Фирдәвес ХУҖИН: ҺАМАН ДӘШМИ КАЛЫЙКМЫ?
Россия киңлекләрендә яшәүче урыстан кала башка халыклар өчен кара көннәр килде: якындагы берничә дистә ел эчендә аларның туган телләренә бетү куркынычы яный. Патша заманнарында, тиран Сталин хакимлек иткәндә һәм аннан соңгы Совет хакимияте чорында да "кече" халыкларның Ана телләрен үгисетү җәһәтеннән хәзерге кебек аяусыз басымның ясалганы булмагандыр, мөгаен. Мәгариф өлкәсендә...
Россия киңлекләрендә яшәүче урыстан кала башка халыклар өчен кара көннәр килде: якындагы берничә дистә ел эчендә аларның туган телләренә бетү куркынычы яный. Патша заманнарында, тиран Сталин хакимлек иткәндә һәм аннан соңгы Совет хакимияте чорында да "кече" халыкларның Ана телләрен үгисетү җәһәтеннән хәзерге кебек аяусыз басымның ясалганы булмагандыр, мөгаен. Мәгариф өлкәсендә яманаты белән даны таралган 309 нчы номерлы боерыкның БДИне бары тик рус телендә генә бирдерүне күздә тотуын тәнкыйтьләп бик күп галимнәр, язучылар һәм интеллигенция вәкилләре гаммәви мәгълүмат чараларында белдерүләр ясады, ошбу гамәлнең милли мәктәпләр тамырына балта чабу икәнен дәлилләп күрсәтте. Кызганычка, милли республикаларның җаваплы урыннарын биләүче чиновниклар үз сүзләрен кистереп әйтә алмады. Нәтиҗәдә, федераль үзәктәге "дөнья тоткалары" азынуларында тагын да ераккарак китте: аларга уку-укыту системасын бертеллеккә калдыру гына җитмәде, инде хәзер ясалма "россиян" дигән милләт уйлап чыгару идеясе белән яна, алай гына да түгел, аны чынга ашырачаклары турында иң югары мөнбәрләрдән лаф ора. Власть вертикале хакимлек иткән унитар дәүләттә яшибез. Өлкә республика, крайларның вәкаләтләре нык чикләнгән дәүләттә. Нәрсә яшереп торырга: ике меңенче еллар башында дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар һ.б. төрки халыклар белән аралашу җиңелрәк булсын өчен, латин имлясына күчү турындагы Татарстан Дәүләт Советы карарын РФ Дәүләт Думасы ил бөтенлегенә куркынычлы дигән сылтау белән юкка чыгарды. Аннары федератив дип исемләнгән, билгеле бер дәрәҗәдәге автоном хокукларга ия булган республикаларны һ.б. субъектларны үз эченә алган державада, бөтенесен бер йодрык астына туплау нияте белән, аларның болай да йолкынган хакларын дүрткә бер нисбәтендә генә калдырып, табышның 80-90 процентын үзәккә җыю сәясәте башланды. Икътисади гаделсезлеккә әле түзәр идең, ә менә милли-мәдәни хокукларыбызны да тартып алалар, чынлыкта ярык тагарак янында утырып калабыз бит. Район прокуроры вә судьяларын да Россия Президенты билгеләп куя хәзер. Хәтта полиция сержанты да "МВД РТ"га түгел, ә "МВД РФ"га буйсына. Шулай да, татар милләтенең геометрик прогрессия тизлегендә бетүгә таба баруы белән килешәсе килми. Хәзер татар авылы мәктәпләрендә дә укыту русчага күчеп бара. Алабуга районының Иске Юраш урта мәктәбендә укыту әлегә татарча бара кебек, тик байтак сыйныфларда рус телле укучылар булу сәбәпле (бик күп татар авыллары татар телен белмәүче гаиләләрнең үзләренә күчеп килү "афәтен" кичерә) мөгаллимнәр дәресләрен рус телендә уздырырга мәҗбүр була. Районда иң зур татар авылы саналган Морт тугызъеллык мәктәбендә дә шул ук хәл. Хәтта балалар бакчаларында да, рус телле нәниләр пәйда булганлыктан, тәрбиячеләргә тәрбияне күбрәк "бөек" туган телендә алып барырга туры килә.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев