Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (15-21 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

15 июнь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 12.53 сәгатьтә калка, 0.19 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17. 32 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Хәл керткеч дәва чаралары

Энергия бирә торган эчемлек болай әзерләнә: ярты стакан яңа сыгылган әфлисун согын шулкадәр үк кайнаган салкын су белән сыеклап, 1 аш кашыгы бал, бер уч төелгән әстерхан чикләвеге салып эчәләр. Яңа сыгылган кәбестә согын яки шуңа бермә-бер кушылган керән согын көненә 3 тапкыр 50 шәр мл эчү дә кәефне күтәрә. 200 г сарымсакны изеп, шуңа 10 лимон согын кушалар, караңгы урында пыяла банкада 3 атна төнәтәләр, көн саен болгаталар, аннары сөзәләр. Йоклар алдыннан 1 аш кашыгы лимонлы сарымсакны 1 стакан кайнаган суга кушып эчәләр. Арыганлыкны басу өчен, 1 чәй кашыгы лаванда чәчәген 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр дә, сөзеп, көненә 3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. 

16 июнь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 14.09 сәгатьтә калка, 0.22 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать. 

Үзгәрү, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

17 июнь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 15.28 сәгатьтә калка, 0.26 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зә­гыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Укроп орлыгы

Метеоризм булганда, эч чәнчегәндә, 1 чәй кашыгы укроп орлыгын 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр дә, сөзеп, көненә 3-4 тапкыр, ашаганчы, 1 әр аш кашыгы кабалар. Бала имезүче хатынга сөт төшерү өчен, 1 аш кашыгы укроп орлыгын 1 стакан кайнар суда, томалап,  2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 2 тапкыр 100 әр мл эчәләр. Эч кипкәндә, йокысызлык интектергәндә дә 1 аш кашыгы укроп орлыгын 1,5 стакан кайнар суга салып, суынганчы тоталар, сөзәләр, көн буена әкренләп эчеп бетерәләр. 

18 июнь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 16.50 сәгатьтә калка, 0.32 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Тәүлеклек кефир

Кайнатып бераз суытылган 800 мл җылы сөткә 2-3 аш кашыгы кефир яки кибет каймагы кушып болгаталар, караңгы урында 1 тәүлек төнәтәләр. 24 сәгатьтән кефир әзер була. Аны гипертония, эч кибү, эчәклек дисфункциясе, дисбактериоз, псориаздан интеккәндә эчү файдалы. 

19 июнь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 18.06 сәгатьтә калка, 0.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

20 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 19.40 сәгатьтә калка, 0.56 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Чыршы балы

Сихәтле бал әзерләүнең тагын бер ысулы: 1 кг яшь чыршы ботагын 3 литр суда кимендә 45 минут пешереп, сөзәләр, 1 литр кайнатмага 0,5 кг бал, 10 мл прополис төнәтмәсе кушалар һәм 40 градуска кадәр җылыталар. Суытып, шешәләргә тутыралар, салкынча урында саклыйлар. Үпкә ялкынсынуын дәвалау өчен, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы кабалар.  

21 июнь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 20.56 сәгатьтә калка, 1.21 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Желатиндагы томат

Тозлык: 6 литр суга 360 г шикәр, 180 г тоз, берничә дәфнә яфрагы, кара борыч салып, кайнатып чыгаралар, шуңа алдан бераз гына суда җебетелгән 5 аш кашыгы желатин (хәләле хәзер күп җирдә сатыла) салып болгаталар, сүндереп, 9 процентлы 90 мл серкә өстиләр. Дүрткә бүленгән помидорларны (кечкенә булсалар, бөтен килеш) стериль банкаларга тутырып, өстенә тозлык коялар, зур банкаларны 15-20, кечерәкләрен 10-15 минут стерильләштерәләр, тимер капкач белән ябалар. Шулкадәр тозлык өч литрлы – биш, бер литрлы унбиш банкага җитә (барлыгы 7,5 кг помидор китә – 1 литрлы банкага 0,5 кг сыя). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев