Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (20-26 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

20 июль (шимбә). Мөхәррәм аеның 14нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 20.26 сәгатьтә калка, 0.54 сәгатьтә бата. 13 сәгать 17 минуттан тулы Ай. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.45 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булыр­га мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 

Инфаркттан саклан! (1)

1) Оптималь кан басымы – 120/80. Чик сызыгы – 140/90. Аскы күрсәткеч  зуррак булган саен, йөрәккә куркыныч арта бара. Аны 20 процентка гына төшерү дә инфаркт бәрү ихтималын 60 процентка киметә. 2) Дөрес тук­лану мөһим, майсыз ризыкка күчү кандагы холестерин микъдарын 10 процентка киметә, бу исә инфаркт булу куркынычын 25 процентка азайта.  3) Тәмәкене ташлау зарур, 2 елдан соң инфаркт куркынычы үз гомерендә тәмәке тартып карамаган кешеләрнеке кебек кенә булыр. 4) Кандагы шикәр микъдарын контрольдә тотарга кирәк – ул артса, кан тамыр­лары эченә май утыра башлый, алар тыгыла. Диабет белән авыручыларның 70 проценты йөрәк-кан тамыр­лары чирләреннән дөнья куя.

21 июль (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 15нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай  Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 20.52 сәгатьтә калка, 2.15 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.41 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 

Инфаркттан  саклан! (2)

5) Нормаль авырлык формуласы: буй озынлыгы минус 100. Әлеге формула белән чыгарылганнан тагын 15 процентка кимесә,  идеаль авырлык була, симерүдән куркырга кирәк. 6) Стресстан качу мөһим, чөнки артык дулкынлану кан басымын күтәрә. 7) Атнага 4 тапкыр кимендә яртышар сәгать кенә булса да спорт белән шөгыльләнү файдалы. Җәяү йөрү, акрын йөгерү, йөзү,  велосипедта, чаңгыда йөрү – болар инфаркт куркынычын 45 процентка кадәр киметә ала.

22 июль (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 16нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 21.09 сәгатьтә калка, 3.50 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.38 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

23 июль (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 17нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 21.19 сәгатьтә калка, 5.28 сәгатьтә бата.  3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.35 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Ботка ашарга кирәк

Әгәр 10 көн буена гел ботка ашап торсаң, бик күп авырулардан котылырга була. Бөртек һәм ярмаларның 30 процентка якынын үсемлек аксымы һәм минераллар тәшкил итә. Карабодай канны яхшырта, тары ярмасы кан басымын төшерә, солы боткасы исә организмны магнийга туендыра һәм шуның белән иммунитетны көчәйтә. Солы һәм бодай әле цинк чыганагы да. Арпа эчне йомшарта, организмнан шлак һәм токсиннарны чыгара, май алмашын җайга сала. 

24 июль (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 18 нче көне. 20 нче  Ай тәүлеге. Ай   Балыклар йолдызлыгында, 21.28 сәгатьтә калка, 7.05 сәгатьтә бата.  3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.31 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

Эчәклекне чистарту 

Яртышар стакан дөге һәм солы ярмасын юып, 2,5 стакан суда куерганчы пешерәләр дә, берничә көн буе иртән һәм кичен майсыз ашыйлар. Тоз өстәргә ярый. Мондый ботка эчәклектәге бөтен кирәкмәгән нәрсәләрне чыгара, эчәк тышчасындагы җәрәхәтләрне дә төзәтә.

25 июль (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 19 нчы көне. 21 нче  Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 21.36 сәгатьтә калка, 8.40 сәгатьтә бата.  3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.28 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Дүләнә сихәте

Климакс вакытында хәлне җиңеләйтү өчен, дүләнә чәчәге һәм җимешен тигез микъдарда кушып, 3 аш кашыгы катнашманы 3 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр стакан эчәләр. Хәл җиңеләйгәнче шулай дәваланалар.

26 июль (җомга). Мөхәррәм аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 21.43 сәгатьтә калка, 10.14 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.24 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара.  Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Кәбестә кәтлите

1 кг кәбестә, 4-5 аш кашыгы он, 1 йомырка, тоз, кыздырырга үсемлек мае кирәк. Кәбестәне дүрткә бүлеп, тозлы суга салалар, кайнатып чыгарып, 5 минут пешерәләр, дуршлагка салып, суын сыгалар, иттарткычтан чыгаралар, йомырка, он һәм тоз кушып, яхшылап болгаталар һәм, коймак кебек салып, әйләндерә-әйләндерә кыздыралар. Табынга каймак белән бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев