Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Телефон аша алдауның яңа төре ачыкланган

Җинаятьчеләр корбаннарына шалтыраталар да, ул трубканы алгач, өзеп куялар. Берни абайламыйча, кеше үзе үк "кем икән бу" дип, мошенникларга шалтырата. Ә аннан соң барысы да элекке схема буенча...

Телефон мошенниклары россиялеләрне алдауның яңа төрен бер ел элек кенә уйлап тапканнар. Хәзер алдарлар абонентларга турыдан-туры үзләре шалтыратмый да, сәгать буе аларның колагына токмач элми. Корбаннар үзләре үк аларга шалтырата, шуңа күрә мошенникларның телефоннарын "спам" дип билгеләп тә, блокка куеп та булмый, дип белдергән "Касперский лабораториясе" белгечләре.

"Җинаятьчеләр хәзер шалтыраталар да, трубканы ташлыйлар. Әгәр кеше үзе шалтыратса, алар алга таба үзләренең гадәти социаль инженерия ысулларын куллана башлыйлар, ягьни элеккечә үк алдалау, акчаларны күчертү өчен бар осталыкларын эшкә җигәләр", дигән "Касперский лабораториясе" компаниясенең вәкиле Сергей Голованов РИА Новостига.

Гадәттә, мошенниклардан кергән номерлар интернет системасы аша спамга эләгеп, алардан килүче  шалтыратулар өзелгән һәм абонентларга барып җитмәгән. Ә хәзер кешеләрне алдарлардан саклау авырлашкан, чөнки корбан үзе үк мошенникка шалтыратып, акчаларыннан колак кага икән.  

Билгеле булганча, 2020 елда россиялеләр телефон мошенниклары аркасында 66 миллиард сум акчаларын югалткан.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев