Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Башкортстанның халык язучысы вафат

7 ноябрьдә, 95нче яшендә, Башкортстанның халык язучысы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Талха Гыйниятуллин (әдәби тәхәллүсе Анатолий Генатулин) вафат булды.

7 ноябрьдә, 95нче яшендә, Башкортстанның халык язучысы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Талха Гыйниятуллин (әдәби тәхәллүсе Анатолий Генатулин) вафат булды.Бу хакта «Башинформ»га сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Талха Юмабай улы Гыйниятуллин 1925 елның 20 апрелендә Учалы районы Уразай авылында туа. Сугыштан соң А.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. Дистәләгән хикәя, повесть, романнар авторы. 1955 елдан Мәскәүдә яшәсә дә, җәен туган авылы Уразайга кайта. Соңгы вакытта Учалы шәһәрендә яшәгән.

Талха Гыйниятуллин - Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Учалы районының Мактаулы гражданины.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев