Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Самараның Тарихи мәчетендә халыктан җыелган иске басмаларны тәрҗемә итәргә ниятлиләр

Мәчет библиотекасы фондында берничә мең китап, революциягә кадәр чыккан газета-журналар җыелмасы бар.

Самараның Тарихи мәчете китапханәчесе Рөстәм Фәйзуллов халыктан җыелган иске татар китапларын, кулъязмаларны, революциягә кадәр чыккан газета-журналларны тәрҗемә итеп, фәнни әйләнешкә кертергә җыенуларын әйтте.

«Безнең фондта дини китаплар да, искечә басылган дөньяви китаплар да бар. Шулай ук «Шура», «Өлфәт», «Вакыт» кебек вакытлы матбугат подшивкалары тупланды. Монда фәнни-тикшеренү үзәге ачып, галимнәргә, шәкертләргә иске китапларны өйрәнергә мөмкинлек бирергә, басмаларны хәзерге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итәргә ниятлибез», - диде Рөстәм Фәйзуллов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рөстәм Фәйзуллов мәчет библиотекасы фондында берничә мең китап барлыгын, шуларның берничә йөзе кулъязма булуын әйтте. Басмалар 15 ел дәвамында халыктан, башлыча, Самара өлкәсе татарларыннан җыелган.

«Күп кеше әби-бабайларыннан калган китапларын, юкка чыкмасын дип, монда китерә, чөнки иске язманы күпләр укый белми. Ядкарь итеп, үзләрендә калдыручылар да бар инде», - диде Рөстәм Фәйзуллов.

Мәчет китапханәсе белән июнь аенда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Илнур Миргалиев белән Искәндәр Измайлов та танышып чыкты. Илнур Миргалиев биредә бай фонд тупланганын әйтте.

 

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев