Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (10-16 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

10 август (шимбә). Сәфәр аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 10.54 сәгатьтә калка, 20.51 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы  15.26 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

Кыяр согы

Яңа сыгылган кыяр согы аппетитны яхшырта, эчне йомшарта, үтне куа, бөердәге ташны эретә. Кремний һәм күкерткә бай булганлыктан, чәч һәм тырнакның үсешен яхшырта, тирене сәламәтләндерә. Калийга бай булганга, кан басымын көйли. Икегә бер исәбеннән балга кушып эчелгән сок сулыш юлларын дәвалый, бактерияләрне үтерә, хәтерне яхшырта, нерв системасын тынычландыра һәм ныгыта. Организмдагы артык натрийны чыгара. 

11 август (якшәмбе). Сәфәр аеның 7нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 12.14 сәгатьтә калка, 20.58 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы  15.22 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим. 

Томат согы

Аппетитны яхшырта, ашкайнатуны тизләтә, атеросклерозны кисәтә. Соктагы фолий кислотасы кан ясалуга булыша, холестерин алмашын көйли. Помидордагы лимон, алма, кузгалак кислоталары матдәләр алмашын активлаштыра. 1 кг помидор, 150 г сельдерей, 200 г кишерне соксыккычтан чыгарып, вак туралган  яшел тәмләткеч үләннәр һәм төелгән кара борыч сибеп эчү өлкән кеше организмын җиңел үзләштерелә торган минераль элементларга баета. 

12 август (дүшәмбе). Сәфәр аеның 8нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 13.37 сәгатьтә калка, 21.08 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  15.17 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин.

Кабак согы

Организм хәлсезләнгәндә, йөрәк-кан тамырлары, бавыр, бөер авырулары вакытында, симергәндә эчү файдалы. Йоклар алдыннан бал кушып эчү нерв системасын тынычландыра. Кабак үзе углевод, пектин, каротинга, төше А витаминына һәм аксымнарга бай.

13 август (сишәмбе). Сәфәр аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 15.01 сәгатьтә калка, 21.24 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  15.14 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Бәрәңге согы

Ялкынсынуны баса, җәрәхәтне җыя, бәвелне куа, су алмашын көйли, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Аналыкта миома булганда, югары кислоталы гастрит, эч кибү, шикәр чире, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте интектергәндә файдалы. Гастрит һәм колиттан дәвалану өчен, бик яхшылап юылган бәрәңгене кабыгын чистартмыйча уып, согын сыгалар, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, чирегешәр стакан эчәләр. Гастрит һәм колиттан дәва курсы – 4-6, ашказаны җәрәхәтеннән – 6-8 атна. 

14 август (чәршәмбе). Сәфәр аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай  Укчы йолдызлыгында, 16.22 сәгатьтә калка, 21.52 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  15.10 сәгать. 

Үзгәрү, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Петрушка согы

Эфир майлары, калий, кальций, магний, фосфор, тимер тозларына, С, В1, В2, РР витаминнарына бай. Организмдагы кислород алмашына булыша, калкансыман бизне сәламәтләндерә, кан тамырларын ныгыта. Бөердәге ташларны эретә, чистарта. Петрушка согын 30-60 миллилитрдан күбрәк эчәргә киңәш ителми, кишер, шпинат яки сельдерей согына кушып эчү исә тагын да файдалырак. 

15 август (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай   Укчы йолдызлыгында, 17.34 сәгатьтә калка, 22.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.05  сәгать. 

Шәфкать, сабырлык энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

16 август (җомга). Сәфәр аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай   Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 18.23 сәгатьтә калка, 23.53 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.01 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Кишер согы

Ашкайнату-эчәк тракты эшен көйли, күз күремен яхшырта, җәрәхәтләрнең төзәлүен тизәйтә, кариестан һәм урт авыруларыннан саклый, сөякләрне һәм йөрәк мускулын ныгыта, кан ясалуны арттыра, холестерин һәм токсиннарны чыгара, нерв системасын тынычландыра. Ашказаны җәрәхәте, гастрит, панкреатит, колиттан интегүчеләргә, яшь ярымнан кечерәк сабыйларга исә кишер согын  эчертмәү хәерлерәк. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев