Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

“МИРАС” БИЮ МИРАСЫБЫЗНЫ САКЛЫЙ

Казаныбызның Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбе каршында эшләп килгән "Мирас" балалар фольклор ансамбле Санкт-Петербургта "Под небом Петербурга" дип исемләнгән халыкара бию сәнгате бәйгесендә катнашып, халык биюе төрендә баш бүләккә лаек булды. Бәйгедә Русия төбәкләре һәм якын чит илләрдән 100дән артык коллектив катнашкан. "Мирас" ансамбле Мәлки керәшеннәре һәм Әстерхан татарлары...

Казаныбызның Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбе каршында эшләп килгән "Мирас" балалар фольклор ансамбле Санкт-Петербургта "Под небом Петербурга" дип исемләнгән халыкара бию сәнгате бәйгесендә катнашып, халык биюе төрендә баш бүләккә лаек булды.


Бәйгедә Русия төбәкләре һәм якын чит илләрдән 100дән артык коллектив катнашкан. "Мирас" ансамбле Мәлки керәшеннәре һәм Әстерхан татарлары биюләрен күрсәткән. Билгеле булганча, бу бәйгенең баш бүләге - бушлай чит илгә барырга мөмкинлек бирә торган сертификат. "Мирас" ансамбле, мәсәлән, 2015 елның мартында Таллинда үткәреләчәк халыкара бәйгедә катнашу мөмкинлегенә ия булды. Моннан тыш балаларны Санкт-Петербург буенча сәяхәт иттергәннәр. Аларга бәйге логотибы төшерелгән футболкалар, төрле сувенирлар бүләк иткәннәр. Ә ансамбльнең солисты Дима Уксусников атаклы Борис Эйфманның бию академиясенә чакыру алган. Анда бөтен Русиядән балаларны бик сайлап кына җыялар икән.

Билгеле булганча, "Мирас" балалар фольклор ансамблендә менә инде 8 ел гомуми белем бирү мәктәбенең 1-8 нче сыйныфларында укучы төрле яшьтәге 200ләп бала шөгыльләнә. Ә җитәкчеләре Дәүләт Үмәров 20 елдан артык балалар белән халык биюләрен куя. Бүгенге көндә ул Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә фәнни эзләнүләр дә алып бара. Шуңа күрә "Мирас" ансамбленең тарихи нигезе бар.

Гомумән, бу коллективның чыгышлары һәрвакыт самимилек, бию осталыгы, югары зәвекъ, җиренә җиткереп тегелгән матур костюмнар белән игътибарны җәлеп итә. "Мирас" "Түгәрәк уен" фольклор фестивалендә дә һәрвакыт катнаша. Шул рәвешле, "Мирас" бию мирасыбызны кадерләп саклый.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

."Мирас" балалар фольклор ансамбле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев