Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Тәмле күргәзмә

Татар милли ризыкларыннан мондый зур күргәзмә әле моңарчы тәкъдим ителгәне юк иде.

Тәмле күргәзмә башкалада узучы Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырылды. Милли ризыклардан туй табыны, җәйләү табыны, чәй табыны, шулай ук заманага ияреп, милли фасфудлар тәкъдим итүче табын күрсәтелде.

Күргәзмәдә шулай ук районнар да катнаша. Әтнә районы иң тәмле гөбәдиясе белән дан тота. Алар аны пешерү буенча мастер-класс күрсәтте. Казандагы » Татар утары» рестораны өчпочмак, пәрәмәч, талкыш кәләвә әзерләү серләрен ачты. » Тәмле булсын» рестораны тавык тутырырга өйрәтте.

Күргәзмә белән Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумында катнашырга килгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев