Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Россия чемпионы Раббани Нургалиев – көрәшчеләр нәселеннән

"Олы абыем ун мәртәбә Россия чемпионы исемен яулады. Аның дәрәҗәсенә ирешү – минем өчен иң зур максатым ул"

8 гыйнвар көнне хакимиятнең киңәшмәләр залында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов милли көрәш буенча Россия чемпионы Раббани Нургалиев һәм аның әтисе, остазы Ришат Нургалиев белән очрашты.

Сөйләшү җанлы әңгәмә рәвешендә журналистлар катнашында узды.

Энгель Фәттахов районыбыз горурлыгы булган көрәшче егеткә рәхмәтен җиткерде, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләде.

– Актаныш көрәшсез яши торган район түгел. Киләчәгеңне туган җирең белән бәйләрсең, – дигән ышанычын да белдерде.

Раббани Нургалиев хәзерге вакытта Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының икенче курсында белем ала. Кышкы сессия имтиханнарын тапшырырга әзерләнә. Шул ук вакытта тренировкаларын да туктатмый. Февраль уртасында Биектауда узачак Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесендә катнашыр өчен көч туплый.

– Бу яшьтә зурлар арасында Россия күләмендә җиңәрмен дип уйламаган идем. Үз-үземә ышанычым артты. Тагын да зуррак максатлар билгеләдем. Олы абыем ун мәртәбә Россия чемпионы исемен яулады. Аның дәрәҗәсенә ирешү – минем өчен иң зур максатым ул, – диде Раббани Ришат улы.

Ришат Нургалиевнең бер кызы, дүрт улы бар. 3 улы да – көрәшче. Өчесе дә – спорт мастеры. Төпчек улы Раббанига әтисе: “Көрәш белән даими шөгыльлән!” – дип һәрвакыт киңәшләрен биреп тора. Казанда Марат Әхмәдиев остазлыгында төрле турнирларга әзерлек алып баручы Раббани әтиесенең киңәшләренә дә таянып яши.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев