Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

2021 елгы Бөтенроссия авыл Сабан туе кайда узачак?

2021 елгы Бөтенроссия авыл Сабан туе Саранск шәһәрендә була. Бу турыда 22 сентябрьдә Мордовия башлыгы Владимир Волков һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев очрашуында билгеле булды.

2021 елгы Бөтенроссия авыл Сабан туе Саранск шәһәрендә була. Бу турыда 22 сентябрьдә Мордовия башлыгы Владимир Волков һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев очрашуында билгеле булды. Бу хакта «Мордовия хәбәрләре»нә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Бөтенроссия авыл Сабан туен биредә уздыру турында карарны Мордовия һәм Татарстанның җитәкчеләре кабул иткән. Очрашуда бәйрәмне оештыру өчен Татарстан һәм Мордовия хакимияте органнары, Бөтендөнья татар конгрессы һәм башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре кергән комитет төзү турында сөйләштеләр.

Биредә Мордовия Республикасы башлыгы хакимияте җитәкчесе Андрей Богатов, Мордовия Республикасының «Якташлар» төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Шамил Давыдов, Мордовия Республикасы Дәүләт Җыенының Социаль сәясәт комитеты рәисе Рафаил Аширов катнашты.

Васил Шәйхразиев Мордовия башлыгына татар делегациясен җылы кабул итүләре һәм үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән төбәктә татар телен һәм татар мәдәниятен саклап калу өчен кирәкле шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.

"Татарлар да, мордвалар да, чувашлар да, башкортлар да – Россия Федерациясенең бердәм территориясендәге һәр халык үзен өйдәге кебек хис итәргә тели. Мордовия Республикасында биредә яшәүче милләтләрнең үзенчәлеген саклап калуга юнәлдерелгән мондый шартлар тудырылган», - диде Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе.

Шул ук көнне Мордовиядә Васил Шәйхразиев Саранскида Ислам мәдәнияте үзәгендә булды. Ул шулай ук «Авылым тавышлары» исемле унынчы республика татар җыры фестиваль-конкурсында катнашучыларны сәламләде.

Фото: www.samddn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев