Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

2019 елның иң яхшы көрәшчеләре һәм тренерлары билгеле

Республиканың көрәш федерациясе 2019 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы көрәшчеләрне һәм иң яхшы тренерларны ачыклады.

2019 елның иң яхшы көрәшчеләре дип Ренас Кәлимуллин, Искәндәр Мортазин һәм Раил Нургалиев аталды. Нәтиҗәләр рейтинглы ярышларда алган урыннар буенча билгеләнде. Ренас исәбендә 46 очко. Узган ел ул Муса Җәлил турнирында - беренче, Данил Галиев турнирында - өченче, дөнья чемпионатында - беренче, "минсельхоз"да - икенче, Татарстан һәм Россия чемпионатларында беренче булды. Искәндәр Мортазин дөнья чемпионатыннан тыш, барлык аталган бәйгеләрдә дә чемпион исемен яулаган, аның исәбендә - 42 очко. Раил Нургалиев исә Муса Җәлил белән Данил Галиевта - икенче, "минсельхоз"да гына призерлар арасына кермичә, дөнья, Татарстан, Россия чемпионатларында беренче калган (40 очко).

Иң яхшы тренерлар дип Җәүдәт Хөсәенов, Ильяс Билалов һәм Вакыйф Дәүләтшин танылды. Яшьләр белән эшләүче иң яхшы тренерлар исемлегенә Илнар Гәрәев, Рузил Ганиев һәм Илфир Әнвәров керде.

Җиңүчеләр 2020 елның февралендә Биектауда узачак Муса Җәлил турнирында бүләкләнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев