Илшат Шәйдуллин -  "Бөтенроссия категорияле спорт судьясы"
Асылыбызга кайтып барышлый

Илшат Шәйдуллин - "Бөтенроссия категорияле спорт судьясы"

Көрәш хөкемдарларына квалификацион категорияләр бирелде.

Россия спорт министры фәрманы нигезендә "Көрәш" төре буенча берьюлы ике хөкемдарга "Бөтенроссия категорияле спорт судьясы" квалификацион категориясе бирелде. Башкортстаннан Рөстәм Миннебаев белән Татарстаннан Илшат Шәйдуллин әлеге категориягә ия булган беренче хөкемдарлар булды.

Бу хакта Россиянең Көрәш федерациясе матбугат үзәге хәбәр итә.

 


Нет комментариев