Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (10-16 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

10 сентябрь (шимбә). Сәфәр аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 18.43 сәгатьтә калка, 5.54 сәгатьтә бата. 12 сәгать 58 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 13.09 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Аллергиядән – мумие

1 г мумиены 1 л җылы суда эретәләр. Көненә 1 тапкыр иртән эчәләр: 1-3 яшьлек балалар – 50 мл, 4-7 яшьлекләр – 70 мл, 8 яшьтән өлкәнрәкләр – 100 мл. Аллергия көчле булса, көндез дә эчәргә кирәк, әмма микъдарны икеләтә киметү зарур. Экзема интектергәндә, 1 г мумиены 100 мл суда эретеп, тирегә сөртәләр. Дәва курсы 20 көннән дә кимрәк булмаска тиеш. 

11 сентябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында,18.51 сәгатьтә калка, 7.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.06 сәгать.

 Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Ай һәм туклану

Ай ут билгеләрендә чакта (Кучкар, Арыслан, Укчы) организмның аксымга ихтыяҗы зур. Ай җир билгеләрендә булганда (Үгезбозау, Кыз, Кәҗәмөгез) тозны чамалап куллану кан составына уңай тәэсир ясый һәм буыннарга тоз утырудан саклый. Ай һава билгеләрендә вакытта (Игезәкләр, Үлчәү, Сукояр) организмның бигрәк тә үсемлек майларына ихтыяҗы арта. Ай су билгеләреннән узганда (Кысла, Чаян, Балыклар) организмга углеводлар күбрәк кирәк.

12 сентябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында,18.59 сәгатьтә калка, 8.48 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.01 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. Ай Кучкарда чакта сизү әгъзалары һәм башны дәвалау нәтиҗәле. 

13 сентябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,19.07 сәгатьтә калка, 10.13 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.56 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Инфаркттан – укроп

Вак кына туралга укроп белән петрушканы тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суга салалар, сүрән утта 20-30 минут җылытып, суынганчы төнәтәләр. Көненә 2 аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 22 көн. 1 ай ял иткәч, тагын 2 ай буе эчәлр. Аннан соң кабат 1 ай ял итәләр һәм инде даими рәвештә көнаралаш 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Йөрәге авырткан кешегә сирень, дүләнә, эвкалипт исен иснәү файдалы.

14 сентябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,19.18 сәгатьтә калка, 11.37 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.52 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Дарулы икмәк

Йөрәк авыртканда, 1 телем ипине дүрткә бүләләр дә, көненә 4 тапкыр, ашыкмый гына чәйнәп, 3әр тамчы валериана тамызылган чирегешәр телемне ашап куялар. Валериана үләне салынган ваннада коену йөрәк тибеше ешлыгын нормальләштерә. Сөтле яшел чәй эчү дә бик файдалы. 

15 сентябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 19 нчы көне.20 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,19.31 сәгатьтә калка, 12.58 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.47 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. 

16 сентябрь (җомга). Сәфәр аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,19.50 сәгатьтә калка, 14.14 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.43 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Сарымсаклы ташкабак

3 кг ташкабак, 350 шәр г томат пастасы һәм үсемлек мае, 1 әр стакан шикәр һәм су, ярты стакан издерелгән сарымсак, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 2 аш кашыгы 70 процентлы серкә эссенциясе, 2 аш кашыгы тоз кирәк. Ташкабакның кабыгын әрчеп, иттарткычтан чыгаралар. Шуңа томат пастасы, үсемлек мае, су, шикәр, тоз кушып, кәстрүлдә 30 минут пешерәләр. Аннан соң сарымсак, борыч, серкә өстиләр дә, тагын 10 минут пешерәләр. Кайнар килеш стериль банкаларга тутырып, тимер капкач белән каплыйлар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев