Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Татар каны тамган Чиләбе...

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган фәнни экспедицияләрдән берсенең быел Чиләбе өлкәсенә баруы очраклы хәл түгел. Халык санын соңгы исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, Чиләбе өлкәсе - татарлар күпләп яши торган төбәкләр исемлегендә. Биредәге халыкның 5,4% ы үзен татар дип саный, алар мондагы милләтләр арасында икенче урында. Быелның 15...

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган фәнни экспедицияләрдән берсенең быел Чиләбе өлкәсенә баруы очраклы хәл түгел. Халык санын соңгы исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, Чиләбе өлкәсе - татарлар күпләп яши торган төбәкләр исемлегендә. Биредәге халыкның 5,4% ы үзен татар дип саный, алар мондагы милләтләр арасында икенче урында.
Быелның 15 июнендә Чиләбе өлкәсендә яшәүче кан-кардәшләребез янына юл тоттык. Экспедициянең җитәкчесе - филология фәннәре кандидаты Илмир Ямалтдинов, белгечләрдән телче, филология фәннәре докторы Флера Баязитова, фольклорчы, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова, сәнгать белгече Людмила Шкляева, археограф Айгөл Әхмәтова - комплекслы экспедиция әлеге составта эшләде.
Биредә табигать искиткеч! Ул җиләк, җәнлек, кош-корт тулы калын урманнар, төп-төз купшы наратлар, күкрәп үсеп утырган очлы башлы мәгърур чыршылар, бөдрә каеннар, кыя-ташлар, Җаек елгасы үзе, җәелеп аккан Өфе, Нәзе, Ураим, Гөмбәй һ.б. эреле-ваклы матур елгалар, Кондыравы, Чибәркүл кебек зур-зур күлләр - болар бар да борынгы әби-бабаларыбызның Көньяк Уралны үз итүләре нигезендә зур хикмәт ятуы хакында сөйли. Төрки бабаларыбыз кайчандыр көчле, гаярь булган, яшәү өчен дә иң гүзәл урыннарны сайлый белгән.
Бу тирәләрдә татарлар турында беренче мәгълүматлар XI гасырга барып тоташа. Фарсы галиме Әл-Гардизи Көньяк Урал территориясенең, шул исәптән бүгенге Чиләбе өлкәсе җирләренең урта гасырдагы төрки дәүләтләренең берсе булган Кимак каганлыгына керүе хакында язып калдырган. Кимак каганлыгы составына җиде үзара якын кардәш кабилә кергән, шулар арасында Татар һәм Кыпчак кабиләләре. Татарлар каганатта идарә итүче йорт исәбендә торган, хәзерге Чиләбе өлкәсе урнашкан территорияне биләгән. XIV йөз тарихчысы Ибн-Халдун шулай ук кыпчаклар арасында татарларның аерым этногенетик тармак тәшкил итүләре турында яза.
Татар этносы формалашу чорында Чиләбе өлкәсе җирләре шанлы татар дәүләте Алтын Урда территориясе булган, биредә батырлар дан алган, нигезләр корылган, төрки нәсел дәвам иткән... Чиләбе җирләренең көньяк өлешеннән кәрван сәүдә юллары үткән. Бүген Чиләбе өлкәсендә Алтын Урда чоры кайтавазы булып татар шәһәрлекләре, "Тамерлан манарасы" исеме белән билгеле һ.б. борынгы төрбәләрнең табылып торуы, аларның төзелеш архитектурасы, кулланылган чимал, бигрәк тә квадрат формалы "татар кирпече" һ.б. - болар бары да татар мәдәнияте эзләре, урта гасыр ядкәрләре.
Алтын Урда таркалгач, бу җирләрнең төньяк өлеше Себер ханлыгына, көньяк өлеше Нугай Урдасына керә. Казан яулап алынганнан соң ханлыктан көнчыгышка таба качып китәргә мәҗбүр булган кан-кардәшләребезнең Чиләбе туфрагына сыенуы мәгълүм. Себер ханлыгы алынганнан соң, XVII йөздә бу территорияләр татар административ идарәсенә әверелә, рус дәүләте колонизацияләгән җир буларак, йомышлы татарлар урнашып эшли торган биләмәне тәшкил итә. Мәсәлән, Алексей Иванович Тәвкилев (Тәфкилев) исеме белән патша хезмәтендә полковник һәм генерал дәрәҗәсендә йөргән Котлымөхәммәд исемле татарның биредә Миасс, Чиләбе, Чибәркүл һ.б. ныгытмалар салдыруда зур роль уйнавы билгеле. Аларда исә татар казаклы отрядлары хезмәт иткән. XIX-XX йөзләрдә Чиләбе җирләренә Оренбург, Уфа губерналарыннан татар мигрантлары агыла, Урал итәгенә утырып кала. Без биредә һич кенә дә килмешәк түгел, без ун гасыр буена - җирле халык.
Казаннан бирле шактый ерак юл аша безне бирегә китергән максатыбызны тормышка ашыру Нязепетровск районыннан башланып китте. Биредә Нәзенең үзендә (Нәзе елгасы буендагы Нязепетровскны татарлар шул исем белән атый), татар авылларында - Арыслан, Әптерәк, Йосып, Постниково, Чулпанда булдык, андагы милләттәшләребез белән аралаштык. Халык ачык күңелле, ипи-тоз, чәк-чәк, җыр-моң белән каршы ала, Казан турында сорашалар, күңел хәзинәләре белән уртаклаша.
Алга таба юлыбыз Чибәркүл районына алып килде. Биредә Варламово авыл җирлегенә карый торган Попово авылында нагайбәкләр яши. Эчкерсез, гади, җыр-моңга, төрле йолаларга бай да соң керәшеннәребез! Биредә Попово, Бишкил авылларында эшләдек. Уй районына керә торган Әмин авылына тукталып, андагы халык белән дә аралаштык. Экспедициядә йөри торгач, хәтта Парижга чаклы барып җиттек. Нагайбәк районында шундый исемдәге авыл бар. Эйфель манарасыз нинди Париж булсын, диптер инде, авыл уртасына шуңа охшаш каланча да корып куйганнар. Бу районда Париждан тыш Кассиль (татарчасы - Кили), Остроленко (Сарашлы) авылларында да булдык. Өчесе дә зур-зур авыллар, боларда нагайбәк керәшеннәре яши.
Чиләбе өлкәсендә көн күрүче милләттәшләребездә фольклорның торышы ничек? Булган рухи хәзинәләребезне туплап калырга әле өлгерәбез, җор телле халкыбыз, татарча сөйләшә торган әби-апаларыбыз, абыйларыбыз әлегә исән-сау. Монысы өчен шөкер дияргә була. Тагын биш, ун, егерме елдан болары да табылмас кебек. Яшь буын, мәктәп балалары белән әңгәмә корып карыйм, яшерен-батырын түгел - он суы да, тоз суы да юк. Тел белмәүләре турында әйтмим дә инде, яшь буынның милли мәдәнияткә игътибарлары һәм гомумән ихтыяҗлары күренми... Монысы бик аяныч. Бер-ике дистә елдан: "Бу җирләрдә элек үз телендә сөйли белгән татарлар яшәгән, кыз алып, кыз биргән, татар-башкорт катнашып, никах туйлары уздырган, мулла чакырып, балаларына татар исемнәре кушкан, бакыйлыкка күчкәндә мәетне ислам кушканча җирли торган булган", - дип, үткән заманда сөйләргә калырмыни?..
Башларына "Сез - татар түгел, ә нагайбәкләр - төрки телле аерым бер халык, телегез дә нагайбәк теле" дигән фикер ныгытып сеңдерелгән, Россия законы белән рәсми төстә аз санлы халыклар исәбенә кергән, чынлыкта гомумтатар халкының керәшен этник төркеменә карый торган туганайларның да хәлләре әллә ни шәптән дип әйтеп булмый. Нагайбәкләр рәсми рәвештә татар дип саналмый, шуңа да аларның балаларына мәктәпләрдә татар теле укытылмый, аңа карап нагайбәк теле дә өйрәтелми, нәтиҗәдә яшь буын ана телләрен өйрәнүдән бөтенләй мәхрүм. Хәзер нагайбәкләрдә татарның Сабан туе да уздырылмый икән. Ә менә Мамадыш районының Җөри авылында ел саен уздырыла торган атаклы Питрауны Чиләбе өлкәсе керәшеннәре яттан белә һәм ашкына-ашкына шунда барып йөри.
Тупланган фольклор материаллары арасында иң зур күпчелекне авылның килеп чыгышына багышланган тарихи, урман-таулар исемен аңлатуга корылган топонимик риваятьләр, бу төбәккә генә хас үзенчәлекләре булган календарь һәм көнкүреш йолалары, милли уеннар, уен-бию җырлары, моңлы да, шаян да керәшен җырулары, җен-зәхмәтләр турында мифологик хикәятләр тәшкил итә, моңа кадәр ишетелмәгән табышмаклар, хәтта берән-сәрән генә булса да әкият сөйләүче дә очрап куя. Быелгы экспедициядә җыелган тел-авыз байлыгы хәзинәсендә ни бар - шулардан кайберләрен сезгә тәкъдим итәм.
Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА,
филология фәннәре докторы.
.Экспедиция әгъзалары Әптерәк авылы халкы белән. Нязепетровск районы.
.Экспедиция әгъзалары Флера Баязитова, Илмир Ямалтдинов, Айгөл Әхмәтова, Лилия Мөхәммәтҗанова Попово авылы информаторлары белән.
.Бишкил мәктәбендә очрашу. Уй районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев