Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (18-24 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

18 март (шимбә). Шәгъбән аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 6.18 сәгатьтә калка,13.42 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.59 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Табигать дәвалый

Грипп вакытында хәлне җиңеләйтү өчен, 1 әр аш кашыгы юкә чәчәге һәм балан җимешен кушып, өстенә 2 стакан кайнар су коялар, кайнатып чыгарып, сүрән утта 10 минут пешерәләр, сөзәләр, төнгелеккә кайнар килеш 1-2 чынаяк эчәләр. Яисә 1 аш кашыгы кипкән кура җиләген 1 стакан кайнар суга салып, 20 минут төнәтәләр дә, кайнар килеш, көненә 2 тапкыр 1 әр стакан эчәләр. 1әр аш кашыгы карлыган, кура җиләге, гөлҗимеш өстенә 100 мл кайнар су салып, 15 минут төнәтәләр, 1 аш ашыгы бал кушалар, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Яки сарымсакны вак угычтан уып, шулкадәр үк бал кушалар да, кич йокларга ятар алдыннан 1 аш кашыгы кабып, артыннан кайнаган су эчәләр. 

19 март (якшәмбе). Шәгъбән аеның 27нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 6.34 сәгатьтә калка, 15.21 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.03 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Теш сызлаганда

Сызлаган тешкә чи чөгендер телеме, ат кузгалагы яфрагы яки бака яфрагы тамыры куйсаң, авырту басыла. 1 аш кашыгы шалфейны 1 стакан кайнар суда 1сәгать төнәтәләр, көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр, шуның белән әледән-әле авызны чайкыйлар. Яисә тигез микъдарда суган, сарымсак һәм тозны кушалар, яхшылап изәләр дә, шуны сызлаган тешкә куялар, өстеннән мамык тампон ябалар. 

20 март (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 6.46 сәгатьтә калка,16.56 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.08 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

21 март (сишәмбе). Шәгъбән аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 6.55 сәгатьтә калка, 18.27 сәгатьтә бата. 20 сәгать 23 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 12.12 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Витаминлы катнашма

Язын, хәлсезләнгән организмга булышу өчен, мондый катнашма белән дәвалану файдалы. 200 әр г инҗир, йөзем, күрәгә, мүк җиләге, кара җимеш, әстерхан чикләвеге, 2 лимонны иттарткычтан чыгарып, 200 грамм бал кушалар да, көненә 3 әр аш кашыгы кабалар. 

22 март (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 30 нчы көне. 1, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Кучкар йолдызлыгында, 7.04 сәгатьтә калка, 19.56 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.17 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

23 март (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 7.13 сәгатьтә калка,21.24 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.22 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Прополис сихәте

Гаймориттан котылу өчен, 1 чәй кашыгы вакланган прополисны 3әр чәй кашыгы йомшартылган атланмай белән көнбагыш маена кушып болгаталар да, шуңарда 2 мамык кисәген чылатып, иртән һәм кичен борынга куялар.

24 март (җомга). Рамазан аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 7.21 сәгатьтә калка, 22.52 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.26 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Үрмә икмәк (хала)

Бик йомшак ике икмәк килеп чыга. 210 г җылы суга 30 г шикәр, 8 г коры чүпрә салып болгаталар да, ике йомырка сытып, яхшылап туглыйлар, 40 мл көнбагыш мае, 1 чәй кашыгы тоз, 550 г он кушып, камыр басалар, өстен каплап, җылы урында 1 сәгать кабарталар. Аннары сигез тигез өлешкә бүлеп, һәркайсын озынчалап җәяләр, катлама кебек төреп, әвәлиләр дә, шул “бау”лардан матур итеп дүртле толымнар үреп (башкача үрергә дә була), ике икмәк ясыйлар. Өстен каплап, ярты сәгать кабарталар, тугланган йомырка белән “майлыйлар”, булса, көнҗет сибәләр дә, 180 градуслы мичтә 35-40 минут пешерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев