Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Айга кырын карама

Айга кырын карама (11 апрель -18 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

12 апрель (шимбә). Шәүвәл аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай  Үлчәү йолдызлыгында, 18.25 сәгатьтә калка, 4.31 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  13.56 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

 Йокысызлыктан дәва

50 г әнеч (тмин) орлыгы, 30 г дару ромашкасы чәчәге һәм 20 г валериана тамырын ваклап кушалар, шуның 2 аш кашыгын термостагы 2 стакан кайнар суда төн буе тотканнан соң, сөзеп, көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр (көндез порцияне киметеп, кич арттырырга да була). Яисә 35 г гөлҗимеш җимеше, 30 г күгелҗем бөрлегән (ежевика) яфрагы, 10ар г сары мәтрүшкә һәм сукыр кычыткан үләне, 5әр г валериана тамыры, бака яфрагы һәм чабыр үләне яфракларын ваклап кушып, шуның 2 аш кашыгын төнгелеккә термостагы 2 стакан кайнар суга салып калдыралар, сөзеп, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

13 апрель (якшәмбе). Шәүвәл аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай  Чаян йолдызлыгында, 19.43 сәгатьтә калка, 4.35 сәгатьтә бата. 3 сәгать 22 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы  14.01 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Бал йөрәкне ныгыта

1 әр стакан яңа сыгылган чөгендер, кишер һәм керән согына 1 стакан бал, 1 лимон согы кушып, бал эреп беткәнче болгаталар, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 2 шәр чәй кашыгы кабалар. Ашаганнан соң исә тигез микъдарда кушылган төелгән әстерхан чикләвеге белән балны  1-2 чәй кашыгы кабу файдалы, тик чикләвекле балны 2-3 көнгә генә җитәрлек итеп әзерләү яхшы – озаграк торса, ул әчи һәм тәмсезләнә.

14 апрель (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай  Чаян йолдызлыгында, 21.03 сәгатьтә калка, 4.41 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  14.05 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Сарымсак мае

1 баш сарымсакны кырып, согын сыгып алалар, шуңа 1 стакан чистартылмаган (рафинадланмаган) көнбагыш мае кушып, 1 тәүлеккә суыткычның аскы киштәсенә куялар. 1 чәй кашыгы сарымсак маена 1 чәй кашыгы лимон согы кушып, көненә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала эчәләр. Дәва курсы – 1-3 ай. Болай дәвалану баш миендәге тамырларны кысылудан саклый, тын кысуны бетерә.

15 апрель (сишәмбе). Шәүвәл аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай  Чаян йолдызлыгында, 22.23 сәгатьтә калка, 4.49 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  14.10 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

 Петрушка дәвалый

Йөрәк авыртудан шешенгәндә, көненә 2 тапкыр яртышар стакан петрушка тамыры төнәтмәсен эчәләр: 1 аш кашыгы вакланган тамырны 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр (бөер авыртканда, болай дәваланырга ярамый). Йөрәктә хроник коронар җиткелексезлек, зәгыйфьлек булганда, яшел петрушка яфрагы һәм сабагын гел ашап йөрергә кирәк.  Үт кудыру өчен, көненә 3 тапкыр 2-3әр аш кашыгы орлык төнәтмәсе эчү файдалы: ярты чәй кашыгы петрушка орлыгын кайнатып суытылган 2 стакан суда 8-10 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Йөкле хатыннарга петрушка ашарга ярамый.

 

16 апрель (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 18 нче көне. 18 нче  Ай тәүлегенең дәвамы. Ай  Укчы йолдызлыгында, 23.44 сәгатьтә калка, 5.03 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  14.14 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

17 апрель (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 19 нчы көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай  Укчы йолдызлыгында, 0.31 сәгатьтә калка, 5.26 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  14.19 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

 Дәфнә дәвасы

Буыннарга тоз утыруны булдырмас өчен, 300 мл суга 5 г дәфнә яфрагы салып, нәкъ 5 минут кайнаталар, 3-4 сәгать төнәтәләр, 3 көн буе һәр сәгать саен 1 әр аш кашыгы эчәләр (иртәнге 8 дән кичке 6 га кадәр). Аннары 2 атна ял итәләр дә, кабат 3 көн шулай дәваланалар.

18 апрель (җомга). Шәүвәл аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай  Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 0.54 сәгатьтә калка, 6.04 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  14.23 сәгать.

Уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь.

Арахис мае

300 г арахис (җир чикләвеге), 2-3 аш кашыгы зәйтүн мае, ярты чәй кашыгы төелгән имбир кирәк. Чикләвекне  кыздыралар, суытып, элпәсеннән чистарталар, блендерга яки комбайнга салып, май сибәләр, имбир кушалар һәм башта ваклаталар, аннары издерәләр. Күбрәк издергән саен, май йомшаграк була бара. Икмәккә ягып ашыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев