Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (19-25 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

19 ноябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 0.55 сәгатьтә калка, 14.14 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.04 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Ютәл интектерсә

Тигез микъдарда алынган бака яфрагы һәм кура җиләге яфракларын, наратбаш үләнен ярты литр суда кайнаталар, 2сәгать төнәтәләр, көн буена әз-әзләп эчәләр. Яисә лимонны 10 минут буе суда пешереп, урталай кисеп, согын марля аша сыгалар, шуңа 2 аш кашыгы глицерин, 3 аш кашыгы бал кушып яхшылап болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы кабалар, йоклар алдыннан да 1 чәй кашыгы эчәләр. 

20 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 2.16 сәгатьтә калка, 14.21 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.00 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Арпа чыкса

Матдәләр алмашы бозылганда, авитаминоз, азканлылык, хәлсезлек булганда, күзгә арпа чыгып җәфалый. Марля капчыкка салып кайнатып, бераз суытылган җитен орлыгы куеп торалар. Күзне куе чәй белән юалар. Арпа чыга башлаган күз кабагын чистартылган сарымсак телеме белән сыпыралар. 15 г тырнак гөл чәчәген 200мл кайнар суда җылы урында 30 минут төнәтәләр дә, мамык кисәген чылатып, күзгә куялар. Яисә шырпы башы кадәр мумие кисәген 50 мл дистилляцияләнгән суда эретеп, мамыкны шуңа манып, арпага ябалар. Яки кипкән гөлбадран чәчәгенең 4-5 төймәсен көненә 5 тапкыр ашыйлар, артыннан кайнаган чиста су эчәләр. 

21 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 3.40 сәгатьтә калка, 14.29 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.57 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Көнбагыш сихәте

Кан басымы югары булганда, болай дәваланалар. Ярты литрлы банкадагы көнбагышны юып, 2 литр салкын суга салалар, кайнатып чыгарып, сүрән утта 2 сәгать пешерәләр. Суыткач, сөзеп, көн буена әз-әзләп эчеп бетерәләр. 

22 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 5.08 сәгатьтә калка, 14.38 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.54 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Тоз тирене чистарта

Баш тиресендәге коры экземадан котылу өчен, атнасына 1 тапкыр, башны җылы су белән югач, 15 минут буе тиресенә аш тозы ышкыйлар. Аннан соң су белән чайкыйлар. Баш тиресе экземадан тулысынча савыксын өчен, шундый 6 про­цедура җитә. 

23 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 6.42 сәгатьтә калка, 14.52 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.50 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Артриттан дәва

Артритны кисәтү өчен болай дәваланып карарга була. 15 дәфнә яфрагын 1литр суда кайнатып чыгарып, сүрән утта 5минут пешерәләр, аннары термоска бушатып, 3-4 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, суыталар, 10 сәгать эчендә әкренләп әз-әзләп эчеп бетерәләр. Мондый процедураны елына 1 тапкыр өч көн рәттән башкару яхшы. 

24 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 30 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Укчы йолдызлыгында, 8.21 сәгатьтә калка, 15.13 сәгатьтә бата. 01 сәгать 57 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.47 сәгать. 

Гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

25 ноябрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 9.55 сәгатьтә калка, 15.58 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.45 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Эремчекле кабартма 

1 стакан кефир, 100 г эремчек, 2-3 йо­мырка, ярты стакан шикәр, тәменчә тоз, бер чеметем содага он өстәп, коймакныкыннан куерак камыр туглыйлар. Аш кашыгы белән салып, майда кыздыралар. Кәгазь сөлгегә маен сеңдергәч, тәлинкәгә матурлап өеп, өстенә шикәр оны сибәләр. Кашыкка камыр ябышмасын өчен, аны гел стакандагы суга манып алалар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев