Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (1-7 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

1 июнь (шимбә). Зөлкагдә аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 1.13 сәгатьтә калка, 13.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.09 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

Гастриттан – баллы бәрәңге согы

Гастрит интектергәндә хәлне җиңеләйтү өчен, 1 стакан бәрәңге согына 1 аш кашыгы бал салып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, өчтән берешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 10 көн, аннары 10 көн ял итеп, тагын кабатларга була. Болай яңа өлгергән бәрәңге белән генә дәваланырга ярый. 

2 июнь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 25нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 1.20 сәгатьтә калка, 15.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.11 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Ылыс сихәте

Организмны С витаминына баету, ашказаны-эчәк трактын йогышсызландыру, кан тамырларын чистарту өчен, 50-100 г ылысны 1 стакан кайнар суда төн буе тоталар, сөзеп, көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Яки 100 г ылысны 1-2 стакан суда 10-15 минут кайнаталар, суынгач, сөзеп эчәләр.

3 июнь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 26нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 1.28 сәгатьтә калка, 16.42 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.14 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Холестерин артса

Кандагы начар холестерин микъдарын киметү өчен, нарат кайрысын каһвәтарткычта тарттырып, шул порошокны көн саен ярты чәй кашыгы кабалар, артыннан  су эчәләр. Дәва курсы – 3 атна, аннары 1 атна ял итеп, кабат дәваланырга була. 1 стакан кефирга 1 әр чәй кашыгы куркум (һинд зәгъфраны) һәм бал кушып эчү исә холестеринны да киметә, бавырны да дәвалый.

4 июнь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 27нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 1.38 сәгатьтә калка, 18.21 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.16 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Балчык дәвалый

Артрит булганда, даруханәдә сатыла торган зәңгәр балчыкка су кушып, каймак куелыгындагы боламык ясыйлар да, тезне җылы су белән юып, марля куялар, шуның өстенә балчыкны җәяләр, тагын марля белән каплыйлар, сөлге белән урап, ныгытып бәйлиләр. 2-3 сәгатьтән, балчык тирене кыздыра башлагач, алып, урынын җылы су белән юалар. Берничә сәгать урамга чыгарга ярамый. Көн саен яңа балчык куярга кирәк. Артрит, артрозны дәвалауның иң яхшы ысулы исә – мөмкин кадәр күбрәк җәяү йөрү. 

5 июнь  (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 1.52 сәгатьтә калка, 19.57 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.18 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә. 

Чабыр күңелне күтәрә

Депрессия һәм неврастения булганда, 2 аш кашыгы киптереп төелгән чабыр үләнен термоска салып, өстенә 1 стакан кайнар су агызалар да, төнгелеккә калдыралар. Иртән сөзәләр, стакан тулганчы кайнаган су өстиләр һәм, дүрткә бүлеп, ашарга 30 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр.

6 июнь  (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 2.14 сәгатьтә калка, 21.24 сәгатьтә бата. 15 сәгать 38 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 17.20 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

Тархун аппетитны  ача

Аппетитны яхшырту өчен, чәйнеккә 3 чәй кашыгы чәй, 1 чәй кашыгы кипкән тархун, киптерелгән ярты анар кабыгы салып, күмелгәнче кайнар су агызалар да, 10 минут төнәтәләр. Аннары, тулганчы кайнар су өстәп, тагын 15 минут тоталар. Сөзеп, бераз кайнар су кушып, шикәр яки бал белән эчәләр.

7 июнь  (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 1 нче көне. 2­­­­­­ нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 2.49 сәгатьтә калка, 22.32 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.22 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур. 

Эремчекле бавырсак

2 йомырка, 200 грамм эремчек, 1­­­ стакан он, ярты стакан шикәр, 1 чәй кашыгы сода, серкә, шикәр оны, үсемлек мае кирәк. Йомырканы шикәр белән туглап күпертәләр. Эремчек, серкә белән сүндерелгән сода (яки камыр көпшәкләндергеч), он кушып, камыр басалар. Кунага манный сибеп, шуның өстендә кечкенә түгәрәкләр әвәлиләр. Тирән табада  сары майда яки үсемлек маенда кызгылт төскә кергәнче кыздырып алалар. Табынга куйганда, бавырсак өстенә  шикәр оны сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев