Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (1-7 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

1 февраль (шимбә). Шәгъбән аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.46 сәгатьтә калка, 20.17 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы  8.38 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Кан басымын төшерү (1)

2 стакан мүк җиләген изеп, ярты стакан шикәр, 2 стакан су салып кайнатып чыгаралар, суытып, сөзәләр, көн буена чәй урынына эчәләр. 3-4 ай буе көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кишер согы кабу да файдалы. Яисә 2 ай буе иртән ач карынга 3 тамчы алоэ согын 1 чәй кашыгы кайнаган суга кушып эчәләр. 

2 февраль (якшәмбе). Шәгъбән аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 8.54 сәгатьтә калка, 21.51 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы  8.42 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

 Кан басымын төшерү (2)

Яртышар стакан керән һәм кишер согы, балга ярты лимон согын кушып болгаталар, пыяла савытта суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала яки ашаганнан соң 2 сәгать үткәч, 1 әр чәй кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 2 ай. Яисә чыпчык җилеме (омела) үләне, дүләнә чәчәге, мелисса яфрагын тигез микъдарда кушып, шуның 2 чәй кашыгын 1 стакан кайнар суда 15 минут төнәтәләр, сөзәләр, иртән һәм кичен 1 әр стакан эчәләр. 

3 февраль (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.01 сәгатьтә калка, 23.26 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы  8.46 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Лимонлы-әфлисунлы бал

Инсульт ихтималын киметү өчен, 1әр кг әфлисун һәм лимонны (төшләрен алып, кабыгын чистартмыйча)  иттарткычтан чыгаралар, 6-8 аш кашыгы бал өстәп, пыяла савытта бүлмә температурасында 1 тәүлек тоталар, аннары суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр чәй кашыгы кабалар.

4 февраль (сишәмбе). Шәгъбән аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 9.10 сәгатьтә калка, 23.55 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы  8.51 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Кайнар су сихәте

Томау төшкәндә, ларингит, бронхит, пневмония, гипертония, йокысызлык интектергәндә, кулларны терсәккә кадәр 37 градуслы суга тыгалар, һәр 2 минут саен температураны 1 градуска арттыра барып, 43 градуска җиткерәләр, 10 минут тоталар. Аякларны да шулай җылыталар, аларны тезгә кадәр суга тыгарга кирәк. 

5 февраль (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 9.21 сәгатьтә калка, 1.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  8.55 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Бавыр күзгә файдалы

Күз күремен яхшырту өчен, 100 көн рәттән 100 грамм сарык бавырыннан әзерләнгән шулпа эчеп, ач карынга иртән  яки төш бавырын ашарга киңәш ителә. Сыер бавыры белән дә дәваланырга ярый, тик аның тәэсире көчсезрәк. 

6 февраль (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 9.39 сәгатьтә калка, 2.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  8.59 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Афродита битлеге

1 аш кашыгы вак итеп туралган укропка 1 әр чәй кашыгы зәйтүн мае һәм порошок итеп төелгән солы ярмасын кушып, биткә һәм муенга ягалар, 20 минуттан соң дымлы мамык тампон белән сөртеп алып, җылы су белән юыналар. 

7 февраль (җомга). Шәгъбән аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 10.07 сәгатьтә калка, 4.22 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  9.03 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Мүк җиләге кагы

1әр кг мүк җиләге һәм шикәр, 1 стакан су кирәк. Мүк җиләген яхшылап юып, салкын суга салалар, сүрән утта йомшарганчы пешерәләр. Иләк аша чыгарып, шикәр кушалар, сүрән утта куерганчы пешерәләр. Табага тигезләп җәеп, шикәр сибәләр дә, газ мичендә киптереп алалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев