Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (22-28 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

22 октябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 1.59 сәгатьтә калка, 15.58 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.58 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Томаудан 1 көндә котылу

Кәстрүл яки термоска 1 валидол төймәсе (яки 1 чәй кашыгы сода һәм вак туралган 1 бүлем сарымсак) салып, өстенә кайнар су агызалар, болгаталар һәм зур сөлгегә уралып шул парны сулыйлар. Мондый ингаляцияне берничә минут кына ясасаң да, икенче көнне борын сулый башлый, томау үтә. 

23 октябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 3.21 сәгатьтә калка, 16.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.54 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Сарымсаклы май

Үпкә ялкынсынганда, бронхит яки каты ютәл интектергәндә, болай дәвалану булыша. 5 бүлем сарымсакны изеп, 100 г атланмайга (яки каз маена) кушалар, әйбәтләп болгаталар. Иртән ач карынга 1 чәй кашыгы кабып, артыннан кайнар сөт эчәләр. Кич сарымсаклы майны күкрәк һәм муенга сөртәләр, җылы итеп төренәләр һәм, тагын 1 чәй кашыгы май кабып кайнар сөт эчкәч, юрган астына кереп чумалар. 

24 октябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 4.44 сәгатьтә калка, 16.13 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.50 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Шәм – дару

Салкын тиюдән тиз арада менә болай савыгып була. Шәм кабызырга һәм мөмкин кадәр озаграк шуның янында утырырга кирәк. Әледән-әле шәмне борынга якынрак китереп алалар. 2-3 тапкыр шәм янында утыргач ук, томау үтә, күздән яшь агу туктый, тамак авыртуы басыла. 

25 октябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Чаян йолдызлыгында, 6.10 сәгатьтә калка, 16.21 сәгатьтә бата. 13 сәгать 48 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 9.45 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Артыш сихәт бирә

Псориаз, хроник дерматоз интектергәндә, 1,5 стакан артыш җиләген 1,5 литр суда 6-7 минут кайнатып, сөзәләр дә, ваннадагы суга кушып, шунда кереп яталар. 

26 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 7.41 сәгатьтә калка, 16.32 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.41 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Серкәле чөгендер

Кызыл чөгендерне вак угычта кырып, 1 стакан согын сыгалар, шуңа 1 аш кашыгы 9 процентлы серкә кушалар. Ангинадан котылу өчен, шуның белән көненә 5 тапкыр тамакны чайкыйлар. 

27 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 9.16 сәгатьтә калка, 16.48 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.37 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Суганлы сөт

1 баш сарымсак, 3 баш суганны вак кына турап, сөткә салып, йомшарганчы пешерәләр, изеп, 2 аш кашыгы бал өстиләр. Һәр 2 сәгать саен 1 әр аш кашыгы эчәләр. Бронхит булганда, каты ютәлләгәндә, мондый чара бик шәп булыша. 

28 октябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында,10.52 сәгатьтә калка, 17.14 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.33 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Кәбестә салаты

2,5 кг кәбестәне турыйлар, 2-3 зур кишерне угычта кыралар, 4 бүлем сарымсакны изәләр. Өстенә кайнар маринад салып 1 тәүлек тоткач, банкларга бүлеп, суыткычта саклыйлар. Маринад: 1 литр суга ярты стакан үсемлек мае, 1 стакан шикәр, 2 аш кашыгы тоз салып, кайнатып чыгаралар, сүндереп, ярты стакан 9 процентлы серкә өстиләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев