Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (15-21 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

15 октябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 19  нчы көне. 21 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кысла йолдызлыгында,18.50 сәгатьтә калка, 14.04 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.  Көн озынлыгы 10.30 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Чикләвекле бал

Югары кан басымын төшерү өчен, 1аш кашыгы әстерхан чикләвеге төшен термоска салып, өстенә 1 стакан кайнар су коялар, төнгелеккә калдыралар. Иртән сөзеп, 1 аш кашыгы бал кушалар да, өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Берничә көн шулай дәваланганнан соң, кан басымы төшә башлый. Көн саен балга манып 3-4 чикләвек ашау да файдалы. Кишер орлыгын төеп, шуның 100 граммын ярты литр сөттә 15 минут пешерәләр: көненә 1 тапкыр 1 әр стакан эчү шулай ук кан басымын нормага китерә. 

16 октябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 20 нче көне. 22 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кысла йолдызлыгында,19.40  сәгатьтә калка, 14.44 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.  Көн озынлыгы 10.26 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара.  Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Холециститтан – каен яфрагы

Үт куыгы ялкынсынганда,болай дәваланып була. 5 данә каен яфрагын 200 г кайнар суга салып, төнгелеккә калдыралар. Икенче көнне шуны өчкә бүлеп (ашар алдыннан) эчеп бетерәләр. Көн саен 1 әр каен яфрагы өсти барып, 25 данәгә җиткерәләр, аннары кабат 5 кә калганчы берәмтекләп киметәләр. Мондый төнәтмә бавырны бик шәп чистарта. 

17 октябрь (дүшәмбе).  Рабигүл әүвәл аеның 21 нче көне. 23 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кысла йолдызлыгында,20.44 сәгатьтә калка, 15.11 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 10.21 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

18 октябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 22 нче көне. 24 нче Ай  тәүлеге.  Ай Арыслан йолдызлыгында, 21.59 сәгатьтә калка, 15.29 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 10.17 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Суганлы сөт

Салкын тигәндә, уртача зурлыктагы 1 баш суганны ваклап, өстенә кайнап торган 250-350 грамм сөт коялар. Җылы сөлгегә төреп, 20 минут төнәтәләр, аннан соң, болгатып, эчеп бетерәләр. Иртән эчсәң, урамга чыкмау хәерлерәк. Кич тагын бер тапкыр кабатласаң, иртән торганчы салкын тиюнең эзе дә калмаска мөмкин. 

19 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 23 нче көне. 24 нче Ай  тәүлегенең дәвамы.  Ай Арыслан йолдызлыгында, 23.18 сәгатьтә калка, 15.44 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 10.13 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Дәфнә мае

Тез авыртканда, мондый май белән дәвалану файдалы. Каһвәтарткычта 6 данә дәфнә яфрагы, 1 чәй кашыгы артыш җиләген ваклатып, шуңа 120 грамм атланмай кушалар, яхшылап болгаталар. Суыткычта саклыйлар. Сызлаган буыннарга бик әйбәтләп ышкыйлар. 

20 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 24 нче көне. 25 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кыз йолдызлыгында, 15.47 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 10.08 сәгать. 

 Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Эремчек сихәте

Ашказаны-эчәк тракты авырулары кискенләшкән чорда төче эремчек ашарга кирәк. 1 литр сөтне кайнатып чыгарып, ут өстеннән алалар да, даруханәдә сатыла торган 1 чәй кашыгы кальций лактаты кушып болгаталар. Сөт әчеп төшә, аны иләккә салып, суын саркыталар. Эремчекне иртән ач карынга ашап бетерәләр. 1 атна буе шулай дәваланалар. 

21 октябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 25 нче көне.26  нчы Ай  тәүлеге.  Ай Кыз йолдызлыгында,0.39 сәгатьтә калка,15.50  сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 10.03 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя.  Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Суганлы кетчуп

5 кг помидор, 3-4 баш суган, 5-6 алманы турап, барысын бергә пешереп, иләк аша сыттырып чыгаралар да, өчтән бер өлешкә кимегәнче кайнаталар. 1 әр чәй кашыгы коры горчица, дарчин, төелгән кара борыч, 1 әр аш кашыгы серкә һәм тоз, 1 стакан шикәр, 5-7 данә канәфер өстәп, тагын 10-15 минут пешерәләр, кайнар килеш бүлеп, тимер капкач белән каплыйлар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев