Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Ясалма интеллект татар телендә текстлар яза башлаган

Киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән беренче татарча текст – Корбан гаете белән котлау.

Ясалма интеллект мәгълүматны татар телендә яза башлаган, һәм һәр теләгән кеше аның ярдәме белән татарча төрле текстлар, мәкаләләр, игъланнар язып карый ала.

  • Ясалма интеллект – машинаның нәрсәне дә булса кешегә охшатып эшләве, ягъни хәзерге вакытта машинаны мәгълүматны кешеләр кебек үк эзлекле татарча текстта тәкъдим итәргә көйлиләр.

Ясалма интеллектның татарча язу мөмкинлекләре турында эшмәкәрләр һәм төрле компанияләрнең югары квалификацияле белгечләренең vk.ru платформасында хәбәр ителә.

Хәбәрдә ясалма интеллект тарафыннан язылган Корбан гаете белән котлау тексты тәкъдим ителә, «әлеге кереш текстын тулысынча нейрочелтәр язды» диелгән.

«Корбан бәйрәме-аны гаиләсе һәм дуслары белән бәйрәм итү өчен вакыт. Бу-тормыштан китүчеләрне искә алу, үткән ел турында уйланырга вакыт. Барчагызга да изге Корбан бәйрәме уңаеннан котлыйбыз!»

Gerwin – социаль челтәрләр өчен мәгълүмат яза торган ясалма интеллект сайты. Әлеге сайтта күрсәтелгәнчә, элегрәк ясалма интеллект текстларны русча һәм инглизчә генә язса, хәзер татар һәм украин телләре өстәлгән.

Шулай ук vk.ru платформасында хәбәр ителгәнчә, Телеграмда GerwinPromoBot каналына кереп промокод алырга һәм әлеге код ярдәмендә ясалма интеллектның мөмкинлекләреннән файдаланырга була. Бушлай куллану өчен 10 мең символ чиге бар, ягъни формалаштырылган текстларның символлары саны 10 меңгә тулганнан соң, бушлай кулланып булмый.

«Татар-информ» хәбәрчесе дә әлеге мөмкинлектән файдаланды. Текстны формалаштырганда телне генә түгел, аның нинди мөгамәләдә яңгыравын да сайларга була. Платформада сайлау өчен позитив, шаян, тапкыр, ярсулы, рәхмәтле, негатив, дорфа, моңсу, тупас, нейтраль, ышандырырлык, профессиональ, информатив тоннар бирелгән.

Ясалма интеллектның информатив тонда формалаштырган текстының бер өлешен үзгәртүләрсез тәкъдим итәбез.

«Ясалма интеллект безнең көннәрдә-бу Кайнар тема дөньяда технологияләр. Барысы да бу хакта сөйли һәм нинди мөмкинлекләр ачарга мөмкин дигән сорау бирәләр кебек. «Татар-информ» бу тема белән якыннанрак танышырга һәм бөтен сыр-Борның ни сәбәпле икәнлеген карарга карар итте». 

 

Гөлия Хәсбиуллина

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев