Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

АК ХАЛАТЛЫ ТАТАР КЫЗЛАРЫ

Күптән түгел Казан медицина көллияте тарихында 175 елга беренче тапкыр "Татар кызы" бәйгесе узды. Анда көллиятнең 10 туташы уку йортының иң акыллы, чибәр һәм талантлы кызы исеменә көч сынашты. Катнашучылар, медицина терминологиясен, татар халык мәкальләрен һәм фразеологик әйтелмәләрне ни дәрәҗәдә белүен күрсәтүдән тыш, экскурсия уздыруда (әгәр Универсиаданың кайбер кунакларын шәһәр...

Күптән түгел Казан медицина көллияте тарихында 175 елга беренче тапкыр "Татар кызы" бәйгесе узды. Анда көллиятнең 10 туташы уку йортының иң акыллы, чибәр һәм талантлы кызы исеменә көч сынашты. Катнашучылар, медицина терминологиясен, татар халык мәкальләрен һәм фразеологик әйтелмәләрне ни дәрәҗәдә белүен күрсәтүдән тыш, экскурсия уздыруда (әгәр Универсиаданың кайбер кунакларын шәһәр белән таныштырырга туры килсә), бишек җырларын башкаруда, аш-суда, кул эшләрен белүдә осталыгын күрсәтте.

Көллиятнең уңган, бар яктан да булган кызлары арасыннан җиңүчеләрне мәртәбәле жюри билгеләде. Анда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Дания Нуруллина, Ирек Баһманов, Зөлфирә Зарипова да бар иде. Алар кызларга изге теләкләрен юллады, шигырьләр укыды.

Бәйгедә кызларның иң-иңнәре җиңү яулады. 1 нче урынга "Фармация" бүлегенең 2 нче курсы укучысы Миләүшә Кәлиева лаек булды. 2 нче, 3 нче урыннарга Илнара Галәветдинова ("Шәфкать туташы эше" бүлеге, 1 нче курс), Альбина Гатауллина ("Шәфкать туташы эше" бүлеге, 1 нче курс) чыкты.

Бәйгене оештыручыларның берсе - көллиятнең информатика укытучысы Гөлнур Хасип кызы. "Татар кызы" бәйгесен уздыру теләге күп еллар күңелебездә йөрде. Узган ел Энҗе Сәгыйдуллина исемле кызыбыз Буа шәһәрендә уздырылган "Татар кызы-2012" республика бәйгесендә катнашып кайткач, йөрәк түрендәге хыялыбызны татар теле укытучысы Миңнегөл Шәмсул кызы белән тормышка ашырырга булдык", - диде ул.

Әлеге милли бәйге 175 еллык уку йортының күркәм гадәтенә әверелер, дип өметләнә көллият җитәкчеләре.

Альбина ГАЗИЗУЛЛИНА.

.Казан медицина көллиятендә узган "Татар кызы" бәйгесеннән күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев