Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (1-7 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

1 апрель (шимбә). Рамазан аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 13.05 сәгатьтә калка, 13.03 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.03 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергия­сенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Суганлы алма суы

Ютәлдән мондый чара булыша: 1 алманы һәм кабыгы белән 1 баш суганны яхшылап юып, 4-8 кисәккә бүләләр, 1литр суга салып, суган йомшарганчы пешерәләр, берничә катлы марля аша сөзеп, сыгалар, көн буена эчеп бетерәләр (эчкән саен гел җылытып алырга кирәк). 

2 апрель (якшәмбе). Рамазан аеның 11нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 14.23 сәгатьтә калка, 5.38 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.08 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Кабак сихәте

Кабакның өске өлешен кисеп, эчендәге орлыкларын алалар һәм шикәр салалар. Кире шул “капкачы” белән томалап, тирән савытка куялар һәм кабыгы йомшарганчы тоталар. Аннан соң кабак эчендәге бар нәрсәне банкага агызып, суыткычка куялар. Балга охшаган эчемлекне кайчан телисең, күпме телисең – шулкадәр эчәргә ярый, ул бавырны бик шәп дәвалый. 

3 апрель (дүшәмбе). Рамазан аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 15.41 сәгатьтә калка, 5.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.13 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Озын гомер сере

Озын гомерле һәм сәламәт буласың килсә, менә бу 5 киңәшне хәтереңнән чыгарма: 1) үпкәләмә; 2) көнләшмә; 3) ки­черә бел; 4) йөрәгеңне авыр уйлардан арындыр; 5) һәр көнгә сөенеп яшә.

4 апрель (сишәмбе). Рамазан аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 16.58 сәгатьтә калка, 5.52 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.17 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Гаймориттан дәва

2 бүлем сарымсак һәм ярты баш суганны вак кына турап, өстенә әз генә үсемлек мае салалар, 2 атна төнәтәләр. Аннары 2 атна дәвамында көненә 5 тапкыр һәр борын тишегенә 2 шәр тамчы тамызалар. Яисә 1 чәй кашыгы яхшы сыйфатлы яшел чәйне1 стакан кайнар суда пешерәләр, сөзәләр, шул җылымса чәй белән көненә 7 тапкыр борынны юдыралар (кечкенә спринцовка яки шприц ярдәмендә), ә төнгелеккә пипетка белән һәр борын тишегенә 3-4 әр тамчы тамызалар. Яисә алоэ һәм канлы үлән яфрагы сокларын, балны тигез микъдарда кушып, хроник гайморит интектергәндә көненә 4 тапкыр һәр борын тишегенә 5-10 ар тамчы тамызалар. 

5 апрель (чәршәмбе). Рамазан аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 18.17 сәгатьтә калка, 5.57 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.22 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

6 апрель (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 19.38 сәгатьтә калка, 6.03 сәгатьтә бата. 7 сәгать 34 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 13.26 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Имән кайрысы, ромашка...

3 өлеш имән кайрысы, 2 өлеш ромашка, ярты өлеш канлы үләнне кушып, шуның 1 аш кашыгын 200 мл кайнар суга салалар, капкач ябып, 1 минут кайнатып алалар, 7 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, 4 тигез өлешкә бүлеп, көн дәвамында эчеп бетерәләр. Геморрой интектергәндә хәлне җиңеләйтү өчен, 1 атна буе шулай дәваланалар.

7 апрель (җомга). Рамазан аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 21.03 сәгатьтә калка, 6.10 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.31 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Баллы прәннек

2 йомырка, дүрттән өч стакан шикәр, 160 г бал, чирек стакан үсемлек мае, дүрттән өч стакан каһвә (2 чәй кашыгы эри торган каһвә+кайнар су), ярты чәй кашыгы дарчин, 1 чәй кашыгы сода, ванилин, 2,5 стакан он кирәк. Каһвәне пешереп, суыталар. Йомырканы шикәр һәм ванилин белән күпертәләр, үсемлек мае, каһвә, бал, дарчин (төелгән имбир белән мөшкәт чикләвеге булса, аларны да), сода, он өстәп, туглыйлар. Формага агызып, 175 градуслы газ мичендә 30 минут чамасы пешерәләр. Пешеп чыккач, өстенә шикәр оны сибәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев