Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Лениногорск районында 15 яшьлек егет аңын югалткан күршесен уттан алып чыккан

Фаҗига электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Лениногорск районында 15 яшьлек егет аңын югалткан күршесен уттан алып чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 

 

Янгын кичә Урмышлы авылындагы шәхси йортта чыккан. Җирле янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткәндә, йортны ялкын телләре тулысынча ялмап алган була инде.

Ут белән көрәшүчеләрне каршы алган күршеләр өйдә беркем дә булмавын әйтә.

 

 

Ачыкланганча, 15 яшьлек егет һәм аның 56 яшьлек үги әтисе өйдә янгын чыгуын беренчеләрдән булып күрә. Ир-ат янгын сүндерүчеләрне каршыларга китә, егет исә ут эченә ташлана. Ул төтен белән тулган залда ут капкан телевизорга һәм идәндә яткан күршесенә тап була. Егет аны кулыннан сөйрәп урамга алып чыга, урамда җыелган кешеләр исә аңа коткарылган ир-атны якындагы өйгә алып керергә булыша. Биредә фельдшер зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтә.

 

 

Янгынны 20 минутта сүндергәннәр, йорт тулысынча янып беткән. Аның мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.

 

 

Фаҗига электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

 

«Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев