Рөстәм МИҢНЕХАНОВ: ИЛҺАМЫБЫЗ
Илһам Шакировка 80 яшь Рөстәм МИҢНЕХАНОВ: ИЛҺАМЫБЫЗ Тарихыбызда халкыбыз горурланырлык, даны еракларга таралган олы шәхесләр аз түгел. Без аларны, якын итеп, «Тукаебыз», «Җәлилебез», дип йөртәбез. Татар халкының бүген дә аларга тиң шәхесе бар. Ул - Илһам Шакиров. Бөтен дөньяга таралган татар кешеләре аны яратып, үз итеп, «Илһамыбыз», дип йөртәләр. Әйе,...
Илһам Шакировка 80 яшь
Рөстәм МИҢНЕХАНОВ: ИЛҺАМЫБЫЗ
Тарихыбызда халкыбыз горурланырлык, даны еракларга таралган олы шәхесләр аз түгел. Без аларны, якын итеп, «Тукаебыз», «Җәлилебез», дип йөртәбез. Татар халкының бүген дә аларга тиң шәхесе бар. Ул - Илһам Шакиров. Бөтен дөньяга таралган татар кешеләре аны яратып, үз итеп, «Илһамыбыз», дип йөртәләр. Әйе, Илһамыбыз безне бер-беребезгә якынайта, туганлаштыра, бөек моңы белән безне бер гаиләгә җыя. Афәрин, Илһамыбыз!
Фәрит МӨХӘММӘТШИН: ГОРУРЛЫГЫБЫЗ
Татарстанда һәм аннан читтә яшәгән бөтен татар халкын бер рухка берләштереп торучы Илһам кебек талантыбыз булу - барыбыз өчен дә горурлык ул. Илһам Шакиров башкаруындагы җырларыбыз туган халкыбызны башка илләр, башка халыклар музыка сәнгате арасында күркәм итеп күрсәтә. Ә бу исә Татарстаныбызның матди яктан гына түгел, ә мәдәни, иҗади яктан да югары дәрәҗәдә торуы турында сөйли.
Минтимер ШӘЙМИЕВ: ХАЛКЫБЫЗНЫҢ МИЛЛИ ХӘЗИНӘСЕ
Мин һәрвакыт татар халкы олы талантларга бик бай, дип куанам. Әдәбият-сәнгатьнең һәр өлкәсендә безнең гүзәл йолдызларыбыз бар. Ә Илһам - алар арасында да илаһи таланты белән балкып торган йолдызларның-йолдызы. Ул - гасырларга бер генә туа торган, тулы мәгънәсендә мәшһүр халык җырчысы. Туган халкыбыз Илһамы, ә Илһам халкы белән бәхетле. Аның югары дәрәҗәле һөнәри осталыгы, җәүһәри иҗаты халкыбызның күңел төпкелләреннән саркыган моң-сагышын, гасырлардан килгән әрнү-шатлыкларын, бетмәс-төкәнмәс рухи байлыгын чагылдырып кына калмый, аңа яңа тарихи шартларда оптимистик яшәү көче, әхлакый нур өсти, дәрт-куәт, эстетик ләззәт тә бирә. Афәрин, Илһам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев