Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

ТАЛАНТЛАР ФЕСТИВАЛЕ

Р.Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концертлары очсызлы, затсыз "солянкалар"дан соң бер йотым шифалы су кебек. Быел ул унберенче тапкыр үткәрелде, гала-концерты С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында булып узды. Фестиваль җырчы Рәшит Ваһапов репертуарын кайтарып, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне җыр тирәсендә туплап, талантлы яшьләрне барлап кына калмый, ул безгә...

Р.Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концертлары очсызлы, затсыз "солянкалар"дан соң бер йотым шифалы су кебек. Быел ул унберенче тапкыр үткәрелде, гала-концерты С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында булып узды. Фестиваль җырчы Рәшит Ваһапов репертуарын кайтарып, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне җыр тирәсендә туплап, талантлы яшьләрне барлап кына калмый, ул безгә талантларны кадерли белмәвебез турында һаман саен искәртеп тора. Быел, мәсәлән, гала-концертта талантлы җырчыларыбыз Илһам Вәлиевне, Илүсә Хуҗинаны күрдек. Илһам Екатеринбург театрында җырлый, Илүсә -Германиянең Кельн театры солисты. Һәр икесе кирәксә операда оста итеп җырлый ала, кирәксә татар халык җырларын, композиторларыбыз әсәрләрен үзәкләргә үтәрлек итеп башкара. Илһам да, Илүсә дә туган телебездә камил итеп сөйләшә. Илһам Вәлиевне "Шагыйрь мәхәббәте" операсында Тукай партиясендә күрүчеләр килешерләр дип уйлыйм, аның телебезнең нечкәлекләрен аңлап, һәр җөмләдә басымны дөрес куеп, татар телен имгәтмичә, тәмле итеп җырлавына берни җитми. Үзебезнең бер дигән җырчыбыз була торып, без Тукай партиясен башкарырга Әхмәт Агадине чакырабыз. Аның җырлавына тел-теш тидерерлек булмаса да, татар телен имгәтүе бик аяныч күренеш. Җырчының әнисе татар милләтеннән булу белән генәмени, үзе ана телендә сөйләшмәгәч?! Илүсәбезне дә 5 ел буе консерваториябездә чит илгә илтеп олактырыр өчен укытканбыз микәнни? Үзебездә милли рухлы театр эшләп торса, анда яшьләребезне колач җәеп көтсәләр, татар композиторларының опералары, музыкаль драма, комедияләре куелса, ерак җирләрдә, чит-ятлар арасында яшәргә риза булыр идемени бу кыз-бала? Бу ике җырчыны тыңлаганда күңелләргә моң сарылып кына түгел, әнә шуларны уйлап та җыр сөючеләрнең күзләре яшьләнгәндер.

Р.Ваһапов фестивалендә җыр-моң буыннан-буынга күчеп бара. Әле кайчан гына яшь җырчы Рөстәм Асаев фестиваль сәхнәсендә беренче адымнарын атлаган иде. Хәзер инде ул Татарстанның атказанган артисты. Ә быел фестивальдә аның кызы Гөлназ катнашты.

Гомумән, 11 ел эчендә Р.Ваһапов исемендәге фестиваль Россиянең 47 төбәгендә, дөньяның 11 илендә булган. Бу эшне республикабыз җитәкчелеге ярдәменнән башка башкарып чыгып булмас иде, мөгаен.

Быел халыкчан башкару номинациясендә - Рифат Шәрәфетдинов (Уфа сәнгать академиясе), эстрада төрендә Әмир Әхмәдишин (Казан дәүләт мәдәният университеты) җиңде. Вокаль ансамбльләр арасында иң-иңе булып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары Инсаф Бәдретдинов, Алсу Сәйфуллина дуэты танылды. Җиңүчеләрне "Мәйдан"да һәм "Болгар" радиосында җырлатачаклар. Димәк, аларның да эчтәлеге байый, сыйфаты яхшыра төшәчәк.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Фестивальдән күренешләр.

Вагыйф Мәмәдов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X