Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Мөнир АБДУЛЛИН: АШЫККАН АШКА ПЕШКӘН

Элек-электән ашыгып-кабаланып, кирәкмәгән эш эшләгән кешегә «күзенә ак-кара күренми»дигәннәр. Адәм баласының мондый холкы еш кына гомерне куркыныч астына куя, бәла-казаларга китерә, хәтта үлемгә сәбәп була. Мин үз-үземә кайвакытта шундый сорау бирәм: без ник ашыгабыз, кабаланабыз? Өйдән чыгуга сәгатебезгә карый-карый, нишләп чатыр чабабыз? Югыйсә, борынгы бабаларыбыз безнең кебек ашыкмаганнар, үз җайларына...

Элек-электән ашыгып-кабаланып, кирәкмәгән эш эшләгән кешегә «күзенә ак-кара күренми»дигәннәр. Адәм баласының мондый холкы еш кына гомерне куркыныч астына куя, бәла-казаларга китерә, хәтта үлемгә сәбәп була.

Мин үз-үземә кайвакытта шундый сорау бирәм: без ник ашыгабыз, кабаланабыз? Өйдән чыгуга сәгатебезгә карый-карый, нишләп чатыр чабабыз?

Югыйсә, борынгы бабаларыбыз безнең кебек ашыкмаганнар, үз җайларына гына гомер кичергәннәр. Сәгать уйлап табылгач, әлбәттә, аларның яшәү рәвешенә үзгәрешләр кергән. Сәгать угына карап яши башлагач ашыкмый да хәлең юк. Әмма мондый гадәт кешеләрдә ризасызлык тудырган. «Ашыккан ашка пешкән», «Ашыгу борча тотканда гына ярый», «Ашыккан җитмәс, боерган җитәр», «Әвененә ут капканмыни», «Әкрен эшен бетергән, кызу үзен бетергән» кебек әйтем-мәкальләр бер дә юктан гына тумаган. Алар бүген дә еш кулланыла, чөнки ашыгу-кабалану безнең көндәлек гадәтебезгә әйләнде. Мәсәлән, кайбер кешеләр тиз генә ашап чыга торган туклану урыннарына йөриләр. Кайсы аягүрә, кайсы кыл өстендә утыргандай, ашык-пошык, тамак ялгап чыга. Югыйсә, тиз ашауның сәламәтлек өчен зыянлы икәнен дә беләбез. Ашказаны-эчәк авырулары әллә каян килеп чыкмый! Әнә АКШта, Франция һәм Англиядә тиз ашап чыга торган ашханәләргә йөргән яшь-җилбәзәкләр күзгә күренеп симерә башлаган.

Без, гомумән, ашыгып ашыйбыз. Өйгә кайтып кергәч, аннан-моннан гына капкалап, телевизор, кампитр янына ашыгабыз.

Кайбер предприятиеләрнең ашханәләрендә төшке аш вакытында хронометраж үткәрелгән. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, күпчелек халык 10-15 минутта ашап чыккан. Өенә төшке ашка кайткан кешеләр дә тиз генә тамак ялгап алу ягын карый, чөнки аның каядыр барасы була. Диетологлар фикеренчә, мондый тизлек белән туклануны организм авыр кичерә.

Без, өлкәннәр, балаларыбызны да, оныкларыбызны да шундый тизлеккә өйрәтәбез. Сезнең мәктәпкә яки институтка китәр алдыннан укучы һәм студентның ашык-пошык ашаганын күргәнегез бардыр. Ана баласын мәктәпкә озатыр алдыннан аның янына килер дә, улым, кызым, тизрәк аша, соңга каласың, дияр. Бала еш кына чәйнәп тә өлгерә алмый, кайнар чәй дә эчәргә мәҗбүр була.

Менә Кытайда ашау дәүләт күләмендәге иң мөһим эшләрдән санала. Бу илдә көндезге 12дә бөтен ил тынып кала: димәк, төшке аш вакыты җиткән. Кытайда ашыгып ашамыйлар. Моның өчен, ягъни төшке ашка, 2 сәгать вакыт каралган.

Сез хәзерге заман кешесенең иртән эшкә җыенуын күз алдына китерегез әле. Ул торып күзен ачуга, эшкә соңга калмагаем, дип ашыга-кабалана башлый. Кай вакытта нәрсәсен булса да онытып калдыра. Үзе уңга-сулга карамый, адымын тизләтә яки машинасының тизлеген арттыра. Тиешле урынга вакытында барып җитә алмаса, нервлана, җен ачулары чыга.Ә ни өчен шулай ашыгырга? Кем артыңнан куа?

Без вакытыбызны дөрес файдалана белмибез. Вакыт ашыктыра, дибез. Юк,вакыт ашыктырмый. Без үзебез ашыгабыз. Әйтик, кайберәүләр «туган көнем кайчан җитәр», икенчеләр «кайчан яллар, бәйрәмнәр җитәр икән», өченчеләр «кайчан мин дә пенсиягә чыгармын инде» дип минутларны санап торалар. Сабыр ит, туган! Барысы да җитәр, узып та китәр. Гомерләр болай да кыска. Адәм баласы шушы кыска гына гомерендә үзенең тырышлыгы белән булдырылган йорт-җиренең игелеген, гаилә бәхетен дә күрмичә фани җиһаннан китеп бара. Моңа кайвакытта нәкъ менә ашыгуыбыз сәбәп була. Казан урамнарына күз салыгыз әле. Иртән кешеләр эшкә, укырга яки базарга, кибеткә барганда, светофор янына җиткәч, яшел ут янганын да көтеп тормыйча, тизрәк юл аша чыгарга ашыга. Адымын тизләтә, машина бәреп егар дип тә уйламый. Мондый ашыгулар еш кына фаҗигагә китерә... Югыйсә, кабаланырга сәбәп тә юк кебек, бары тик өеңнән 5-10 минут иртәрәк чыгарга гына кирәк. Юк, болай эшләмибез. Нәтиҗәдә ел саен Татарстанда җәяүлеләр гаебе белән меңнәрчә кешенең гомере өзелә.

Гыйбрәт өчен тагын бер мисал. Мәликә апа, төшке ашка ябылганчы, дип Казандагы саклык банкына пенсия алырга килә. Ә газ плитәсен сүндерергә оныта. Ярый әле банкта халык күп булмый, тиз әйләнеп кайта. Эш зурга китми, алай да кухнядагы тәрәзә пәрдәсе яна башлый. Аңа шул да җитә кала, авырып түшәккә ята.

Безгә барысы да бик тиз булсын. Ашык-пошык эшләргә күнегеп, көндәлек тормышыбыз да шуңа җайлана. Хәзер бер тапкыр файдалана торган пластик савыт-сабалар, кәгазь эскәтерләр, бер мәртәбә кулланыла торган бритвалар безнең ашыга торган гадәтебезгә күрә барлыкка килгән.

Ашыгу, тормышыбызның кайсы гына ягын алма, яхшыга китерми. Мәсәлән, ашыгып өйләнешү дә күп кенә очракларда үкенечле була. Әлбәттә, үзеңә тиң яр сайлау, гаилә кору базарга чыгып ошаган әйбереңне алу түгел. Монда инде җиде кат үлчәп, бер кат кисү хәерле. Әле анда дә бәхетеңә шайтан төкерүе бар. Ә аннары моның сәбәпләрен эзләү башлана. Егет кеше, әни шул кызга өйләнергә кушты, ди. Быел өйләнмәгән булсам, фатирсыз кала идем, дия икенчесе. Өченчесе, өйләнмәсәм, армиягә алалар, ди. Мондый ашыгуларның ахыры еш кына күңелсезлек белән тәмамлана.

Психологлар берничә ел дәвамында 15 гаиләнең тормыш-көнкүрешен өйрәнгән. Әлеге гаиләләрдә барысы да кампитрда уйнарга яратканнар. Алар, бер-берсеннән калышмаска тырышып, берьюлы ашыга-ашыга берничә эшне башкарганнар. Тора-бара бу нормага әйләнгән. Нәтиҗә дә озак көттермәгән: барысы да ябыккан, нерв авырулары барлыкка килгән. Мондый гаиләләрдә аерылышу очраклары ешайган, ызгыш-талаш башка гаиләләргә караганда күбрәк күзәтелгән. Психологлар фикеренчә, адәм баласына ашыгуның зыяннан башка файдасы юк.

Мәгълүм булганча, Русиядә һәр тармакта диярлек төрле реформалар үткәрелә. Без инде ашык-пошык, төптән уйламыйча үткәрелгән кайбер үзгәрешләрдән ни килеп чыкканын беләбез. Мәсәлән, 1985 елда эчүчелеккә һәм алкоголизмга каршы күрелгән чаралар, соңгы нәтиҗәсен күзалламый чыгарылган карарлар эчүчелекне бетерүгә китермәде, бөтен ил тормышына зыян салды. Янә бер мисал да ашык-пошык эшләнгән гамәлдән игелек көтүнең файдасыз икәнлеген күрсәтә. Безнең түрәләр моны тиз оныталармы, әллә шундый ялгышуларның илгә, халыкка кыйммәткә төшүен танырга теләмиләрме? Хөкүмәт башында утыручылар «Ильич лампочкалары»н электр утын янга калдыра торганнарына алыштырабыз, үзебез ясый башлыйбыз, дип шау-гөр килеп йөрде. Кытай шундый лампочкалар белән Русиянең бөтен кибет киштәләрен тутырды. Соң булса да уң булсын, дип безнекеләр дә ясап чыгара башлады. Ул да булмады, мондый лампочкалар электр утын бәрәкәтләп тотмый икән, элеккеләренә күчәбез, дип тагын илдә ыгы-зыгы башланды.

Русиядә ашык-пошык үткәрелгән пенсия реформасыннан да рәт чыкмады. 2002 елда башланган реформаның әле очы-кырые күренми. Пенсионерларның совет заманында алган пенсияләре иркен яшәргә җитсә, яңа демократик Русиядә аларны кәкре каенга терәттеләр. Менә тагын быел реформа үткәрмәкче булалар. Ни килеп чыгар? Ашык-пошык балл системасы кертеп, пенсионерларның барлы-юклы акчаларын санап утырудан аларга җиңеллек килер микән?!

Галимнәр Җир йөзендәге тереклек ияләренең гомер озынлыгына кагылышлы проблеманы өйрәнгәннәр. Иң озак яшәүчеләр арасында - ташбака ди. Ул 180-200 ел яши икән. Ни өченме? Галимнәр бу сорауга болай дип җавап биргәннәр: ташбака беркайчан да ашыкмый, үз җаена яши, хәрәкәтләнә.

Җәй бар, кыш бар, ашыгып ни эш бар, дигәннәр борынгылар. Халык әйтсә, хак әйтә. Ашыгып, кабаланып эшләнгән эшнең беркайчан да рәте-чираты булмый. Безгә дә соңыннан үкенергә туры килмәсен. Чөнки кайчагында, өйдән чыкканда утны сүндерергә дә онытабыз. Краннан су да агып кала.

Дөрес, кайбер очракларда ашыгу да ярап куя. Мәсәлән, «ашыгыч ярдәм», «янгын сүндерү» машинасы вакытында килмәсә, авыз-борыныбыз салына. Тик шуны онытмагыз: алар безнең чакыру буенча килә. Андый чакта ашыгу зур бәлаләрдән коткара. Әмма моңа карап ашыкмагыз. Ашыккан ашка пешкән, диләр .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев