Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (13-19 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

13 июль (шимбә). Мөхәррәм аеның 7нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 11.53 сәгатьтә калка, 22.36 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.04 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

14 июль (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 8нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 13.11 сәгатьтә калка, 22.42 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.02 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы. 

Стресстан саклану

Бик каты ачу чыкканда, нервланганда, 7 тапкыр рәттән менә бу күнегүне ясарга кирәк. Туры басалар, үкчәләр – янәшә, куллар – аска төшерелгән. Аяк очларына басып, үкчәләрне 5 сантиметрга күтәрәләр, башны артка чөяләр һәм салмак кына сулыш алалар. Берничә минут шулай басып торгач, тагын кабатлыйлар.

15 июль (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 9нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 14.31 сәгатьтә калка, 22.50 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.59 сәгать. 

Үзгәрү, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Имбир, куркум, әнеч...

Күп кеше аш тәмләткечләрнең 5-6 төрен генә даими куллана: дәфнә яфрагы, кызыл һәм кара борыч, ваниль, дарчин, канәфер... Ә бит алар бик күп төрле. Имбир (зәнҗәбил) элек-электән куас куйганда, камыр ризыклары әзерләгәндә, ит кыздырганда кулланылган. Кардамон кекс, печенье, торт һәм рулетларны хуш исләндерә, компот ясаганда һәм җиләк-җимеш консервлаганда кушыла. Куркумны Урта Азиядә пылауга салалар, аны кыздырылган бәрәңгегә дә, сөтле дөге боткасына да, томалап пешерелгән кәбестәгә дә сибәргә була. Һинд әнече (тмин, кумин) яшелчә, дөге, кузаклылардан ризык әзерләгәндә кушыла, ул ашкайнатуны, күз күремен, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Кара горчица орлыгы сарысына караганда ваграк, ул дөгеле, яшелчәле куе ашларны тәмләтү өчен кулланыла. 

16 июль (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 10нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 15.55 сәгатьтә калка, 23.01 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.56 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

Һәркемнең үз тәмләткече

Төрле йолдызлык билгесендә туганнарның һәрберсенең үз тәмләткече бар,  дип санала. Ул үз “хуҗа”сының сәламәтлеген яхшырта, кәефен күтәрә имеш. Балыкларның тәмләткече – дәфнә яфрагы; Кучкарныкы – рәйхан; Үгезбозауныкы – ак борыч; Игезәкләрнеке – хуш исле борыч; Кысланыкы – мөшкәт чикләвеге; Арысланныкы – зәгъфран; Кызныкы – канәфер; Үлчәүнеке – дарчин; Чаянныкы – кардамон; Укчыныкы – имбир (зәнҗәбил); Кәҗәмөгезнеке – куркум; Сукоярныкы – кызыл кузаклы борыч.

17 июль (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 11нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 16.59 сәгатьтә калка, 23.22 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.53 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Сихәтле  десерт

1-2 лимон, 100 әр грамм күрәгә, йөзем, хөрмә, кара җимеш, инҗир, әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгаралар яки блендерда ваклаталар, 1 стакан бал кушып, суыткычта саклыйлар. Иммунитетны ныгыту өчен, иртән ач карынга 1 аш кашыгы кабалар, көндез һәм кичен витаминлы десерт белән чәй эчәләр.

18 июль (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 18.41 сәгатьтә калка, 23.57 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.51 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Балан – тамакка дәва

1 стакан баланны изеп, 1 стакан кайнар суга салалар да, өстен томалап, 40 минут төнәтәләр. Тамак авыртканда, шул төнәтмә белән аны көненә 4 тапкыр чайкыйлар, 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.

19 июль (җомга). Мөхәррәм аеның 13нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 19.45 сәгатьтә калка, 0.24 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.47 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы. 

Җылы салат

500 г ташкабак, 1 бәйләм яшел суган, берничә бүлем сарымсак, үсемлек мае, төелгән кызыл борыч кирәк. Яшь ташкабакларны башта буйга кисеп, ярымтүгәрәкләп турыйлар да, тоз сибәләр. 10 минуттан соң, суын сыгып, кипшендерәләр, табаның капкачын каплап, үсемлек маенда кыздыралар. Ташкабак йомшаргач, уттан алып, вак туралган сарымсак һәм яшел суган өстиләр, яхшылап болгаткач, кызыл борыч сибәләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев