Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әгъзам Фәйзрахманов: Татар яшәр!

БМОның халыкларга азатлык бирү турындагы декларациясен Россия дә беренче елларда яклап чыкты. СССР таркалгач, рус халкының “милли патриотлары” барысы да бердәм булып әлеге дек­ларацияне “оныттылар”.

1945 елда Икенче бөтендөнья сугышында җиңеп чыккан СССР, АКШ, Бөекбритания, Франция һәм Кытай тарафыннан Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) төзелә. Аның максаты шушы илләрнең мәнфәгатьләрен яклау дип билгеләнә. Ә менә оешманың уставын әзерләүчеләр нигәдер дәүләтләр составына кергән халыкларның, милләтләрнең хокукларын законлаштыру турында “оныта”. Шулай да, дөньяның демократик җәмәгатьчелеге басымы астында гына, БМОның Генераль ассамблеясе үзенең 15 нче сессиясендә “бөтен бәйле ассоциацияләнгән территорияләр, колониаль режим астындагы илләр һәм халыкларга мөстәкыйльлек бирү”не яклап чыга. Бу уңайдан махсус декларация кабул ителә. Ә БМОның XXII сессиясе әлеге декларацияне уставка кертеп, азатлык, мөстәкыйльлек өчен көрәшүче халыкка каршы нинди дә булса көч куллануны тыя.

Бу декларация нигезендә Азия, Африка, Океаниядәге колониаль илләр үзләренә азатлык таләп иттеләр. Җир шарындагы иң зур империя -  Бөекбритания - колонияләренә ирек бирергә мәҗбүр булды. Ә күпчелек дәүләтләр үзләренең колонияләрен саклап калырга маташты, азатлык өчен күтәрелгән колонияләрендә көч кулланып, изелгән халыкларны кулда тоту өчен канлы сугыш юлына бастылар. Хәтта демократик хисапланган Франция дә колонияләрен саклап калу өчен кан кою юлыннан туктап калмады. Әмма француз колонизаторлары армиясе Индокытайда хурлыклы җиңелде, нәтиҗәдә мөстәкыйль Вьетнам дәүләте барлыкка килде.

Алжир Франция колониаль системасыннан чыгу юлына бас­кач, Франциядә аны саклап калу өчен көч кулланды, бик күп торак пунктлар җир белән тигезләнде, меңнәрчә алжирлылар һәлак булды. Бары тик Франциянең бөек патриоты, президент, генерал Де Голль илдә авторитар тәртип урнаштырып, хакимиятне үз кулына алды, Алжир белән килешү төзеп, аңа мөстәкыйльлек бирде. Де Голльнең Алжирга мөстәкыйльлек бирүенә ул вакытта хәтта коммунистлар да каршы чыктылар, президентларын “хыянәтче” дип атады, аны юк итү планы да төзелде. Сүз уңаеннан шунысын да искәртеп үтик, Советлар Союзын таркатып, союздаш республикаларга мөстәкыйльлек биргәч, коммунистлар Президент Борис Ельцинны да “хыянәтче” дип атады.

БМОның халыкларга азатлык бирү турындагы декларациясен Россия дә беренче елларда яклап чыкты. СССР таркалгач, рус халкының “милли патриотлары” барысы да бердәм булып әлеге дек­ларацияне “оныттылар”. БМО элек кабул иткән “Неизменность границ государств, невмешательство во внутренние дела” дигән империалистик мәнфәгатьләрне яклаучы шигарьне байрак итеп алдылар. СССР таркалганчы ук КПСС үткәргән сәясәт моның ачык мисалы булды. Чехословакиядә, Венгриядә, Германия Демократик Республикасында мөстәкыйльлек юлына чыга башлаган халык хәрәкәтләрен корал, танклар, көч кулланып бастырдылар. СССР таркалыр алдыннан Тбилисида, Ошта, Бакуда, Вильнюста канлы “спектакльләр” үткәрелде. Бу елларда мөстәкыйль дәүләтләрнең, аерым милләтләрнең азатлык хәрәкәтләрен совет танклары белән бастырдылар.

“ХХ гасырда империядәге вак милләтләрне физик яктан юк итү юлына коммунистлар кереште дисәң дә, ялгыш булмас, – дип язды академик Әбрар ага Кәримуллин. – Икенче бөтендөнья сугышы башлангач та, 1941 елның көзендә совет режимы Идел буе немецларын, бөтен калмык халкын туган җирләреннән сөрде. 1942 елда алты яшьтән өлкән булган барлык карелларны, хәтта Совет Армиясендәгеләрен дә теге дөньяга озатты. Сугышның ахыры күренә башлагач, әле демократик илләрнең кулы бәйләнүдән файдаланып, коммунистлар режимы, СССРда бер генә милләтле дәүләт төзү сәясәтен күз алдында тотып, кешелек тарихында күрелмәгән этник чистартуларга иреште. Көрдләр, месхет төрек­ләре, балкарлар, карачайлар, чечен-ингушлар, гагауз һәм караимнар туган илләреннән сөрелде. 1944 елның бары өч ае эчендә 21 милләт халкын хайван йөртә торган вагоннарга шыплап тутырып, бикләп куеп, сусыз, азыксыз Урта Азия далаларына, төньяк җирләргә, Себергә озаттылар”.

Миллионлаган корбаннар сөяге өстендә корылган империя хәзер дә патша хөкүмәте башлаган, коммунистлар дәвам иткән геноцид сәясәтен аклау өчен БМОның “дәүләтләрнең эчке эше - аларның эше, аңа башка халыклар, дәүләтләрнең тыгылырга хакы юк” дигән позициясеннән чыгып эш итә.

Чечен халкы мөстәкыйльлек юлына баскач, коммунистлар оештырган тәмуг утында йөз меңләгән чечен халкы – балалар, хатын-кызлар, карт-карчык үтерелде, шәһәрләр, авыллар җир белән тигезләнде, тик азатлык өчен көрәшкә бер булып баскан халыкны җиңү өчен империяләрнең көче җитми, тарихта тиңе булмаган вәхшилеккә каршы көрәштә чечен халкы җиңеп чыкты.

Мәскәүдә телевидение кадр­ларының белемен күтәрү курс­ларында бер ай дәвамында укыганда чечен егете Җәмлихан Хасбулатов белән бер бүлмәдә яшәргә туры килде. Ул да әти-­әниләре белән Казахстан даласына сөрелгән булган. Бик авырлык белән генә исән калганнар. Җ.Хасбулатов далада ничек яшәүләре, туган җирләренә ничек кайтулары хакында кичләрен җылый-җылый сөйли иде. Россия Дәүләт Советы рәисе булып эшләгән Руслан Хасбулатовның Җәмлиханның энесе булуын да телгә алып китик. Мәскәүдә укыган чорда Җәмлихан белән без аның фатирында да булган идек.

Кызганыч ки, этник чистартуларны Президент та, Дәүләт Думасы да Россиянең эчке эше дип кенә саный. Әгәр Чечняга, Дагстанга аерылып чыгарга рөхсәт бирсәң, Россиядәге барлык милли республикалар, милли өлкәләр, округлар шул юлга басачак, дип фикер йөртә ил җитәкчелеге.

Моңа хәтле демократик дип хисапланган АКШ, Англия, Франция кебек илләр Россиядә алып барылган геноцидка, шул исәптән чеченнәрне бетерү сәясәтенә игътибар итмәскә тырышты, аңа каршы чыкмады. Ничек кенә уңай бәяләргә тырышсалар да, БМОның төп принциплары инде искерде. 1999 елда үткән Европа Советы парламенты ассамблеясендә БМО Куркынычсызлык Советы даими әгъзаларының вето хокукын да кире алу кирәклеге күтәрелде. Киләчәктә карар Куркынычсызлык Советында түгел, ә БМОның квалификацияле күпчелеге белән (дүрттән өч) кабул ителергә тиешлеге алга куелды.

Рус халкының бер генә зыя­лысы да Россия режимының илдәге рус булмаган милләтләрне ассимиляцияләү, физик яктан юк итү сәясәтенә каршы бер сүз дә әйтмәде. Хәзерге көндә руслар арасында шовинизм, антисемитизм, Әбрар абыйча әйтсәк, “антитатаризм” көннән-көн көчәя бара. 

90 нчы еллар башында активлаша башлаган милли азатлык, мөстәкыйльлек хәрәкәтенең бездә үсеп китә алмавы сәбәп­ләренең берсе үзебезнең кем икәнлегебезне төгәл белмәвебезгә барып тоташа. Тарихчылар арасында бу мәсьәләдә уртак фикер юк. Хәзерге татарларны монголлар белән кушылган кыпчактан барлыкка килгән халык дип тә тамгалау әдәбиятта еш очрый башлады. Билгеле, менталитетлары төрле булган татарларны берләштерү җиңел түгел. Без үзебезнең кем икәнлегебезне тулы аныкламыйча, хәтта Татарстанда да тигез хокуклылык өчен көрәштә бердәм эш итә алмыйбыз. 

Үзен дөнья тоткасы булган халык дип күрсәтү юлы белән халыкны ура-патриотик рухта тәрбияләү күзлегеннән яисә тарихи наданлыктан уйлап чыгарылган теорияләр кешеләрнең башларын бутауга гына хезмәт итә. Милли азатлык көрәшендә объектив рәвештә ясалма авыр­лыклар, кыенлыкларга алып бара. Моны рус идеологлары бик оста файдалана, монгол-татар игосы белән куркыта.

Тарихчылар безнең менталитет нигездә ике төрле дип раслый. Берсе – Болгарлардан килә торган, ислам дине һәм мәдәнияте йогынтысында барлыкка килгән. Болгарлык менталитеты халыкның эшчәнлеге, сабырлыгы, иманлыгы, башка халыкларга карата дус, тату яшәү, дин иреге, мәрхәмәтлек, үзара ярдәмләшүгә, олыларны хөрмәт итүгә нигезләнгән.

Менталитетларның икенчесе кыпчаклардан килә икән. Кып­чак­лар руска да, әрмәнгә, грузинга, полякларга, французларга да үзләре теләп хезмәт иткәннәр, аларның талау сугышларында катнашып, кайсы халыкка хезмәт итсә, шуның динен кабул иткән. Кыпчак менталитеты хәзерге татарлар арасында әле һаман да бетмәгән. Русларга сатылган, үзе теләп православиегә күчкән кыпчаклардан чыккан Тургеневлар, Достоевский, Аракчеев, Тимирязовлар белән мактану шуның мисаллары.

Һәр эштә реаль чынбар­лык­ка таянып эш иткәндә генә максатка ирешергә мөмкин. Ялганга корылган тарих белән агуланган халык – ул тарихи яктан надан, адаштырылган халык. Ә тарихын начар белгән халыкны алдау әлләни авыр эш түгел.

470 ел буе изү астында яшәп, миллионлаган кешеләрен югалткан татар халкы кичергән иң трагик чор коммунистлар режимы заманына туры килә. Аның туган телендәге мәктәпләрен яптылар, диннән аердылар, милләтенең каймагы булган зыялыларын, галимнәрен, язучыларын, дин әһелләрен һәм гарәп язуын юк иттеләр,  китапларын яндырдылар. 1942 елда СССРның күп кенә төрки, мөселман халыклары белән төрки-болгарларны да илләреннән куып милләт буларак физик яктан юкка чыгаруга керештеләр. Бу кара эшләре тормышка ашмый калганнан соң, коммунистлар режимы, Сталин бу эшкә яңадан тотынды. Шушы максаттан чыгып 1953 ел башында Татарстанны Чистай, Казан, Бөгелмә өлкәләренә бүлделәр. Фактик рәвештә Татарстан республика буларак юкка чыкты. 1953 елның көзендә төрки болгарларны Тува далаларына, чүлләренә куу өчен бөтен хәзерлек күрелгән була инде. Изелгән халык­лар палачы Сталин үлеме генә безне бу трагедиядән саклап калды. Ни өчендер “бөек татар” милләтчелеге идеологларын, тарихчыларын татар халкы кичергән геноцид, коммунистлар кылган явызлыклар кызыксындырмый, алар моны күрмәмешкә сабыша.

Заман таләпләре – җәмгыять үсешенең объектив закончалыкларының чагылышы. Аны көч кулланып туктатып, тарихны кирегә әйләндереп булмый. Көч куллану бу прогрессның тизлеген генә киметергә мөмкин. Дөнья күләмендә башланган демок­ратик юнәлешне, изелгән милләтләрнең азатлык өчен көрәш юлын туктату бер генә империянең дә көченнән килми. Россия ничек кенә көчәнмәсен ул инде таркалуга бара.

Рус иленең киләчәге Россиянең изелгән халыкларының хокукларын тануына барып тоташа. Югыйсә, аны да Югославия язмышы көтә. Аның да шул ук рәвешле бүлгәләнүе ихтимал. Алай гына да түгел хәзер рус җире булып исәпләнгән территорияләрдә бер-берсенә дошман рус дәүләтләре барлыкка килергә дә мөмкин.
Әгәр без милләт буларак XXI гасырның урталарына хәтле милли рухыбызны, телебезне, милли аңыбыз­ны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап кала алсак, инкыйразга дучар булмасак, киләчәктә Җир шарында азат, мөстәкыйль, тигез хокуклы төрки-болгар милләте дә яшәячәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев