Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (18-24 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

18 май (шимбә). Зөлкагдә аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 13.53 сәгатьтә калка, 2.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.28 сәгать. 

Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Бронхиттан солы дәвалый

Балалар ютәл һәм бронхиттан интеккәндә, болай дәваланып карарга була. Сөтне кайнатып, термоска салалар. 1 стакан сөткә 1 уч исәбеннән юылган солы өстәп, термосны ябалар, 5-6 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, әз-әзләп балага эчертәләр. Мондый сөтне термоста 20 сәгатьтән артык калдырмау хәерле – әчүе бар. Мамыклы таякчыкны йодка манып, сабыйның күкрәгенә һәм аркасына рәшәткә сызалар (йөрәк турысына сызарга ярамый). Төнгелеккә оекбашларына коры горчица салып йокларга яткыру файдалы. Яисә кара торманы чокып алып, шунда бал салалар да, шушы баллы ширбәтне балага ютәл өянәге вакытында 2-3 чәй кашыгы эчертәләр. Ширбәт кимегән саен, күбрәк чокып, бал өсти баралар.

19 май (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 15.08 сәгатьтә калка, 2.08 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.32 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

20 май (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 16.26 сәгатьтә калка, 2.12 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.34 сәгать

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Бәрәңге сихәте (1)

Бәрәңгедә калий, фосфор, кальций, тимер, магний, йод, С, В1, В2, В6, РР витаминнары, фолий кислотасы, А провитамины күп. Иң кыйммәтле үзлеге – С витамины булу: кабыгы белән пешерелгән 200 г бәрәңгедә әлеге витаминның тәүлеклек нормасы бар, тик язга таба ул азая бара. Температура югары булганда, чи бәрәңгене кабыгы белән бергә угычта уалар, ярты аш кашыгы серкә кушалар, марляга җәеп, маңгайга компресс итеп куялар. Ютәлләгәндә, бәрәңгене кабыгы белән пешерәләр, бераз төяләр, киндер капчыкка салып, 1 сәгатькә күкрәккә куеп яталар, өстеннән сөлге урыйлар. Буыннарны чистарту, бөер ташы авыруыннан котылу өчен, көн саен бәрәңге  пешкән суны эчәргә кирәк. 2 атнадан соң 1 атна ял итәләр.

21 май (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 17.45 сәгатьтә калка, 2.17 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16. 38 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

 Бәрәңге сихәте (2)

Экземалы тирегә уылган чи бәрәңге ябалар. Чи бәрәңге согы организмны яхшы чистарта, әмма аны февральгә кадәр генә эчәргә ярый, соңрак бүлбеләрдә соланин артык күбәя, ә ул агулы. Бәрәңге согын гастрит, ашказаны җәрәхәте, шикәр чире, гипертония, геморрой булганда, бермә-бер суга кушып, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Метеоризм булганда, көн саен ач карынга 1 стакан бәрәңге согы эчәргә, аннан соң 1 сәгать буе ашамаска, ятып торырга кирәк. Дәва курсы – 10 көн. Кан тамырлары варикоз киңәйгән урыннарга да көненә берничә тапкыр бәрәңге согы сөртәләр, сокны эчәләр дә.

22 май  (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 19.10 сәгатьтә калка, 2.25 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.41 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

23 май (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 20.36 сәгатьтә калка, 2.35 сәгатьтә бата. 16 сәгать 53 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 16.44 сәгать. 

Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңышлы. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

24 май (җомга). Зөлкагдә аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 22.00 сәгатьтә калка, 2.53 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.47 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 

Түш итеннән кәтлит

4 кисәк тавыкның түш ите, укроп кушып туңдырылган 35әр граммлы 4 кисәк атланмай, 2 йомырка, тоз, борыч, сохари оны, үсемлек мае, он кирәк. Тавык итен агач чүкеч белән йомшарталар, 4 кисәгенә дә тоз, борыч сибәләр, урталарына 1әр кисәк укроплы май куеп, конверт итеп төрәләр, туглап күпертелгән йомыркага маналар, онда әвәлиләр, 15 минутка туңдыру камерасына куялар. Алып, кабат йомыркага маналар, онда һәм сохарида әвәлиләр, 10 минутка туңарга куялар. Алгач, кабат йомыркага маналар, онда, аннары сохари онында әвәлиләр. Майлы табада ике ягы да алтынсу төскә кергәнче кыздыралар, аннары 10 минутка газ миченә куеп алалар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев