Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

БҮЛӘГЕ МӨҺИМ ТҮГЕЛ

«Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» төбәкара конкурсы быел 17 нче тапкыр үткәрелде. Ул әле күптән түгел генә ачылган «Ярдәм» мәчетендә оештырылды. Бу юлы да мәчет заллары, гадәттәгечә, Сабан туе мәйданын хәтерләтә, балаларның шат тавышларыннан гөр килеп тора иде. 4 яшьтән 18 яшькәчә балалар өч төркемгә бүленеп имтихан тотты. Иң элек аларның...

«Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» төбәкара конкурсы быел 17 нче тапкыр үткәрелде. Ул әле күптән түгел генә ачылган «Ярдәм» мәчетендә оештырылды.

Бу юлы да мәчет заллары, гадәттәгечә, Сабан туе мәйданын хәтерләтә, балаларның шат тавышларыннан гөр килеп тора иде. 4 яшьтән 18 яшькәчә балалар өч төркемгә бүленеп имтихан тотты. Иң элек аларның Коръән сүрәләрен ни дәрәҗәдә белүе тикшерелде. Аннан соң шәригать, фикх, Ислам дине тарихы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең гомер юлы, татар дин галимнәре буенча сорау куелды. Читтән килүчеләр арасында иң алдынгы урыннар Түбән Кама малайларына эләкте. Әлеге проектның авторы, «Мөслимә» гәзитенең баш мөхәррире Әлмира Әдиятуллина бу чараның яшь буынны җөмһүриятебезнең өметле киләчәге итеп үстерү ниятеннән оештырылуы турында әйтте.

Әлеге бәйге инде үзенең җимешләрен дә бирә. Кайчандыр «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре»ндә катнашкан Нияз Сабиров бүген Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеген җитәкли. Ул үзе тарих фәннәре кандидаты, башкаларны да үз артыннан ияртү сәләтенә ия тәкъва мөселман.

- Бу бәйгегә килүче балаларның һәммәсе дә җиңүче, - диде ул. - Аларның киләчәге якты, бәхетле булыр, иншалла.

«Ярдәм» мәчетенең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов әлеге мәртәбәле чараның нәкъ менә шушы мәчеттә уздырылуына бик горурлануын белдерде. «Алга таба әлеге бәйге, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале кебек, зур залларда уздырылсын иде», - диде ул.

Чыннан да мәчетнең намаз уку залы моң киң күләмле чара өчен кысанрак кебек. Түрдә, өстәл тирәли утырган мөгаллимнәр янына бертөркем шәкертләр чүмәшкән. Алар, дулкынланып, җавап бирү чираты җиткәнне көтеп утыра. Үзәктә кечкенә бала-чагалар кайнаша. Бер кырыйда бәйрәмчә киенгән хатын-кызлар, ак яулыклы әбиләр кадерле балалары, яисә оныкларының имтихан тотканын сабыр гына көтеп утыра.

Әлеге бәйгегә Нурмөхәммәт Хисамов, Хатыйп Миңнегулов, Әнвәр Хәйри, Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Искәндәр Гыйләҗев, Илдус Әмирхан кебек галимнәр, Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева кебек моң ияләре кунак итеп чакырылган иде.

Алар белән очрашу мәктәп яшендәге бала өчен зур вакыйга, билгеле. Хатыйп Миңнегулов та балаларга бәйгедә җиңү түгел, ә катнашу мөһимлеген ассызыклап әйтте.

Бәйге өйлә намазы уку белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев