Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (12-18 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

12 октябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай   Сукояр йолдызлыгында,  15.40 сәгатьтә калка, 23.42 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.43 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь. 

Җиләкле май

Күп кеше, холестерин микъдары артудан куркып, атланмай ашамый. Организмга исә бу витаминлы продукт бик кирәк. Майның зыянын киметү өчен, аңа мүк җиләге кушалар. 200 грамм йомшартылган майга чирек стакан мүк җиләге, 1 чәй кашыгы төелгән дарчин һәм 1 аш кашыгы бал кушып, блендерда болгаталар да, икмәккә ягып ашыйлар. 

13 октябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай   Сукояр йолдызлыгында,  15.51 сәгатьтә калка, 1.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.39 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

Файдалы желе

Балан җиләкләрен яхшылап юып, агач тукмак белән изәләр, эре иләк аша сыттырып чыгаралар да, барлыкка килгән 1 стакан сокка 2 стакан шикәр кушып, яхшылап болгаталар, чиста банкаларга бүлеп, суыткычта саклыйлар. Мондый желе салкын тиюдән саклый, кан басымын төшерә, йөрәк авыртуын баса.

14 октябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 11  нче көне. 13  нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар  йолдызлыгында, 16.00 сәгатьтә калка,  1.20 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.34 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Сихәтле кабак төше

Простатитны кисәтү өчен, болай дәвалану яхшы. 250 г кабак төшен тарттырып, 200 г чәчәк яки карабодай балы кушалар, әйбәтләп болгатып, суыткычка куеп торалар. Масса куергач, әстерхан чикләвеге зурлыгында шарчыклар әвәлиләр (аларны суыткычта саклыйлар). Иртәнге ашка 30 минут кала берәр данә ашыйлар. Әзерләнгән шарчыклар беткәнче дәваланалар, бер елдан соң кабатлыйлар. Кайберәүләр бу рецептны җиңеләйтә: кабак төшен порошок итеп төяләр дә, ашарга 30 минут кала 1 аш кашыгын шулкадәр үк бал белән кабалар, артыннан 1 стакан су эчәләр. Дәва курсы – 2,5-3 ай,  1 елдан соң  кабатлау мәслихәт. 

15 октябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 12  нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай   Балыклар йолдызлыгында, 16.07 сәгатьтә калка, 2.55 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.30 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

16 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар  йолдызлыгында,  16.14 сәгатьтә калка, 4.29 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.25 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

 Ютәл интектерсә

 1-2 бананны изеп, өстенә 1 чынаяк кайнар су салалар да, болгатып, кайнар килеш эчәләр. 2 чәй кашыгы андыз тамырын термоста 1 стакан суда төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр (бу бронхит булганда какырыкны да куптара). 1 аш кашыгы андыз тамырын 2 стакан суда 15 минут пешерәләр, көн буе һәр сәгать саен 2 шәр аш кашыгы эчәләр. 

17 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай   Кучкар йолдызлыгында,  16.22 сәгатьтә калка, 6.03 сәгатьтә бата.  14 сәгать 26 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 10.21 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 

Урт ялкынсынса

Еш кына урт ялкынсына, гингивит башлана. Организм хәлсез булып, С витаминына кытлык кичерсә, хәл тагын да авырая: уртта җәрәхәтләр барлыкка килә, алар шешә һәм каный. Бу очракта кәбестә ярдәмгә килә. Яңа сыгылган кәбестә согын шулкадәр үк кайнаган суга кушалар да, авызны чайкыйлар. Петрушка төнәтмәсе дә ялкынсынуны баса, ул шулай ук авыздагы сасы исне дә бетерә.

18 октябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай   Үгезбозау йолдызлыгында, 16.32 сәгатьтә калка, 7.41 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.16 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

“12 кашык” күптермәсе

12 шәр аш кашыгы шикәр, сөт, чистартылган көнбагыш мае, он; 3 йомырка; 7 грамм камыр көпшәкләндергеч; ярты лимонның согы һәм цедрасы; шикәр оны кирәк. Йомырка һәм шикәрне миксер белән туглыйлар. Сөт, май өстәп, болгаталар. Лимон согын һәм цедрасын кушалар. Он һәм көпшәкләндергеч салып, яхшылап болгаталар. Диаметры 20 сантиметрлы табага пергамент өстенә агызып, 180 градуслы газ мичендә 25-30 минут пешерәләр. Суынгач, формадан алып, өстенә шикәр оны сибәләр; җиләк-җимеш, шоколад яки чикләвек белән бизәргә дә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев