Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (2-8 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

2 март (шимбә). Шәгъбән аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 0.44 сәгатьтә калка, 8.01 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.47 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара.  Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Уңышлы көндә чәчеп кал! 

Кыяр, борыч, баклажан, кәбестә, помидор, яшел тәмләткеч үләннәр  чәчү өчен Ай календаре буенча иң уңышлы көннәр: 3, 7, 11-14, 16, 20, 21, 23 март. Нейтраль көннәр (бу тәүлекләрдә дә чәчәргә-утыртырга ярый): 1, 2, 4-6, 8, 15, 18, 19, 22, 24, 26-31 март. Орлык чәчү тыелган көннәр: 9, 10, 17, 25 март.  

3 март (якшәмбе). Шәгъбән аеның 22нче көне. 23 нче  Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 2.13 сәгатьтә калка, 8.22 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.52 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Артка таба йөрү файдалы

Бил авыртканда, иртән һәм кичен 20 шәр минут артка таба йөрергә кирәк икән, бу умырт­калык өчен бик файдалы. Ә кытайлар болай йөрү баш миен яшәртә дип саный. Артка таба барганда, нерв күзәнәкләре арасындагы бәйләнеш ныгый, баш мие нейроннарының үзара элемтәсе көчәйгән саен, кешенең хәтере һәм интеллекты куәтләнә бара.

4 март (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 23нче көне. 24 нче  Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 3.36 сәгатьтә калка, 8.57 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.57 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

Мелисса сихәте

Сулыш кысылганда, баш әйләнгәндә, артык каты арыганда, көненә 5-6 тапкыр 40-60 тамчы яңа сыгылган мелисса согын, сөткә кушып, 1 чәй кашыгы бал белән эчәләр. Мелисса йөрәк авыртуын баса, йөрәк тибешен акрынайта. Чуан (фурункул) чыкканда, мус­куллар авыртканда, буыннар сызлаганда, мелисса төнәтмәсе белән компресс куярга була. Яфракларын кайнар суда пешекләп, ярага япсаң, авыртуны баса. Теш сызлаганда, уртлар канаганда, мелисса төнәтмәсе белән авызны чайкау булыша.

5 март (сишәмбе). Шәгъбән аеның 24 нче көне. 25 нче  Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 4.43 сәгатьтә калка, 9.55 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.02 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамыр­лары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

6 март (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 25 нче көне. 26 нчы  Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.28 сәгатьтә калка, 11.17 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.06 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя.  Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Гөлҗимеш дәвалый

Бәвел тотмаудан, энурездан интеккәндә, 4 аш кашыгы төелгән гөлҗимеш җимешен һәм 1 аш кашыгы кызыл бөрлегәнне (костяника) 1литр суга салып, сүрән утта 30 минут пешерәләр, аннары  2 аш кашыгы гөлҗимеш чәчәге өстиләр, кайнап чыккач, сүндерәләр. Суыталар, салкын килеш, көненә 2 тапкыр 1 әр стакан эчәләр.

7 март (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 26 нчы көне. 27 нче  Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.56 сәгатьтә калка, 12.52 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.11 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Тоз утырудан - дәфнә яфрагы

300 грамм суга 5 грамм дәфнә яфрагы салып, нәкъ 5 минут кайнаталар, 3-4 сәгать төнәтәләр, 3 көн буе һәр сәгать саен 1әр аш кашыгы эчәләр (иртәнге 8 дән кичке 6 га кадәр). Аннары 2 атна ял итәләр дә, кабат 3 көн шулай дәваланалар.

8 март (җомга). Шәгъбән аеның 27 нче көне. 28 нче  Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 6.13 сәгатьтә калка, 14.32 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.15 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә. 

Харчо

500 г сыер ите, 2 баш суган, 1 кишер, 4 помидор, 2 татлы борыч, 4 бүлем сарымсак, 5 аш кашыгы дөге, ярты стакан әстерхан чикләвеге, 8 борчак кара борыч, 2 данә дәфнә яфрагы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1,5 чәй кашыгы тоз, тәменчә хмели-сунели һәм кинза,1 данә ачы чили борычы кирәк. Итне уртача зурлыктагы  кисәкләргә турап, көчле утта 10 минут кыздыралар,  туралган суган белән кишер өстәп, тагын 10 минут кыздыралар, аннары, кәстрүлгә салып, 2,5 литр су өстиләр, 30-45 минут пешерәләр. Угычта уылган помидор, туралган татлы борыч, дөге салып, 10 минут пешерәләр, аннары вакланган чикләвек, дәфнә яфрагы, пычак йөзе белән сытылган кара борыч һәм издерелгән сарымсак салып, тагын 5 минут пешерәләр дә, сүндергәч, 20 минут тоталар. Тәлинкәләргә бүлгәндә, туралган яшел тәмләткеч үләннәр һәм теләгән кешегә боҗралап туралган ачы борыч салып бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев