Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА: АНА ТЕЛЕНДӘ УКЫТУ ФАЙДАЛЫ

"Бу елларда татар яшьләренең урта мәктәптә ана телендә укуга каршы фикерләре күренә башлады. Яшүсмерләр мәктәпкә керергә килгәндә, "Урысчамы, татарчамы укыла?" дип сорап, татарча дәресләргә ышанмыйча карыйлар. Аталар да балаларын китергәндә, "Урысча укыла торган мәктәпкә бирмәкче идем..." дигән шикелле фикерләр сөйлиләр". Газиз Гобәйдуллин. 1923. Милләтне саклап калуда, яшәтүдә телебез һәм динебезнең...

"Бу елларда татар яшьләренең урта мәктәптә ана телендә укуга каршы фикерләре күренә башлады. Яшүсмерләр мәктәпкә керергә килгәндә, "Урысчамы, татарчамы укыла?" дип сорап, татарча дәресләргә ышанмыйча карыйлар. Аталар да балаларын китергәндә, "Урысча укыла торган мәктәпкә бирмәкче идем..." дигән шикелле фикерләр сөйлиләр".

Газиз Гобәйдуллин.

1923.

Милләтне саклап калуда, яшәтүдә телебез һәм динебезнең роле турында күп сөйләнелә. Әмма, бүгенге чынбарлык шартларында телне саклап калу, үстерү юллары җитәрлек дәрәҗәдә анализланмый. Төрле дәрәҗәдәге чыгышлар вакытында халыкның аңын бутый торган, уйланылмаган очраклы җөмләләр, фикерләр әйтелеп, яшәешебездәге төп кыйммәтләребезне җуябыз, кадерсезлибез.

Шундый кыйммәтләрнең берсе - ул милли мәктәп.

"Милли мәктәп бүген кирәкме? Ул нинди булырга тиеш? Бала ничә ел милли мәктәптә укырга тиеш? Татар теле Сакмар күперенең аръягына чыкканчы гына кирәк, нигә аңа вакыт сарыф итәргә? БДИ - урыс телендә, нигә татар телендә укытырга? Чит илдәге милләттәшләребез телне гаиләдә саклый, бездә дә шулай булсын, телне өйрәнү өчен башлангыч мәктәп тә җитә" һ.б., һ.б.

Соңгы 20 елда иң күп яңгыраган сораулар, шигарләр әнә шундыйлар булды.

Моннан 90 ел элек язылган сүзләр бүген дә актуаль. Тарих кабатлана. Күренекле галим Газиз Гобәйдуллин әлеге мәкаләсендә үзе куйган сорауга үзе үк җавап бирә: "Мин бер дә өркемичә, бер дә мәсьәләгә сәясәт катыштырмыйча әйтә алам: татарча укыту файдалы!" - ди ул.

Аңа ияреп, нәкъ 90 елдан соң, башкалабыз Казанда ана телендә эшли торган гимназиянең җитәкчесе буларак, кабатлый алам: "Ана телендә укыту файдалы, алай гына да түгел, ана телендә укыту отышлы ул, алай гына да түгел, ана телендә укыту һәм тәрбияләү бүген милләтебез өчен иң җитенкерәмәгән әйберләрнең берсе".

Дөньяга сибелгән милләттәшләребез, чит илләрдәге милләттәшләребез ана телен гаиләдә өйрәтә, саклый. Афәрин, кардәшләр! Әмма чит илләрдә дә әдәби телебезне өйрәтү проблемасы бар, телнең чисталыгын, байлыгын, матурлыгын кайгырту мәсьәләсе анда да актуаль.

Ә менә Русия җирлегендә гаиләләрдә ана телен саклау бүген, ни кызганыч, авыр хәлгә әйләнде. Сәбәпләре бик күп, тирән һәм саллы. Шуларның берсе - ул бүген бала үстерүче әти-әниләрнең үз ана телләрен нигездә җуеп бетерүендә. Сәбәпләре - милли мәктәпләрнең, нигездә, юкка чыгып, бүгенге әти-әниләрнең урыс телендә генә белем һәм тәрбия алып, милли үзаңнары тәмам зәгыйфьләнгән булуында һәм соңгы 60-70 ел эчендә буыннарны бәйләп торган, "Ана теле" дигән алтын җепнең нәзегәеп, өзелү хәленә җитүендә.

Шушындый шартларда 1990 елда безнең гимназиябез ачылган иде. Казанда нибары бер татар мәктәбе калган иде ул елларда. Татар гимназиясе эшчәнлегендә концептуаль принцип итеп предметларны ана телендә укыту принцибын алдык. Без бүген дә барлык предметларны ана телендә укытып, барлык тәрбия чараларын ана телендә уздырып, милли әхлак тәрбияләү юлында. 570 укучыбыз бар, 60 бала әзерлек төркеменә йөри. 60ка якын мөгаллим ана телендә белем бирә.

1 нче сыйныфтан башлап ике дәүләт телен - урыс һәм татар телләрен укытабыз, 2 нче сыйныфтан, халыкара аралашу теле буларак, инглиз телен кертә башлыйбыз, ике тел җирлегенә өченче тел ятышлы килеп чыга, 5 нче сыйныфтан балаларга милли-рухи мирасыбызны саклаган, Мәрҗаниләр, Ризаэтдин бине Фәхретдиннәр иҗат иткән тел - гарәп телен өйрәтә башлыйбыз. Гарәп телен Казан дәүләт университетын тәмамлаган укытучылар укыта. Өч тел җирлегенә дүртенче тел ята. Шулай итеп, балаларыбыз өчен уникаль полилингваль мохит тудырыла. Аның уникальлеге шунда ки, монда доминанта булып ана теле тора, ана телендә предметлар укытыла. Дәүләт теле - урыс теленә аерым игътибар бирелә. Урыс телен укыту начар икән, гимназиянең абруе бетә, балалар килми, ә инглиз теле әти-әниләрне халыкара аралашу теле буларак үзенә тарта. Гарәп теле исә гимназиянең әхлакый базасын формалаштыруда үз ролен уйный. Полилингваль мохит балага яхшы үсеш җирлеге тудыра, табигый сәләтен ачу өчен ачкыч ролен үти. Концептуаль принципларыбызның икенчесе менә шушы. Төп принципларның өченчесе - химия, физика, математика кебек предметларны ана телендә яхшы укыту, аларны ана телендә укыта алырлык мөгаллимнәр туплау, нәтиҗәлелекне тәэмин итү.

Тагын бер принцибыбыз бар, ул - татар теленә аңлы мөнәсәбәт булдыру буенча даими эш алып бару. Үз халкыңның тарихы, мәдәнияте, көнкүреше белән горурлану тәрбияләү. Нинди юллар белән эшләргә соң моны? Менә хикмәт нәрсәдә.

Гимназиябездә милли үзаңга көчле тәэсир ясый торган класстан тыш чаралар системасы булдыра алдык. Барлык укучыларыбыз ел саен халык җырлары фестивалендә катнашып, 11 уку елында 11 халык җырының сүзләрен, көен өйрәнеп, сәхнәдән үз сыйныфы белән башкарып чыга. Барлык ир балаларыбыз диярлек, татар көрәше белән мавыга. Татар музыка мәктәбебездә һәр ике баланың берсе белем ала. 400ләп берәмлек сынлы сәнгать, скульптура, графика әсәрләреннән торган фондыбыз һәм шушыларның бөтенесен хәрәкәткә китерә алырлык мөгаллимнәр коллективы балалар хозурында. Бөртекләп җыйган байлык бу. Шулар нәтиҗәсендә, шөкер, 20 ел эшләү дәверебездә балаларыбызның хокук саклау органнарында теркәлү очраклары булмады. Элеккеге укучыларыбыз дөньяның төрле илләрендә бездә өйрәнгән инглиз теле белән эш йөртә, дәүләт телләрен яхшы белүләре нәтиҗәсендә хөкүмәт структураларында хезмәт куя.

Мондый мисаллар китерерлек милли мәктәпләр тагын да бар, әлбәттә. Тик андый мисалларга караганда башкалары күбрәк. Безне бүген Русиядәге татар мәктәпләренең тоташ ябылып килүе хафага сала. Менә, кичә генә диярлек, Башкортстандагы татар авылының татар мәктәбе ишегенә тагын тимер йозак эленде. Ә инде үткән гасырның 70 нче елларында безнең дусларыбыз «Идегәй» дастаннарының кулъязмаларын эзләп экспедициядә йөргән Иркутски өлкәсендәге су буйларына җептәй тезелгән татар авыллары инде юкка чыгу гына түгел, аларның исемнәре дә җуелды. "Реорганизация", "оптимизация" кебек, милләтләр тәнендәге чирләр башта мәктәпне, аннан авылны, соңра милләтнең үзен йота бара. Бу чирләр, әлбәттә, Русиянең бөтенлегенә яный торган хаталар. Русиядә 100дән артык милләт бар. Милли программаларны, бигрәк тә милли мәгарифне, уңай хәл итә торган илләр тәҗрибәсе шуны күрсәтте: милләтара чын татулыкка, камил шәхес формалаштыруга, бер милләт оештыру аша түгел, һәр милләтнең үсеше өчен уңай шартлар тудырып, бер-беренең телен, мәдәниятен өйрәнеп, танып, хөрмәт итеп кенә ирешергә мөмкин.

Без әле шушындый тоташ кыскарту реформалары барган шартларда да аз-маз, берән-сәрән эшләп ята торган мәктәпләребездә фәннәрне ана телендә укытудан баш тартабыз. Ана телендә фән укытылмаган мәктәп беркайчан да милли мәктәп була алмый. Без үзебезне, милли фольклор өйрәтеп, каз өмәсе ясап, балаларга карга боткасы ашатып, милли мәктәп ясыйбыз, дигән иллюзияләрдән арындырырга тиеш. Ана теле гамәлгә куелмаган мәктәп милләт мәнфәгатьләренә хезмәт итә алмый, ул аерым кешеләрнең бүгенге мәнфәгатьләренә генә хезмәт итә торган оешмага әйләнә. Аны ябу да, кыскарту да, кушу да, тәнкыйтьләү дә бик җиңел гамәлгә әверелә. "Русия төбәкләрендә милли мәктәп ачып, фәннәрне татарча укытып буламыни?" - диярсез. Яхшы, әйдәгез, уйлап карыйк: һичьюгы бер генә фәнне, мәсәлән, табигать белеме фәнен укытып буламы? Була! Бу эш нәрсә бирәчәк? Бала өчен ул искиткеч тәэсир ясаячак, аның психологиясенә, аңына йогынты ясаячак, телгә мөнәсәбәт тәрбияләячәк. Ике фәнне укытуны да оештырып була. Мәсәлән, ОБЖ предметын (Основы безопасности жизнедеятельности). Авыр эшме бу? Әйе, авыр эш. Ә җиңеле упкынга илтә.

Монда иң мөһиме шул - Русиянең Конституциясе дә, мәгариф турында моңарчы булган кануны да ана телендә белем һәм тәрбия бирүне чикләми. Киресенчә, моңа хокук бирә. Дөрес, 2009 елда кабул ителгән 309 нчы федераль канун милли компонентын өйрәтүне чикләде, әмма иң югары канун - Русия Конституциясе безнең ана телендә укыту хокукларыбызны чикләми. Эшеннән азат ителгән Русия мәгариф һәм фән министры Фурсенко әфәнде халыкның милли үзаңына балта чаба торган боерык чыгарды. Аның нигезендә, Русиянең барлык балалары, белемне ана телләрендә - татар, башкорт, чуаш, хакас телләрендә алуга карамастан, БДИне урысча гына бирергә хокуклы булып калды. Моннан өркеп, укытудан ана теле янә куылды, ата-аналарны тагын моннан 90 ел элек бимазалаган сораулар борчый башлады. Алар арасында әлеге боерыкны юкка чыгаруны таләп итеп, Русия Югары судына мөрәҗәгать итүчеләр дә табылды. Бу очракта мин Камалова ханымны күздә тотам. Ул, әлбәттә, Русия судында оттырды. Бүген аның мөрәҗәгате кеше хокуклары буенча Аурупа судында ята. Кабул ителгән хәлдә.

Нәкъ шушы урында, әйдәгез, мөхтәрәм җәмәгать, бердәм дәүләт имтиханнары - БДИгә бәйле бер мәгълүматка күз салыйк.
Математика һәм урыс теленнән Русиянең барлык 11 сыйныф укучылары да имтихан тапшыра. Менә миллионнан артык кеше яши торган шәһәрләр һәм ул шәһәрләрдә укучылар җыйган уртача баллар:

Шәһәрләр Математика Урыс теле

Казан 49,0 66,8
Мәскәү 50,4 67,5
Санкт-Петербург 45,8 63,48
Чиләбе 49,67 61,04
Уфа 49,4 60,4
Чабаксар 49,65 65,5
Түбән Новгород 44,63 64,67
Самара 46,5 64,9
Красноярски 41,7 61

2 нче татар гимназиясе 51,51 66,04


Менә математиканы 1 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр татар телендә укыткан гимназия, имтихан урыс телендә, уртача балл - 51,51.

Без әлеге күрсәткечне тәҗрибәле мөгаллимнәрнең математика фәнен ана телендә укыту нәтиҗәсе, дип бәялибез. Ана телендә укыту - кимчелекле укыту түгел, ул - өстенлекле укыту. Монда Казан шәһәре күрсәткече дә аерым игътибарга лаек. 20 ел дәвамында ике дәүләт теле шартларында тәрбияләнеп, полилингваль мохиттә белем алган балаларның күрсәткече бу. Татарстандагы мәгариф системасын Русиянең башка төбәкләреннән аерып тора торган төп үзенчәлек - ул полилингваль мохит. Без 20 ел буе балаларыбызга тигез күләмдә ике дәүләт телен укытабыз, укытырга тырышабыз. Бу исә - яшь буынга менә дигән үсеш җирлеге.

Дөньяда милли булмаган мәктәпләр юк. Урыс телендә эшләүче мәктәпләр - алар урыс милли мәктәпләре. Бу мәсьәләдә иллюзиядән арынырга кирәк. Урыс мәктәбендә урыс кешесе тәрбияләнә һәм ул урыс культурасын гына үстерә ала. Әлеге чыгышымда мин, үзем җитәкләгән уку йорты эшчәнлегенә таянып, милли мәктәпләрнең яшәргә сәләтле булуын аңлата алганмындыр, дип уйлыйм. Алай гына да түгел, алар яшәргә лаеклы, алар милләтне саклауда - хәлиткеч фактор. Милли мәктәпләрнең санын арттырырга, географиясен киңәйтергә, эчтәлеген тирәнәйтергә, сыйфатын яхшыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев