны һәм ашкайнатуны яхшырта, тир һәм бәвелне куа, тоз алмашын нормага сала, сусауны баса, канны сыегайта, дисбактериозны дәвалый, организмнан токсин һәм шлакларны чыгара, шулай ук стафилококк, стрептококк, пневмококкларны, грипп вирусларын үтерә. Сезон вакытында көн саен җир җиләге ашасаң, кан тамырларының тышчасы һәм иммун система ныгый, кан басымы нормальләшә. Җиләктәге кузгалак кислотасы энергияне арттыра. Кандагы шикәр микъдарын киметкәнгә, аны хәтта диабеттан интегүчеләргә дә ашарга киңәш итәләр. Җир җиләге организмнан артык сыеклыкны чыгара, шуңа ябыктыра. Атнасына 1 тапкыр җиләк кенә ашап тору бик файдалы.

24 март (якшәмбе). Рамазан аеның 14нче көне. 15 нче  Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 17.08 сәгатьтә калка, 5.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.29 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.     

Тархун шифасы (1)

Тархун (эстрагон) яфракларын киптереп төеп, 1 өлеш порошокка 3 өлеш бал кушалар һәм дерматит, экзема булганда, тирегә сөртәләр. Тиз арыганда, 1 аш кашыгы кипкән үләнне 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр өчтән берешәр стакан эчәләр. Радикулит булганда, 20 г үләнне ваклап, 100 г атланмайда сүрән утта берничә минут пешерәләр, яхшылап болгаталар. Суыткычта саклыйлар. Билгә ышкыйлар.

25 март (дүшәмбе). Рамазан аеның 15нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 18.22 сәгатьтә калка, 5.44 сәгатьтә бата. 10.00 сәгатьтән тулы Ай.  Көн озынлыгы 12.34 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 

Тархун  шифасы (2)

Кан тамырлары варикоз киңәйгәндә, бер уч төелгән эстрагон порошогын 500 мл әчегән сөткә кушып болгаталар да, марляга сылап, киңәйгән тамыр өстенә куялар, целлофан белән урыйлар һәм аякны бераз өскә күтәреп яталар, 30 минуттан компрессны алалар. Йокысызлыктан интеккәндә, 1 аш кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, шуңарда сөлгене чылатып, җиңелчә генә сыгалар да, йоклар алдыннан башка урыйлар.

26 март (сишәмбе). Рамазан аеның 16 нчы көне. 17 нче  Ай тәүлеге. Ай   Үлчәү йолдызлыгында, 19.40 сәгатьтә калка, 5.47 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.39 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

27 март (чәршәмбе). Рамазан аеның 17 нче көне. 18 нче  Ай тәүлеге. Ай   Үлчәү йолдызлыгында, 20.59 сәгатьтә калка, 5.52 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.43 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. 

Чөгендерле кефир

Канны, тамырларны чистарту өчен, 1 стакан кефирга 2 аш кашыгы чөгендер согы, ярты лимон согы, 2 аш кашыгы изелгән караҗиләкне кушып, көненә 2 тапкыр ач карынга эчәләр.

28 март (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 18 нче көне. 19 нчы  Ай тәүлеге. Ай   Чаян йолдызлыгында, 22.23 сәгатьтә калка, 5.59 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.48 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Керән катарактадан саклый

Катаракта (күз ясмыгы тукымасының өлешчә яки тулысынча тоныклануы) башланып кына килгән чакта болай дәвалану файдалы. 1 аш кашыгы уылган керәнне 1 стакан сөттә кайнаталар, 1 сәгать төнәтәләр, көненә 4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр. 

29 март (җомга). Рамазан аеның 19 нчы көне. 19 нчы  Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Чаян  йолдызлыгында, 23.48 сәгатьтә калка, 6.08 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.52 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Солылы бәрәңге кәтлите

3 бәрәңге, 1 баш суган, 2-3 бүлем сарымсак, ярты стакан солы ярмасы (хлопья), тоз, яшел укроп һәм петрушка кирәк. Солы ярмасына әз генә кайнар су кушып, бүрттерергә куялар. Бәрәңгене угычтан уалар, суган һәм сарымсак, яшел үләннәрне вак кына турыйлар, шулар янына солы ярмасы, тоз кушып болгаталар да, бераз тоткач, коймак кебек кыздыралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев