Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

100 еллык, өр-яңа “Галиябану”

Октябрь башында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы буенча "Галиябану" спектакленең премьерасы булды. Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән "Галиябану" - Камал театры тарихында әсәрнең 10 нчы куелышы. Соңгы тапкыр ул сәхнәгә 24 ел элек куелган. Мирхәйдәр Фәйзинең әлеге пьесасын беренче мәртәбә 1917 елны Оренбургта "Ширкәт" труппасы сәхнәләштерә. Драма "Сәгъдәтбану"...

Октябрь башында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы буенча "Галиябану" спектакленең премьерасы булды. Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән "Галиябану" - Камал театры тарихында әсәрнең 10 нчы куелышы. Соңгы тапкыр ул сәхнәгә 24 ел элек куелган.

Мирхәйдәр Фәйзинең әлеге пьесасын беренче мәртәбә 1917 елны Оренбургта "Ширкәт" труппасы сәхнәләштерә. Драма "Сәгъдәтбану" дип атала, тик Оренбург режиссеры Вәли Мортазин-Иманский автор-дан әсәрне төзәтеп язуны сорый. Шулай итеп, пьеса яңартылган форматта "Галиябану" исеме белән Оренбург тамашачысына тәкъдим ителә. Спектакльнең уңышы хакында ишетеп "Сәйяр" труппасының сәнгать җитәкчесе Габдулла Кариев та әлеге пьесага алынырга була. Төп рольләрне Әшрәф Синяева (Галиябану), Ситдыйк Айдаров (Хәлил) һәм Хәмит Күлмәмәт (Исмәгыйл) башкара. Ихлас күңелле, әхлаклы яшь кыз образы тамашачы мәхәббәтен яулап ала.

Казанда "Сәйяр" труппасы сәхнәләштерелгән "Галиябану" спектакленең премьерасы 1918 елның 7 апрелендә үтә. Шулай итеп "Галиябану" пьесасы белән бергә татар театрында музыкаль драма жанры туа. Яшь автор Мирхәйдәр Фәйзи пьеса язып кына калмый, булачак спектакльнең музыкаль бизәлешен дә үз өстенә ала: һәрбер җырга текстларны билгеле халык көйләренә туры китереп яза.

Камал сәхнәсендә куелган барлык "Галиябану" спектакльләрендә дә Салих Сәйдәшев музыкалары кулланыла.

Шуннан соң "Галиябану" пьесасы Камал театры сәхнәсендә тагын 8 мәртәбә куела. Мәсәлән, 1952 елны ГИТИСның режиссура факультетын тәмамлаган Равил Тумашев М. Фәйзи драмасын диплом спектакле буларак сәхнәләштерә.

Галиябану, Хәлил, Исмәгыйл образлары күп кенә Камал артистларының иҗат башлангычы булып тора. Төрле елларда Галиябану ролен - Әшрәф Синяева, Сара Байкина, Рокыя Кушловская, Мәрзия Минлебаева, Рауза Хәйретдинова, Мәсгудә Хәйруллина һәм Илсөя Төхфәтуллина; Хәлил ролен - Ситдыйк Айдаров, Камал III, Уральский I, Хәким Сәлимҗанов, Ибраһим Гафуров, Дилүс Ильясов, Роберт Әбүлмәмбәтов һәм Рамил Төхфәтуллин; Исмәгыйлне - Барый Тарханов, Камал I, Хәмит Күлмәмәт, Хәким Сәлимҗанов, Шакир Шамилский, Һидаят Солтанов, Илшат Йомагулов, Әмир Камалиев башкара.

Соңгы тапкыр М. Фәйзи пьесасын Камал театры сәхнәсендә 1991 елны Празат Исәнбәт куя. Анда төп рольләр Илсөя һәм Рамил Төхфәтуллиннарга һәм Әмир Камалиевка бирелә.

Спектакльне яңадан сәхнәгә менгергән яшь режиссер Илгиз Зәйниев: "Мин үз алдыма оригиналь текст белән эшләү максаты куйдым. Персонажларны фольклор сувенирлары түгел, ә чын итәргә тырыштым. Шулай ук текстның актуаль булуы да мөһим, чөнки пьеса бит нәкъ йөз ел элек язылган. Без Галиябану тарихының тамашачылар өчен ни дәрәҗәдә кадерле икәнен аңлыйбыз", - диде. Быелгы премьерада Галиябану ролендә - Гүзәл Гөлвердиева, Хәлил - Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Исмәгыйл - Алмаз Гәрәев.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА әзерләде.

.Спектакльдән күренешләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев