Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (23-29 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

23 декабрь (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 13.24 сәгатьтә калка, 5.00 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

Куркум сихәте (1)

Куркум (һинд зәгъфраны) – иң күп кулланыла торган тәмләткечләрдән берсе, аның файдалы үзлекләре бихисап. Куркум йод, фосфор, тимер, кальций, витаминнар, эфир майлары, антиоксидантларга бай, аны даими куллану яман шеш килеп чыгу ихтималын, кандагы шикәр микъдарын, ашказанынының кислоталылыгын киметә, иммунитетны ныгыта, кан әйләнешен яхшырта. Куркум кулланганда, ризык майга түгел, энергиягә әйләнә. Салкын тигәндә, шулай ук канны чистарту өчен, ярты стакан кайнар суга ярты чәй кашыгы куркум һәм 1 чәй кашыгы бал салып, өстен каплап, 5 минут төнәтәләр, тәүлегенә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Йөткергәндә, температура югары булганда, салкын тигәндә, чирегешәр чәй кашыгы куркум белән балны кушып, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, кабалар. Ютәлләгәндә, 1 стакан сөтне кайнатып, аннары 60 градуска кадәр суыталар, 1 әр чәй кашыгы бал һәм куркум кушып, йоклар алдыннан эчәләр. 

24 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 13.40 сәгатьтә калка, 6.34 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Куркум сихәте (2)

Ангина, фарингит булганда, бүлмә температурасындагы суда берәр чеметем куркум һәм тозны эретеп, тәүлегенә 4 тапкыр авызны чайкыйлар. Диабет интектергәндә, ашар алдыннан өчтән бер чәй кашыгы куркум кабып, су эчәләр. Эч күпкәндә, ашказаны авыртканда, ярты чәй кашыгы порошокны 1 стакан суда эретеп, ашар алдыннан эчәләр. Буыннар авыртканда, бал, куркум һәм имбирне тигез микъдарда кушып, көненә берничә тапкыр, ашар алдыннан кабалар. Урт канаганда, 1 чәй кашыгы порошокны 1 стакан кайнар суга салып, авызны чайкыйлар. Агуланганда, ризыкка куркум сибеп ашыйлар. Азканлылык булганда, яртышар чәй кашыгы бал һәм куркумны кушып, көненә 3 тапкыр кабалар.

25 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 14.06 сәгатьтә калка, 8.03 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

26 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 14.45 сәгатьтә калка, 9.21 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

27 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,16.55 сәгатьтә калка, 10.56 сәгатьтә бата. 3 сәгать 33 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

28 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 16.55 сәгатьтә калка, 10.56 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 

Борычлы май

Радикулит, ревматизм интектергәндә, буыннар сызлаганда, борычлы май белән дәвалану файдалы. 100 грамм үсемлек маена 1 аш кашыгы төелгән кара борыч кушып, сүрән утта кайнатып чыгаралар, 5-6 минут кайнаткач, сүндереп, суыталар. Суыткычта саклыйлар. Кулланыр алдыннан кирәк кадәрен генә бераз җылытып, авырткан урынга сеңеп беткәнче ышкыйлар, җылы тукыма белән урап, бер-ике сәгать тоталар. Каты яндыра башласа, тирене үсемлек маенда чылатылган тампон белән чистарталар.

29 декабрь (җомга). Җөмәдел ахир аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 18.14 сәгатьтә калка, 11.18 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. 

Шоколадлы-чикләвекле печенье

Нью-Йоркның атаклы Levain Bakery икмәк пешерү йортында әзерләнә торган печенье бу. 115 г салкын атланмайны миксер белән күпертеп, 190 г шикәр, 1 йомырка өстәп тагын туглыйлар, 245 г он, 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, 0,5 чәй кашыгы тоз кушып, камыр басалар. Вакланган 60 г әстерхан чикләвеге белән 200 г шоколад өстиләр дә, 100 әр граммлы шарчыклар әвәләп, пергамент кәгазе җәелгән табага тезәләр, суыткычта 1 сәгать суыталар. Аннары 170 градуслы газ мичендә 17-20 минут пешерәләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев