Санкт-Петербургта Татар мәдәни үзәге ачыла
Шәһәр үзәгендә урнашкан бинада заманча мультимедиа җиһазлары куелган, тавыш яздыру студиясе бар, китапханә фондын формалаштыру бара.
Санкт-Петербургта 14 декабрьдә Татар мәдәни үзәге ачыла.
Ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны көтәләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында хәбәр итте.
«Безнең алда торган иң мөһим чараларның берсе — 1990 еллардан башлап Петербург татарлары хыялланган Татар мәдәни үзәген ачу. Инде менә 14 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов безгә киләчәк һәм без бу мәйданчыкны тантаналы рәвештә ачачакбыз», — дип сөйләде докладчы.
Вәлиуллин сүзләренә караганда, яңа оешма шәһәр үзәгендә урнашачак. Анда заманча мультимедиа җиһазлары куелган, тавыш яздыру студиясе бар, китапханә фондын формалаштыру бара.
Санкт-Петербургта барлыгы 12 татар иҗтимагый оешмасы эшли.
Надежда Гордеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев