Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (19-25 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

19 октябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 16 нчы көне. 18  нче Ай тәүлеге. Ай   Үгехзбозау йолдызлыгында,  16.47 сәгатьтә калка, 9.20 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  10.12 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Ютәлдән дәва 

Йокы алдыннан 1 стакан мәкле сөт эчү файдалы. 2 чәй кашыгы мәкне балчык савытта төеп, өстенә 1 стакан кайнар сөт салалар, тондыралар, сөзеп, эчәләр. Яисә 1 чәй кашыгы балга 2 аш кашыгы әнис орлыгы һәм бер чеметем тоз кушып болгаталар, 250 мл су өстәп, кайнатып чыгаралар, сөзәләр. Өлкәннәр һәр 2 сәгать саен 2 шәр аш кашыгы, балалар һәр 4 сәгать саен 1әр аш кашыгы эчәләр. 1 аш кашыгы шикәрне куе көрән төскә кергәнче ут өстендә тоталар, аннары сөтле чынаякка агызалар. Барлыкка килгән “кәнфит”не авызда тулысынча эреп беткәнче суыралар. 

20 октябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай   Үгезбозау йолдызлыгында, 17.10 сәгатьтә калка, 10.58 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.07 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

21 октябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай   Игезәкләр йолдызлыгында, 17.47 сәгатьтә калка, 12.26 сәгатьтә бата. 3  нче фаза. Көн озынлыгы 10.02 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

Чабыр - шифалы үлән 

Цистит һәм холецистит булганда, 1 аш кашыгы вакланган чабыр (тимьян) үләнен термостагы 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 50шәр мл эчәләр. Салкын тигәндә, 1 аш кашыгы вакланган үләнне 1 стакан кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 2 аш кашыгы төнәтмәне 1 чәй кашыгы бал белән эчәләр. Бронхит, коклюш, көчле ютәл булганда, өске сулыш юллары ялкынсынганда, 1 аш кашыгы вакланган үләнне 1 стакан кайнар суга салалар, кайнатып чыгаралар, 1 сәгать төнәтеп, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, 1әр аш кашыгы кабалар.

22 октябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай   Игезәкләр йолдызлыгында, 18.45 сәгатьтә калка, 13.33 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.58 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

23 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 20 нче көне. 22  нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 20.03 сәгатьтә калка, 14.16 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.53 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара.  Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Тырнакны май ныгыта

Организмга кремний, тимер, кальций җитмәгәндә, тырнаклар катламлана, сынучанга әйләнә. Шунлыктан кремнийга (кузаклы фасоль, салат, банан, петрушка, карлыган), тимергә (йомырка сарысы, сыер ите, бавыр, чөгендер, борчак, ногыт борчагы, кипкән җиләк-җимеш), кальцийга (сыр, эремчек, чикләвек) бай ризык ашарга киңәш ителә. 1 чәй кашыгы зәйтүн маена берничә тамчы лимон согы тамызалар да, тырнакка сөртеп, киҗе-мамык перчатка киеп, йокларга яталар, 1 ай буе шулай дәваланалар. 1 литр җылы суда 1 аш кашыгы диңгез тозын эретеп, кулларны шуңа тыгып, 5-7 минут утыру да файдалы. Атнасына 3 тапкыр дәваланырга кирәк, 10 тапкырдан соң уңай нәтиҗә күренәчәк. Чын балавызны бераз эретеп, кич тырнакка сылап киптерәләр дә, иртәнгә кадәр калдыралар. 

24 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай  Кысла йолдызлыгында, 21.29 сәгатьтә калка,  14.39 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.49 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Сәламәтлек эликсиры

Анар согын әледән-әле куллану вегетатив-кан тамырлары дистониясе һәм гипертония булганда кан басымын нормальләштерә, стресстан саклый, җенси дәртне арттыра. Көн саен 1 стакан анар согы эчү йөрәк авыруларыннан саклый һәм ДНК дәрәҗәсендә картаю процессын әкренәйтә ала.

25 октябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 22 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай   Арыслан йолдызлыгында,  22.56 сәгатьтә калка,  14.55 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.45 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Күрәгәле кишер күптермәсе

3 кишер, 1әр стакан шикәр һәм күрәгә, ярты стакан кефир, стакан ярым он, 5 грамм сода, серкә, ванилин кирәк. Кишерне вак угычтан уып, өстенә шикәр сибәләр, шуңа серкә белән сүндерелгән сода кушып, болгаталар да, ярты сәгатькә суыткычка куялар. Аннары кефир, он, ванилин өстәп, камыр туглыйлар, туралган күрәгәне кушалар. Атланмай белән майланган табага агызып, 180-200 градуслы газ мичендә пешерәләр. Суынгач, шикәр оны сибәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев