Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Фәрзәнә Кулиева: Университетны кулдан ычкындырдык

Милли университет эшчәнлегенә кирәк чакта ярдәм итәргә мөмкинлекләре булган кайбер кешеләр татар телен саклап калуда хәзер фәлсәфә оештыра, моны күзәтү үк хурлык. Ярдәм сораганда мөмкинлекләре була торып та, кул селтәделәр, ләбаса! Алардан яклау да, ярдәм дә, акыллы тәкъдим дә булмады.

Ерактагы Иртыш ярларында урнашкан Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә татар урта мәктәбен 1960 елда алтын медальгә тәмамлап, Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга кердем. Аннан соң 40 ел югары математиканы КАИ, КХТИ һәм ТМУ студентларына укыттым. 1993 елның 20 нчы сентябрендә татар халкының тарихында беренче мәртәбә иҗтимагый нигездә ачылган Татар милли университетында  (ТМУ) һәм КХТИда югары математиканы татар телендә укыта алуыма бик бәхетлемен. Татар халкының бер төркем дәртле кешеләре үз җилкәләренә авыр йөк алды: без ике урында эшләдек – төп эш урынында эшләп хезмәт хакы алдык, ә ТМУда түләүсез хезмәт иттек. Студентлар шулай ук түләүсез укыды. Югары квалификацияле укытучылар икътисад, филология, тарих-археология, технология, медицина җиһазлары һәм юридик факультетларында 700 гә якын студентларыбызга белем бирде. Алар арасында Фәннәр академиясенең өч әгъза-коррес­понденты, фән докторлары һәм кандидатлар, шулай ук төрле югары уку йортларында эшләүче тәҗрибәле укытучылар дәресләр алып барды. 20 ел элек бомж дигән атама юк кебек иде, ә без ул вакытта инде бомжлар идек, чөнки укыту өчен үз бинабыз булмады. Шуңа күрә лекцияләрне, практик һәм башка дәресләрне Казан шәһәренең төрле урыннарында үткәрергә туры килде: Казан дәүләт университетында, КАИ­да, КХТИда, Казан педагогика институтында, авыл хуҗалыгы, төзелеш институтларында, 6 нчы номерлы татар гимназиясендә. Аның директоры Таң Мәхмуд улы Еникеев безнең белән бергә борчылды, студентларга гимназиянең акт залын, иң уңайлы классларын тәкъдим итте. Укулар Школьная урамындагы 4 нче мәктәптә дә, хәтта Мәгариф министрлыгында да барды. Минем күз алдымда мәсхәрәле күренеш: бүлмәгә сыймаган студентлар коридор идәнендә тезләнеп утырып лекция яза! Такта янындагы укытучыны ачык ишек аша тыңлыйлар, нинди аяныч күренеш! Иң фаҗигалесе: без бит Мәгариф министрлыгында шундый уңайсызлыклар кичерәбез. Безнең туган илнең Мәгариф министрлыгы беренче чиратта татар тарихында тәүге ТМУга ярдәм оештырырга тиеш иде түгелме? Әйе, андый «зур ярдәм» булды – бер-ике мәртәбә лекция үткәрергә бүлмә бирелде.    Себердән минем янга яшәргә кайткан 88 яшьлек әниемне өйдә ялгызын калдырып, укытулардан тыш берөзлексез ТМУ эшләрен канунлаштыру өчен ярдәм сорап, төрле даирәләрдә йөрдем.

Милли университет эшчәнлегенә кирәк чакта ярдәм итәргә мөмкинлекләре булган кайбер кешеләр татар телен саклап калуда хәзер фәлсәфә оештыра, моны күзәтү үк хурлык. Ярдәм сораганда мөмкинлекләре була торып та, кул селтәделәр, ләбаса! Алардан яклау да, ярдәм дә, акыллы тәкъдим дә булмады.

Милли университет эшләү елларындагы бер туры эфир вакытында Татарстанның бер җитәкчесенә сорау бирдем: «Кай­чан Татар дәүләт милли университетын рәсми төстә ачарсыз да, дәүләт тәэмин итүенә куярсыз икән?» 1990 елда бу университет Татарстан дәүләт программасына кертелгән иде. Ахыр чиктә, 1995 елда рәсми статус – дәүләт статусы бирергә тиеш иделәр. Безнең югары дәрәҗәдәге чиновник тупас кына: «Безнең укытучылар да, дәрес­лекләр дә, кулланма әсбаплар да юк» – диде. Ничек булмасын? ТМУ эшли, димәк укытучылар, студентлар бар. Дәреслекләр дә җитәрлек: Гали Даутов физика-математика фәне докторы, профессор, КАИда физикадан татар телендә 4 томлы дәреслек язды. КХТИ галимнәре Абрик Вәлиуллин – сопроматтан, Г.Хисамиев – химиядән, төзелеш институтындагы Р.Шакирҗанов – теоретик механикадан китаплар әзерләде. Ә мин, Р.А.Рәхмәтуллин белән бергә ике дәреслек: беренчесе – «Сызыкча алгебра һәм аналитик геометрия элементлары», икенчесе – «Дифференциаль исәпләү». «Интеграл исәпләү» дәреслеген төгәлләп бетерә яздык. КДУда Равил Һади информатикадан ике дәреслек язды. Алда санап үткән бар дәрес­лекләр дә татар телендә нәшер ителгән. Ә Гөлнара Арс­ланова инглиз теленнән татар теленә күчереп, ТМУ студентлары өчен методик кулланмалар, күнегүләр әзерләде. Әйтелгән дәреслекләр, кулланмалар авторлары барысы да безнең ТМУда укытты. Шулай итеп, безнең ана телебездә югары математика, физика, химия, инглиз теленнән, информатика, сопромат һәм башка фәннәрдән, һәрбер югары уку йортында зарур булган уку-укыту, календарь планнары, һәр факультетның дәрес расписаниеләре булдырылды. Кыскасы, укыту өчен барлык мәсьәләләр хәл ителгән иде. Без бит тәҗрибәле укытучылар, деканнар, уку-укыту мөдирләре идек, иң мөһиме, безнең энтузиазмга теләсә кем көнләшерлек иде. ТМУның ачылуы зур резонанс (яңгыраш) тапты. Безнең университетта чит төбәкләрдән, башка милләттән булган шәкертләр дә белем алды. Татарстанның Илфат Фәйзрахманов, Римма Ибраһимова һ.б. кебек билгеле кешеләре дә икенче югары белем үзләштерде. Универститет тулы канлы тормыш алып бара иде. Әмма республика җитәкчеләре моны танырга теләмәде.

Минем йөрәкне ике ут телгәли: бу – сәяси репрессия елларында гаепсез вафат булган, ярдәм ала алмаган туганнарым, ватандашларым һәм тулы көченә эшли башлап та, астыртын рәвештә җимертелгән Татар Милли Университеты.

Туган телне саклау һәм үстерү өчен, ул телдә югары белемне алырга кирәк, башка юл юк. Моны мин 80 еллык гомерем юлыма һәм 40 еллык татарча, русча укыту тәҗрибәмә таянып әйтәм. Бу барлык милли телләргә дә кагыла. Туган телебезне саклау һәм үстеру өчен, һичшиксез, Татар милли университетын эшләтеп җибәрергә кирәк. Татар телендә югары белемне бирүнең икенче юлы – КФУның һәр факультетында татар төркемнәрен оештыру. Үткән гасырның 30нчы елларында шулай, КДУның һәр факультетында татар төркемнәре бар иде. Н.Лобачевский исемендәге университет китапханәсендә татар телендә барлык белгечлекләрдән китаплар, дәрес­лекләр әле дә саклана. ТМУда укытканда, мин бу китапханәдән 1953 елда И.А.Алексеев тарафыннан татарча «Югары математика нигезләре» дигән дәреслек алган идем, миңа аны 10 көнгә генә бирделәр. 

Җәмәгатьчелек нигезендә оештырылган Татар милли университетына 28 ел вакыт үтте, безнең хәзер дә ТМУны аякка бастырыр­га мөмкинлегебез бар. Моның өчен объектив сәбәпләр: беренчедән, Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов узган 2021 елны безнең туган телебезне саклау һәм үстерү елы дип игълан иткән иде. Икенчедән, В.Путинның 2012 елдагы 1666 номерлы «Стратегия Государственной политики РФ на период до 2025 года» указында «Стратегия нап­равлена на активизацию всестороннего сотрудничества народов РФ, развитие их национальных языков и культур» дип язылган. Бу указ автоматик рәвештә 1994 елгы Татарстан Дәүләт программасын яңадан торгызырга мөмкинлек бирә, нигез булып тора. 1994 елгы Татарстан Югары Советы сессиясендә 1995 елда КДУ кысаларында Татар гуманитар институтын ачу турында карар кабул ителде. Киләчәктә аны Татар дәүләт университеты итеп үзгәртү каралган иде. 

1996 нче елның сентябре беренче абитуриентларны кабул иту вакыты дип билгеләнде, Премьер-министр урынбасары И.К.Хәйруллин билгеләгәнчә, ТГИ бурычы – Татарстанның башлангыч һәм урта белем биру өчен уку йортларына югары квалификацияле укытучылар әзерләү иде. Казан дәүләт университеты профессоры Ю.Г.Коноплев ярдәме белән күркәм эшнең нәтиҗәлелегенә ирешүгә иң яхшы юл сайланган: бар дөньяга билгеле Казан дәүләт университетының материаль-техник, методик-укыту базасын һәм югары квалификацияле укытучылар штатын изге эштә куллану бик отышлы хәл. Укытучылар татар телен генә түгел, татар тарихын һәм әдәбиятын, математикасын, физикасын, химиясен, биологиясен һәм башка предметларны да татар телендә укыта белергә тиеш, шундый кадрлар әзерләү ТГИнең беренче бурычы булып тора, бу эшләрнең бер өлеше инде ТМУ укытучылары тарафыннан эшләнелгән һәм кулланыла иде. 1992-1995 елларда Татар милли университетын тулы хокуклы итеп эшләтеп, анда студентларга һәр предметтан татар телендә белем биреп, туган телебезне саклап һәм үстереп җибәрү өчен инде күп көч куеп кабул ителгән хөкүмәт планнарын тормышка ашырырга нәрсә комачаулады икән? 

Менә 1990 нчы елларда чын мәгънәсендә татар теле өчен көрәшеп йөргән милли пәрвәрләребезнең исемнәрен саныйк: Вахит Хаков, Гомәр Саттаров, Хәләф Гарданов, Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Фоат Галимуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Илдус Әмирханов, Рафаэль Тукшаитов, Альберт Борһанов, Тәэминә Биктимирова, Равил Һади, Ринад Галимуллин, Рәфкать Рәхмәтуллин, Фәрзәнә Кулиева, Бәһрам Кочкаров, Әнисә Мусина, Сәвия Михайлова, Ким Шакиров, Әнис Галимҗанов, Гөлнара Арсланова, Әзһәр Мөхәммәди, Наил Газетдинов, Мәриям Ахиярова, Илһамия Курганова, Гөлсинә Хәйдәрова, Дамир Юнысов, Хаҗип Нәҗипов һәм тагын бик күп, үз-үзләрен кызганмыйча татар халкына хезмәт итүчеләр. Кайберләре арабызда юк инде, рухлары шат булсын.

Нинди кулай мөмкинлек­ләребез була торып та, без туган телебезне саклап калу өметен кулдан ычкындырдык. Республика җитәкчелеге безне якламады. Шуңа йөрәк әрни. 

Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев