Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (15-21 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

15 апрель (шимбә). Рамазан аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,4.39 сәгатьтә калка,12.53 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.07 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Кан басымын төшерү

1 аш кашыгы кипкән гөлҗимеш җимешен 2 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 10 минут пешерәләр, суытып, сөзәләр, 1 аш кашыгы бал өстиләр. Суыткычта саклыйлар. Көненә 2-3 тапкыр чирегешәр-яртышар стакан эчәләр. Яисә 4-5 бәрәңге кабыгын, яхшылап юып, ярты литр кайнар суга салалар да, капкачын томалап, сүрән утта 15 минут пешерәләр, суытып, сөзәләр, көн дәвамында 1-2 стакан эчәләр. 

16 апрель (якшәмбе). Рамазан аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,4.53 сәгатьтә калка, 14.30 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.12 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Ютәлдән дәва

50 г йөзем өстенә 200 мл кайнар су салып, 30 минут төнәтәләр. 1 баш суганның согын сыгалар. Йөзем суына 3 аш кашыгы суган согы кушып, йокларга ятар алдыннан вак-вак йотып эчәләр. Яисә ачы торманы юка телемнәргә турап, һәркайсы өстенә шикәр сибәләр дә, 6 сәгать төнәтәләр, бүленеп чыккан ширбәтне һәр сәгать саен 1 әр аш кашыгы эчәләр.

17 апрель (дүшәмбе). Рамазан аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 5.03 сәгатьтә калка,16.03 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.16 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Сихәтле төнәтмә

Тигез микъдарда канлы үлән, чабыр үләне, сары мәтрүшкә, кычытканны ваклап кушып, шуның 2 аш кашыгын 2 стакан кайнар суга салалар, 20 минут төнәтәләр, сөзәләр, суыткычта саклыйлар. Көн дәвамында әз-әзләп эчеп, 2 көндә бетерәләр. Дәва курсы – 2 атна. Болай дәвалану миомадан котылу мөмкинлеген бирә.

18 апрель (сишәмбе). Рамазан аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 5.12 сәгатьтә калка, 17.33 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.21 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Суган чәе

Аякны көзән җыерганда, суган чәе эчү булыша. 1 уч суган кабыгын 1 стакан кайнар суга салып куялар, 1-1,5 сәгатьтән соң, сөзеп, эчәләр. Тамыр тартышу туктаганчы шулай дәваланалар. 

19 апрель (чәршәмбе). Рамазан аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 5.20 сәгатьтә калка, 19.01 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.25 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Тын кысканда

Өлкән яшьтәгеләр тын кысудан интегә. Халык медицинасында мондый чара кулланыла, һәм ул шактый кешегә тиз арада булыша. 10 баш сарымсак, 10 лимонны иттарткычтан чыгарып, 1 литр бал кушалар, 1 атна төнәтәләр. Көненә 1 тапкыр бер-бер артлы 4 чәй кашыгы эчәләр. Ясалган дару 1 ай буена дәваланыр­га җитә (башта ярты дозадан гына ясап карарга да була). 

20 апрель (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кучкар йолдызлыгында, 5.29 сәгатьтә калка, 20.30 сәгатьтә бата. 7 сәгать 13 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 14.30 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

Тары шифасы

1 аш кашыгы тары ярмасын яхшылап юып, 1 стакан суга салалар, 10-15 минут пешерәләр. 2 сәгать төнәтеп, сөзәләр. Конъюнктивит булганда, бәләкәй балаларның күзен йоклар алдыннан да, йоклап торгач та шуның белән юалар. 

21 апрель (җомга). Шәүвәл аеның 1нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 5.39 сәгатьтә калка, 21.58 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.34 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Эремчекле катлама

250 г эремчек, 1 йомырка, ярты чәй кашыгы сода, 1 стакан оннан камыр басалар. Ярты сәгатьтән соң түгәрәкләп җәеп, өстенә фарш сылыйлар да, рулет итеп төрәләр. 2 шәр сантиметрлы кисәкләргә бүлеп, тирән табада майда кыздыралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев