Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Теләчедә көрәш бәйрәме узды

Яшь көрәшчеләбез исә безне матур көрәш үрнәкләре белән сөендерде. Үз үлчәү авырлыгында җиңү яулаган яшь көрәшчеләргә азактан Мактау грамоталары, медальләр, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Теләченең “Батыр” спорт комплексында милли көрәш буенча спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер малайлар арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге булып үтте. Икенче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 11 команда,123 көрәшче катнашты.

Көн буе дәвам иткән һәм ун үлчәү авырлыгында барган ярышны тантаналы шартларда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов ачып җибәрде. Ярышларны ачу тантанасында элеккеге легендар көрәшчеләребезнең берсе, республикабызның атказанган тренеры Марат Әхмәдиев, район прокуроры Рим Сөнгатуллин һәм чараның сәбәпчесе Расих Габдрахманов та катнашты.

Расих Әхмәт улы сүз алып, яшь көрәшчеләребезгә уңышлар, имин бәйгеләр теләде. Тантанага яшь җырчы һәм көрәшче Морат Галләмов, районыбыз кунаклары, үзешчән җырчылар -  Алмаз Гайфуллин белән Азат Шәйхиевларның дәртле җырлары бәйрәм рухы өстәде. Соңрак мавыктыргыч көрәш ярышын танылган хоккейчы, “Ак Барс” хоккей командасы уенчысы Артем Лукоянов та тамаша кылды. Ул яшь көрәшчеләребез алдында чыгыш ясап кына калмыйча, көндәше Расих Габдрахманов белән берлектә үзенең көрәшә белү осталыгын да күрсәтте. Моннан тыш, танылган хоккейчы Боз сараенда яшь хоккейчыларыбыз белән күрешергә, фоторәсемгә төшәргә, автографлар куярга да өлгерде. 

Яшь көрәшчеләбез исә безне матур көрәш үрнәкләре белән сөендерде. Үз үлчәү авырлыгында җиңү яулаган яшь көрәшчеләргә азактан Мактау грамоталары, медальләр, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Командалар беренчелегендә призлы урыннарга Теләче, Олы Мәтәскә, Баландыш һәм Иске Җөри мәктәпләре командалары лаек булды. Җиңүче Теләче урта мәктәбе командасына шәхси эшмәкәр Илдар Фазылҗанов тарафыннан әзерләнгән символик бүләк – тәкәнең сертификаты тапшырылды.

tulachi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев