Айга кырын карама (2-8 ноябрь)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
2 ноябрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 8.04 сәгатьтә калка, 15.42 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.10 сәгать.
Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
Ангинадан – җиләк яфрагы
Кура җиләге яфрагы төнәтмәсе ялкынсынуны киметә, ашказаны-эчәк, сулыш юллары авыруларын җиңеләйтә. Ангина вакытында тамакны чайкау өчен дә сихәтле. 2 аш кашыгы киптереп вакланган яфракны 1 стакан кайнар суга салып, җылы урында 1-2 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, чәй урынына эчәләр яки тамакны чайкыйлар. Бу – бронхит, стоматит, фарингит булганда да бик шәп дәва.
3 ноябрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 9.28 сәгатьтә калка, 15.56 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.06 сәгать.
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.
Борынны юдыру
Томау дарулары күп төрле булса да, араларында файдалысы аз. Иң гади һәм нәтиҗәле чара – борын куышлыкларын юдыру. Ярты стакан кайнаган суга ярты чәй кашыгы тоз, чирек чәй кашыгы сода салырга, 1-2 тамчы йод тамызырга да, шуның белән тамак өстен көненә 3-4 тапкыр юдырырга кирәк (бер борын тишеген томалап, икенчесе белән тозлы суны эчкә суырып алалар һәм авыз аша чыгаралар).
4 ноябрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 10.49 сәгатьтә калка, 16.22 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.02 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
Чәй сихәте
Чәйнең туган җире булып Кытай һәм Һиндстан санала. Кытайларда: «Бер көн чәй эчмичә торганчы, өч көн ашамыйча торуың яхшырак», – дигән мәкаль бар. Тик чәйне кайнар килеш эчү генә файдалы. Чәй сусауны баса, ризыкны эшкәртүгә булыша, организмнан токсиннарны чыгара. Анда 500 гә якын микроэлемент, аксым, аминокислота, углевод һәм витамин бар. Мәсәлән, чәйдә ананас һәм кишердәге кадәр үк А витамины исәпләнә. Көн саен чәй эчү организмны С витаминына туендыра, җәй көне исә тир белән бүленеп чыккан кальций микъдарын тулыландырып тора.
5 ноябрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 12.00 сәгатьтә калка, 17.07 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.58 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
Тырнак гөл шифасы
Катарактадан (күз ясмыгы тукымасы тоныкланудан) интегүчеләргә тырнак гөл (календула) ярдәм итә. 3 аш кашыгы киптереп вакланган чәчәкне термостагы ярты литр кайнар суда 1-2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Шушы төнәтмә белән күзләрне юдыру да файдалы.
6 ноябрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 12.52 сәгатьтә калка,18.14 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.54 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур.
Күзне “сыйлау” зарур
Күз күреме начараймасын өчен, дөрес туклану мөһим. Көн саен күрәгә яки өрек, как яки йөзем, кишер яки кабак ашарга тырышу зарур. Петрушка, укроп, яшел суган, кукуруз да бик файдалы. Эчемлекләрдән яшел чәйгә, дүләнә төнәтмәсенә өстенлек бирергә кирәк. Иң әйбәт иртәнге аш исә – уылган кишергә каймак яки үсемлек мае сибеп ашау.
7 ноябрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 13.26 сәгатьтә калка, 19.41 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.50 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
8 ноябрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 13.45 сәгатьтә калка, 21.16 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.45 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.
Эремчек ясау
3 литр сөтне кайнатырга куялар. 2 йомырка, 2 аш кашыгы манный, 5 аш кашыгы 9 процентлы серкәне кушып болгаталар да, кайнап чыга язган сөткә салалар, болгатып торалар. Эремчек сөттән аерыла башлагач, сүндерәләр дә, шул суында суыткач, сөзәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев