Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (14-20 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

14 сентябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай   Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 17.17  сәгатьтә калка, 0.17 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.52 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Имән кайрысы

Күздәге, баш сөяге эчендәге һәм артериаль кан басымын төшерү өчен, 4 аш кашыгы вакланган имән кайрысын 1 литр кайнар суда 1 тәүлек төнәтәләр, аннары берничә кат марля аша сөзәләр. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 3 әр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 3 атна, аннан соң 1 атна ял итәләр һәм кабат дәваланалар.

15 сентябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 17.36 сәгатьтә калка, 0.33 сәгатьтә бата. 2  нче фаза. Көн озынлыгы 12.47 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Җитен орлыгы сихәте

Бөердәге ком-ташны куу өчен, 1 чәй кашыгы җитен орлыгын 1 стакан суда кайнатып чыгаралар, һәр 2 сәгать саен яртышар стакан эчәләр (орлыгы белән бергә). Ике көн рәттән шулай дәваланырга кирәк. Табиб белән киңәшү зарур!

16 сентябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 17.43 сәгатьтә калка, 2.10  сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.42 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы. 

Файда – орлыкта

Көн саен 6 данә алма төше ашау организмны җитәрлек йод белән тәэмин итә, 50-60 грамм көнбагыш ашау исә Е витаминына туендыра,  мускулларны ныгыта, атеросклероздан саклый. Бөердәге һәм үт куыгындагы ташлардан котылу өчен, 1 чәй кашыгы төелгән кавын орлыгын 1 стакан кайнап торган сөттә 3 минут пешерәләр, сөзеп, 7-10 көн дәвамында көненә 2 тапкыр 1 әр стакан эчәләр. 

17 сентябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар  йолдызлыгында, 17.52 сәгатьтә калка, 3.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.38 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 

Бөердә таш булса

Бөер ташы авыруы вакытында болай дәвалану  файдалы: 1) көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр стакан каен суы эчү; 2) 4-6 ай буе, көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кишер согы кабу; 3) көненә 1 тапкыр 1 аш кашыгы зәйтүн мае кабу; 4) 2 атна буе, көненә 3-4 тапкыр, 1 лимон согына су яки кишер, чөгендер йә кыяр согы кушып эчү; 5) 3 атна буе, ашар алдыннан, кабыклы бәрәңге пешкән суны чирегешәр стакан эчү.

18 сентябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар  йолдызлыгында, 17.59 сәгатьтә калка, 5.21 сәгатьтә бата. 5 сәгать 34 минуттан тулы Ай.  Көн озынлыгы 12.33 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 

Карабодай шулпасы

Диабеттан интегүчеләргә чәй, су һәм башка сыеклык урынына гел карабодай шулпасы эчәргә кирәк. Бик сыек итеп карабодай боткасы пешерәләр, сөзәләр һәм шул кайнатманы көн буена эчәләр.

19 сентябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар  йолдызлыгында, 18.06 сәгатьтә калка, 6.55 сәгатьтә бата.3  нче фаза. Көн озынлыгы 12.28 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. 

Аяк тирләгәндә

Аякны салкынча су белән еш юарга кирәк, тозлы су белән юу тагын да яхшырак. Яисә имән кайрысын порошок итеп төеп, оекбашка салалар.  Даруханәдә сатыла торган ачуташ (квасцы жженые) та тир исен бетерә.

20 сентябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 18.14 сәгатьтә калка, 8.30 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.24 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Итле катлама

Майсыз сыер итен яхшылап суккалап йомшарталар, тоз, борыч, 3-4 бүлем вакланган сарымсак сибәләр. Эчлек әзерлиләр: эре угычта уылган кишер, чи йомырка, тоз, борыч, вак туралган петрушканы әйбәтләп болгаталар. Шуны ит өстенә тигезләп җәеп, рулет итеп төрәләр, яхшылап җеп белән бәйлиләр, газ мичендә 1-1,5 сәгать пешереп, җиңелчә пресс астында суыталар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев