Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (20-26 гыйнвар)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

20 гыйнвар (шимбә). Рәҗәб аеның 9нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 10.57 сәгатьтә калка, 3.20 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.52 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Үләннәр белән чистарыну

Организмнан радиоактив матдәләрне андыз (девясил), кандала үләне (донник), эт тигәнәге (череда) һәм саз утчәчәге (сабельник) чыгара. 1 чәй кашыгы киптереп вак­ланган андыз тамырын 1 стакан кайнаган җылы суда 8-10 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашарга 30-40 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр. Яисә 1 десерт кашыгы кандала үләнен кайнатып суытылган 2 стакан суда 10-12 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Йә 2 аш кашыгы эт тигәнәге үләнен термостагы 1,5 литр кайнар суда 10-12 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Яки 1 аш кашыгы саз утчәчәге үләне һәм тамырын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, җылы килеш көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр. 

21 гыйнвар (якшәмбе). Рәҗәб аеның 10нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 11.19 сәгатьтә калка, 4.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.55 сәгать. 

Үзгәрү, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Мумие дәвалый

Тромбофлебиттан мумие файдалы. Аны тәүлегенә 2 тапкыр (0,25-0,3әр грамм) бал һәм сөткә кушып эчәләр (1:20). 20-25 көн тоташ дәваланганнан соң, 10 көн ял итәләр. Авырту, шешенү кими, канда эритроцитлар саны арта, гемоглобин микъдары күтәрелә. 

22 гыйнвар (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 11нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 11.52 сәгатьтә калка, 6.17 сәгатьтә бата.  2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.58 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергия­сенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

23 гыйнвар (сишәмбе). Рәҗәб аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 12.41 сәгатьтә калка, 7.25 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.02 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Сихәтле чәй

Әгәр бала юк-бар өчен дә тынычсызлана, ояла икән, 3әр өлеш валериана тамыры һәм меңьяфрак үләне, 2 өлеш мелисса, 1 өлеш сары мәтрүшкәне кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда җылы урында 20 минут төнәтәләр һәм сабыйга көненә 3-4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчерәләр. 

24 гыйнвар (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 13.51 сәгатьтә калка, 8.08 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.05 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Тукранбаш шифасы

2 аш кашыгы кипкән тукранбаш чәчәген ярты литр кайнар суда җылы урында 20 минут төнәтәләр, сөзәләр, өч тигез өлешкә бүлеп, иртәнге, төшке ашка 30 минут кала һәм йокларга ятарга 1-2 сәгать кала эчәләр. Мондый чәй кан басымын төшерә, баш авыртуын баса, колак шаулавын дәвалый, хәл кертә. 

25 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 15.09 сәгатьтә калка, 8.38 сәгатьтә бата. 20 сәгать 54 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 8.09 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы. 

Колмак тамырны тарайта

Кан  тамырлары варикоз  киңәйгәндә,  1 аш кашыгы колмак күркәсен ваклап, 1 стакан кайнар суга салалар, 15 минут төнәтәләр, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1әр стакан эчәләр. Һәрвакыт яңа төнәтмә ясап эчәргә кирәк. 

26 гыйнвар (җомга). Рәҗәб аеның 15нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 16.29 сәгатьтә калка, 8.53 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.13 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Чахохбили

1 тавык, 6 помидор, 3 суган, 1 аш кашыгы томат пастасы, 6 бүлем сарымсак, тәменчә тоз, борыч, укроп, петрушка, кинза, хмели-сунели, кыздырыр өчен үсемлек мае кирәк. Тавыкны 10-12 кисәккә бүлеп, суганнарны ярымбоҗралап турап, тирән табада үсемлек маенда кыздыралар, бераздан хмели-сунели, туралган помидор һәм томат пастасын өстәп, тагын 5 минутлап кыздыралар. Ярты стакан су салып, капкачын каплап, әзер булганчы пешерәләр, туралган яшел тәмләткеч үләннәр һәм издерелгән сарымсак өстәп, тагын 2 минут тоткач, сүндерәләр, җылы тастымалга төреп, 15 минут тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев